Сабыр кеше кыямәт көнендә хисап тотмый, җәннәткә эләгә..?

Көч-куәт, батырлык кына түгел, сабырлык та сынала торган көннәрдә яшибез. Яхшыга өметләнәсе, ышанасы килә дә бит. Әмма кайчак сабыр канатлары да сынып куя шул.  Мондый шартларда үз-үзеңне ничек кулда тотарга? Күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен нәрсәләрне истә тотарга?

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Бүгенге вазгыятьтә күңел ныклыгын саклау бик кыен. Якыннарын махсус операциягә озатучылар арасында депрессиягә бирелүчеләр дә шактый. Мондый шартларда ничек сынмаска-сыгылмаска? Күңел төшенкелегенә бирелүдән ничек сакланырга?

– Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Раббыбыз Аллаһ Коръәни Кәримдә дә: «Әлбәттә кыенлык, мәшәкатьләрне бәндәләребезгә бирермен», – ди. Ягъни якыннарын, мал-мөлкәтен, сәламәтлеген югалтып, адәм баласы бу дөньяда төрле кыенлык-мәшәкать, хәсрәтләргә ирешә. Әмма андый чакта сабырлык күрсәткәннәр, болар Аллаһы Тәгаләдән, язмыш дигән сүзләрне әйткән,  Үзенә тәвәккәл кылган колларын Раббыбыз ярдәменнән ташламас. Вазгыять төрле булырга мөмкин. Аңа карата безнең җавабыбыз нинди булырга тиеш? Әлбәттә, Раббыбыз Аллаһы Тәгалә кушканча. Бүген бик зур сынау чоры кичерәбез. Якыныңны югалту, кадерле кешеләрең белән озак вакытка саубуллашып тору, якыныңның гаиләдән шундый зур, җаваплы сәфәргә китеп баруы зур сынау булып тора. Әмма сабырлык күрсәтергә кирәк. Төшенкелеккә бирелүдән бернинди файда юк. «Язмышыма шулай язылган, шул хәлләрне, шул көннәрне күрергә насыйп булган икән», – дип, Раббыбыз Аллаһның барлыгын-берлеген онытмаска тиешбез. Бу шартларда сынмас-сыгылмас өчен, бердәнбер чара – Аллаһы Тәгаләне һәрдаим искә алу, аңа тәвәккәл кылу, аның хикмәтле, мәрхәмәтле икәненә таяну, күркәм исемнәрен телгә алу. Ерак сәфәргә китеп барган якыннарыбыз сау-сәламәт, җиңү белән кайтсыннар, дип догада булу да – бүген төп эшебез. Шунсыз бу халәттән котыла алмабыз. Раббыбыз Аллаһны искә алмаган, дин кушканча яшәмәгән, күңел тынычлыгын Аллаһы Тәгалә тыйган хәмер кебек әйберләрдән эзләгән кеше юкка чыгачак. Раббыбыз колларын беркайчан ташламый. Коръәни Кәримдә дә: «Авырлык арты җиңеллек килер», – диелгән.

– Сабыр булу өчен нинди дога укырга?

– Сабыр булу – бик зур нигъмәт. Раббыбыз Аллаһ «Гыйран» сүрәсендә: Әй, моңлы бәндәләрем, авырлыкларга, дөнья мәшәкатьләренә, һәр төрле бәла-казаларга, дошманнарга сабыр итегез, Раббыбыз Аллаһтан куркыгыз, шаять ки өстен килерсез», – ди. Шуңа күрә сабырлык – Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге. Аның рәхмәтенә, нигъмәтенә алып барган нәрсә – хәерле гамәл. Хәдисләрдә сабырлык турында бик күп сөйләнелә. Аллаһыбыз – рәхмәт, мәрхәмәт иясе. Әгәр Раббыбыз колы, кулларын күтәреп, Аңа ялвара, сәламәтлек, иминлек, сабырлык, нигъмәт сорый икән, Аллаһы Тәгалә бу догага җавап бирә. Шуңа күрә хәтта гарәп телендәге догаларны белмәсәк тә, үзебезнең ана телебездә: «Раббым Аллаһ, күркәм сабырлыклар бир. Бу мәшәкатьләрдә, кыенлыкларда динемә, сәламәтлегемә, тормышыма, хаятемә иминлек килсен, ошбу хәсрәтле хәлләр узып китсен», – дип ялвара икән, Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирә. Шуңа намазларыбыз, сәҗдәләребез, Коръән аятьләре укуларыбыз  сабырлыкка алып бара, безне Раббыбыз Аллаһ белән бәйли. Ул безгә шул рәвешле күңел ныклыгы, күңел тынычлыгы сала.

– Сабыр кеше кыямәт көнендә хисап тотмый, җәннәткә эләгә дигән фикер яши. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Аллаһы Тәгалә: «Сабырларның саваплары чиксез булыр», – ди. Ягъни сабыр иткән адәм баласы чиксез савап-хәсәнәтләр белән бүләкләнә, Раббыбызның рәхмәтенә ирешә. Ул гына да түгел, дөньялыкта күп сабырлыклар күрсәткән, нинди генә хәл булса да, Аллаһка тел-теш тидермәгән, аңа тәвәккәл кылган кешегә кыямәт көнендә, әлбәттә, олы җиңеллекләр килә. Пәйгамбәребез дә тормышында бик күп кыенлык, мәшәкатьләр күргән. Үзе исән чакта алты баласын җир куенына сала ул. Башка төрле кыенлык, хәсрәтләр дә килә аңа. Әмма пәйгамбәребез сабырлардан булды. Хәтта улы Ибраһимны җирләгәннән соң да аның күзендә яшьләр күргәч, халык: «Син елыйсыңмы?» – дип сораган. «Әйе, күзләребезгә яшь килә. Күңелләребездә – сыкрау. Әмма ләкин телләребез хәерлене генә сөйли», – дип җавап биргән ул. Пәйгамбәребез үзенең күркәм үрнәге белән ничек сабыр булырга кирәклеген өйрәтте. «Чынлыкта сабырлык шулдыр ул – авырлыкның иң беренче мизгелендә сабыр итү», – дигән. Аллаһы Тәгалә сабыр колларын сөя, якын итә, аларны рәхмәтеннән ташламый.

– Дин күзлегеннән караганда, күңел төшенкелегенә бирелү гөнаһмы?

– Кеше күңел төшенкелегенә бирелә, аның тормышы бөтенләй туктала, Аллаһ Раббыбызның әмерләренә колак салмый башлый, гомеренә кул селти икән, болар, әлбәттә, гөнаһлы гамәлләр. Бу – кешене һәлакәткә алып бара торган нәрсә. Аллаһы Тәгалә: «Үзегезне үзегез һәлак итмәгез», – ди. Кешенең шул дәрәҗәгә җитүе аны чиргә сабыштыра, җәмгыятьтән, гаиләсеннән аера. Бу инде тагын да зуррак бәлагә алып бара. Шул сәбәпле кеше, үзенә йомылып, бөтен дөньядан явызлык кына эзләп, үз-үзен битәрләп, үз-үзен һәлак итәргә дә мөмкин. Шуңа күрә бу – гөнаһ. Ул халәттән саклану кирәк.

– Сабырлыкның да чиге була бит. Андый чакта нишләргә?

– Әлбәттә, һәр нәрсәнең чиге бар төсле. Ләкин шуны онытмыйк: әгәр адәм баласы, дөньялыктагы мәшәкать, проблеманы үзем генә хәл кылам, дип алына икән, ул бик нык хаталана. Аллаһ Раббыбызның ярдәменнән гайре иминлек, сәламәтлек ирешми. Аңа таянып, аңа тәвәккәл кылып, рәхмәтләренә ирешеп кенә бу хәлдән чыгарга мөмкин. Адәм баласы үзенең акылына таянып күпме генә әсбаплар әзерләсә дә, әгәр күңелебездә иман, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә ышану, инану, аның рәхмәтенә омтылу булмаса, бу һәлакәт юлы булыр. Шуңа күрә без беркайчан да өметебезне өзәргә тиеш түгел. Бер канатыбыз – Аллаһтан курку булса, икенчесе аңа өметләнү булырга тиеш. Шуңа күрә Аллаһ Раббыбызга сыеныйк, Аннан сорыйк, хәер-догада булыйк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү