Бер казанда – ике тәкә башы: державалар икътисади кризис йөгеннән егылырмы, әллә юкмы?

Дөнья сәясәтенә игътибар белән карасак, без күптән инде дәүләтләрнең үзара сугышуын-тартышуын күрер идек. Башта валюта сугышлары оештырдылар. Аларның асылы илләрнең үз валюталарын махсус рәвештә йомшартудан тора. Моның белән аеруча Кытай мавыкты. Юань арзанайганда, чин товарлары да арзанлы була, димәк, экспорт арта. Эчке базар өчен бер файдасы да юк моның, киресенчә, импортның кыйммәтләнүе хисабына инфляция үсә, әмма бюджет өчен яхшы, эш урыннары булдыруга да хезмәт итә. Валюта сугышына соңрак башка дәүләтләр дә кушылды һәм ул үзенең мәгънәсен югалтты.

Америка дилбегәсе Трамп кулына эләккәч, акчалар бәрелешен сәүдә сугышлары белән алыштырдылар. Хәтерлик әле: Трамп Кытайга һәм Европага үз газын, нефтен алдырырга теләп бәйләнде. Тегеләрнең товарларын исә Америкага кертмәскә тырышты, пошлиналар салып җәфалады. Бу юл белән дә ерак китеп булмый. Технологик яктан алга киткән дәүләтләр сыйфатлырак һәм арзанлырак товарлар белән базарга барыбер үтеп керә. Базарда чит ил товарлары өстенлек итә башласа, акчаң чүпкә әйләнә, чималдан башка берни дә сата алмыйсың, хәрби куәтең югала, үзең белән исәпләшмиләр. Американнар бик тиз аңлап алды моны. Бүген хәтта гарәп монархияләре дә Байденның бармак янавына төкереп кенә карый. Кытайга якынаялар. Нефтьне долларга түгел, юаньга сатарга күчеп маташалар. Ниһаять, Вашингтонда аңлап алдылар: үз технологик гигантларына Кытайда җитештерү мәйданнары ачарга рөхсәт итеп, нык ялгышканнар. Икътисади яктан аякка баса башлагач, чиннар үз технологияләренә гигант инвестицияләр ясады, хәрби куәтләрен арттырырга тотынды. Һәм Си соңгы съездда «биполяр дөнья» турында игълан итте, ягъни дөньякүләм хакимлек ике держава – АКШ һәм Кытай кулында булачак. Башкалар шулар кубызына биергә тиешләр. Беләбез бит инде: бер казанга ике тәкә башы сыймый. Болай барса, озакламый Пекин үзен гегемон дип тә игълан итәчәк һәм Вашингтонны үз табаны астына салырга тырышачак.

Пекинның амбицияләрен авызлыкламасаң, эшләрнең начар буласын аңлаган американнар соңгы чараны мәйданга чыгарды. Технологик сугыш игълан ителде. Кытай технологик компанияләрендә эшләүче АКШ гражданнарына һәм бизнесына чикләүләр кертелде. Күк асты иленә технологик товарлар сату тыю дәрәҗәсенә якынайтып чикләнде. Хәзер АКШтан Кытайга заманча чиплар җитештерү өчен кирәкле җиһазлар сату да рөхсәт ителми. Әмма чаралар соңгарак калды. Кытай технологик яктан үсешен дәвам иттерә. Берникадәр зыян күрә, билгеле. Бердәнбер уен картасы – сугыш белән куркыту көн тәртибенә килеп басты. Американнар бүген үз хәрби куәтләрен Күк асты иленә якын урнаштыру юнәлешендә тиңсез адымнар ясыйлар. Австралиянең төньягында В-52 бомбага тотучы очкычларын һәм башка самолетларны урнаштыру өчен база төзи башладылар. Аларның андый базалары Тын океандагы Гуам утравында бар инде. Әмма ул базага чин баллистик ракеталарының буе җитә. В-52 очкычлары исә, ерактан торып, канатлы ракеталар ата, хәтта бомба да ыргыта алалар. Һәрберсе 32 тонна хәрби йөк күтәрә ала. Зур сугышка әзерлек башка юнәлешләрдә дә бара. Ләкин державалар икесе дә икътисади кризис йөгеннән егылыр, дип уйлыйм мин. Эш үзара бәрелешкә үк барып җитмәс.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү