Минтимер Шәймиев: «Татарстанның өч объекты ЮНЕСКОга кертелүе – искиткеч зур хезмәтнең нәтиҗәсе»

Мәдәни мирас, рухи байлык дигәндә, битараф кешеләр аз. Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе археологик агачны реставрацияләү мәсьәләләргә багышланган халыкара конференциядә катнашты. Минтимер Шәймиев «Яңарыш» фонды эшчәнлеге һәм республиканың ЮНЕСКО белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Республикада соңгы 10 елда мәдәни мирасны торгызу, саклау эшләренә аерым игътибар бирелә. Россия өчен дә бу төп бурычларның берсе санала. Халыкара конференциянең Россиядә яшәүче халыкларның мәдәни мирасы елында һәм Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгында узуы да очраклы түгел. Сүз уңаеннан, әлеге чарада Россия, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Сүрия, Монголия, Сенегал, Белоруссия, Кытай, Һиндстан, Азәрбайҗаннан 100дән артык белгеч катнаша. Алар өч көн дәвамында агач, күн һәм башка органик материаллардан археологик предметларны реставрацияләү, саклау һәм экспонатлаштыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышыр дип көтелә.

– Күпмилләтле халкыбызның тарихи мирасын торгызу эшендә «Яңарыш» фонды аша бик күп хәйриячеләрнең катнашуы куанычлы. Казан Кремленең, Болгар тарих-археология комплексының, шулай ук Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение соборы һәм монастыреның  ЮНЕСКО Бөтендөнья тарихи-мәдәни мирас исемлегенә кертелүе – әлеге искиткеч зур хезмәтнең нәтиҗәсе. Без исә Идел буе федераль округыннан әлеге исемлеккә кертелгән өч объектның да Татарстанда булуы белән горурланабыз, – диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе искәрткәнчә, әлеге мәдәни мирас объектларына карата халыкның да кызыксынуы көчле. Моны саннар да дәлилли. Әйтик, Болгар һәм Зөягә генә дә быел 1,6 млн турист килгән.

– Безгә Идел буе халыкларының бай мәдәни мирасын саклауда актив катнашу, аны арттыру һәм яшь буынга тапшыру бурычы йөкләнде, – диде ул.

Сүз уңаеннан, Минтимер Шәймиев видеоэлемтә аша Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышында да катнашты. Ул  чыгышында Россия Президентына һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде. «Киләчәктә дә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. Әйтик, балаларның аңына бу хакта сеңдерергә. Бөтендөнья татар конгрессы съездында да бу хакта әйтелде. Без акрынлап Россия төбәкләреннән дә балаларны кабул итү өчен шартлар тудыра алачакбыз. Болгарны, тарихи датаны искә төшерү өчен, балаларга күрсәтергә кирәк», – диде ул.

***

Бу көнне Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия тарих җәмгыяте идарәсе рәисе, «Ватан тарихы» фонды башкарма директоры Константин Могилевский, Россия тарих җәмгыяте президиумы әгъзасы Николай Макаров, шулай ук Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе академигы Шахин Мостафаев белән очрашты.

Очрашу барышында урта һәм югары мәктәптә тарихи белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Кунаклар буш кул белән килмәгән иде. Константин Могилевский Минтимер Шәймиевкә Татарстан һәм Россиянең тарихи-мәдәни мирасына игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәте өчен Россия тарих җәмгыяте рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Минтимер Шәймиев исә кунакларны «Яңарыш» фондының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Сүз уңаеннан, очрашу барышында КФУ ректоры Ленар Сафин Дәүләт Киңәшчесенә КФУ бүләген – Френ алтын медален тапшырды.

 


Фикер өстәү