Дизайнер Резеда Әһлиуллова: «Кечкенә генә брошка да синең нинди милләт вәкиле булуыңны күрсәтә ала»

Бүген без «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка милли эшләнмәләр ясаучы дизайнер Резеда Әһлиуллованы дәштек. Тольяттида туып-үскән кызны әлеге эшкә алынырга нәрсә этәргән? Психология иҗатка ярдәм итәме? Без шулар хакында сораштык.

– Резеда, балачагыгыз турында сөйләгез әле.

–  Әти-әнием Тольятти янындагы Выселки дигән авылның татарлар яши торган өлешендә туып-үскәннәр. Мин Тольяттида дөньяга килгәнмен. Әни ягыннан әбием кул эшенә бик оста кеше иде. Аның чиккәнен, бәйләгәнен хәтерлим. Ләкин бала чагымда моңа бик игътибар ителмәгән. Хәзер генә мин ул мизгелләрне гаҗәеп җылы хисләр белән искә алам. Тарихи Ватаныбыздан читтә яшәсәк тә, әти-әнием миндә милләтебезгә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияли алды, шуңа да мин бик рәхмәтле аларга.

Ә 2006 елдан бирле мин Казанда яшим. Укырга килгән җирдән гашыйк булдым мин бу шәһәргә һәм монда калырга карар кылдым.

–  Милли эшләнмәләр ясау белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?

– 2012 елда сәнгать мәктәбенең кичке бүлегендә укый башладым. Шунда күңелемә агач эшләнмәләр хуш килде, кулларым шуңа тартылды. Шул эшләнмәләрне милли стильдә бизисем, милли орнаментлар ярдәмендә үзенчәлекле итәсем килде. Ул вакытка кадәр агач эшләнмәләрне алай итеп бизәгәннәрен күргәнем булмады. Шулай итеп, күңел кушуы белән шушы өлкәгә кереп киттем.

– Төп һөнәрегез буенча да рәссаммы сез?

– Һөнәрем буенча ветеринария табибы, психолог һәм рәсем укытучысы мин.

– Әйтик, психология иҗади  эшчәнлегегездә ничек тә булса ярдәм итәме?

– Психология – иҗаттан кала тагын бер мәхәббәтем. Психологиядә арт-терапия төшенчәсе бар. Мин иҗади эшчәнлегемне шулай кабул итәм. Аннан соң, психология өлкәсендәге белемнәрнең сатып алучылар белән аралашканда да кирәге чыга.

– Милли эшләнмәләр ясау процессы белән якыннанрак таныштырыгыз әле. Нинди этаплардан гыйбарәт ул?

– Аларны мин гадәттә агач яисә акрилдан ясыйм. Күптән түгел генә корыч белән дә эшли башладым. Тутыкмый торган корычтан ясалган алкалар һәм чулпылар коллекциясен тәкъдим иттем.

Этапларга килгәндә, агачны бизәгәндә, башта буяу эшләре башкарыла. Аннары эшләнмәләр сумала белән каплана. Тәүлек буе суына. Шуннан соң аларның өслеге шомартыла, калган детальләре урнаштырыла да, эшләнмә әзер була.

– Тыңлаганда гел җиңел кебек… Ә бизәкләрне, милли орнаментларны кайдан карап ясыйсыз? Ниләр белән илһамланасыз?

– Күбесенчә китаплардан. Аеруча Светлана Суслованың «Татар зәркән бизәнү әйберләре», Фоат Галиевнең «Казан татарлары орнаменты», Гүзәл Вәлиева-Сөләйманованың «Татарстанның декоратив сәнгате» китаплары илһамландыра.

– Сатып алучыларыгыз кемнәр?

– Нигездә, хатын-кызлар. Билгеле бер яшь аралыгын әйтә алмыйм, ләкин күбесенчә 45 яшькәчә гүзәл затлар кызыксына. Күптән түгел бер ир-ат килеп, кыз туганнарына милли эшләнмәләр алды. Андый хәлләр дә булгалый.

– Әле эшли генә башлаганда, нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

– Беренче елларда мин ясаган әйберләремне гомумән сатмадым. Бер-ике ел тирәсе үзем өчен генә эшләдем. 2014 елда «Ярдәм» мәчете оештырган «Энҗе» дигән бәйгедә катнашып, өченче урынга лаек булдым. Аның өчен миңа миксер һәм акчалата бүләк бирделәр. Милли эшләнмәләр ярдәмендә алган беренче табышым! Бик сөендем инде ул чакта. Бераз оялдым да әле. Минем иҗат җимешләремнең кемгә дә булса ошавы, алай гына да түгел, аларны кемнең дә булса сатып алырга теләве көтелмәгән хәл булды. Шуннан соң әкренләп сату эшенә керештем. Запаста булган эшләнмәләремне дә алып бетерделәр.

– Татарстанда милли продукциянең бүгенге хәленә нинди бәя бирәсез? Миллилек көндәлек тормышка да үтеп керә башлады кебек. Килешәсезме?

Милли эшләнмәләрнең популярлыгы артты. Һәм моңа Татарстанда уздырыла торган төрле чаралар сәбәпче. Без онытылган кыйммәтләр яңара торган чорда яшибез. Бүген милли символиканы чагылдырган продукция бик хуплана, бу өлкәдә эшләүче дизайнерлар да күп.

Көндәлек тормышка да үтеп керде миллилек. Әйтик, Камал театрына спектакль карарга баргач, еш кына мин башкаларда үз иҗат җимешләремне күрәм. Кечкенә генә брошка да синең нинди милләт вәкиле булуыңны, шул милләткә генә хас үзенчәлекләрне чагылдырырга сәләтле бит. Моны аңлаган кеше үз образына һич югы шундый кечкенә детальләр өсти. Мин һәр атна саен үз эшләнмәләремне илебезнең төрле почмакларына җибәрәм. Миллилек белән кызыксыну артканнан-арта бар. Моңа сөенми мөмкин түгел.

 


Фикер өстәү