Фәрит Мөхәммәтшин: «Төп Законның һәрбер сүзе кыйммәтле»

6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула. Республика парламенты 1992 елда, Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, Татарстанның Төп Законын кабул итүне бертавыштан хуплады. Әлеге тарихи вакыйга рес­публиканың сәяси һәм социаль-икътисади үсешендә яңа этапны башлап җибәрде. Мөһим вакыйга алдыннан Дәүләт Советы Рәисе, сәяси фәннәр докторы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Төп Законын эшләү һәм кабул итүдә турыдан-туры катнашкан Фәрит Мөхәммәтшин «Ватаным Татарстан» һәм «Респуб­лика Татарстан» газеталары вәкилләре белән әңгәмә корды.

Халык фикере

:: Фәрит Хәйруллович, республика Конституциясе кабул ителүгә утыз ел тулды. Бүгенге күзлектән караганда, әлеге вакыйгага нинди сәяси бәяләмә бирер идегез? Сезнеңчә, Төп Законыбызның тарихи әһәмияте нидә?

– Бу җәһәттән иң элек шуны әйтергә кирәк: республика Югары Советы 1992 елда беренче тапкыр Россия һәм Татарстанның яңа тарихындагы сынау-кыенлык­ларга тулысынча җавап бирердәй, респуб­ликаның күпмилләтле халкы мәнфәгать­ләрен чагылдырырдай сәяси-хокукый до­кумент кабул итте. Конституциянең төп үзенчәлеге шунда: ул тәүге тапкыр Татарстанда яшәүчеләрнең фикереннән чыгып эшләнде, төрле милләт вәкилләрен, төрле сәяси карашлы һәм төрле дин кешеләрен берләштерә алды… Әлеге берләшүнең нигезендә яңа дәүләтчелек булдыру, социаль һәм икътисади бурычларны хәл итүдә рес­публиканың мөстәкыйльлеген үстерү, Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәген эчкерсез кайгырту, аны демократик хокукый дәүләт, гомумроссия сәяси процессларында катнашучы итү омтылышы ятты.

Шушы еллар эчендә республика һәр­вакыт Россия Федерациясенең бөтенлеген һәм бердәмлеген, халыклар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек тради­ция­ләрен ныгыту сәясәтен алып барды.

Тагын бер кат искә төшерик: Төп Закон бик катлаулы сәяси шартларда кабул ителде. 1992 елгы референдум Конституция кабул итүдә мөһим адымга әйләнде: анда халыкның 61,4 проценты Татарстанның мөстәкыйльлеген үстерүне хуплап тавыш бирде. Халыкның фикере Конституциянең беренче маддәсендә теркәлде.

Гомумән алганда, Татарстанда яшәүчеләр үзләре үк бүгенге Конституцияне иҗат итүчегә әйләнде. Төп документ галимнәр, сәясәтче, җәмәгать эшлеклеләренең кулы белән язылды. Конституция комиссиясе (ә аның белән Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелек итте) аларның барлык тәкъдимнәрен исәпкә алды. Ике ел эчендә Конституция комиссиясенә халыктан биш меңнән артыграк тәкъдим керде!

Конституция барлыгы җиде бүлектән, дүрт кисәктән һәм 126 маддәдән тора. Аның һәрбер сүзе кыйммәтле һәм аерым бер әһәмияткә ия. Төп Закон халык хакимияте, кеше хокуклары һәм ирекләренең өстенлеге, социаль гаделлек, хакимият бүленеше, дәүләт телләренең тигезлеге, җирле үзидарә органнарының мөстә­кыйль­леге, икътисади эшчәнлек иреге һәм бүгенге Татарстанның сәясәтен формалаштырган башка нигезләмәләрне төп кыйммәт буларак игълан итте. Конституциянең рес­публикадан читтә яшәүче татарларда милли мәдәниятне, телне үстерүгә, көнкүреш үзенчәлекләрен саклауга ярдәм итүне күздә тоткан маддәсе татар халкының берләшүенә дә ярдәм итте.

Бүген Татарстан – динамикалы төстә үсүче, икътисадта, мәгариф, инновация­ле җитештерү булдыруда кыю планнар белән яшәүче төбәк. Хәзерге вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ныклы үсешкә йөз тоткан бу процессларга республика Конституциясе нигез салды. Татарстанның күпмилләтле халкы өчен, Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен аның тарихи әһәмияте нәкъ менә шунда.

:: Кайвакыт галимнәр, теге яки бу вакыйганың әһәмиятенә төшенү өчен, гап-гади әйберне: аның юкка чыгуын һәм нәтиҗә­ләрен күз алдына китерергә киңәш итә. Конституцияне тормышы­быз­дан алып ташлаган очракта ничегрәк яшәешебезнең буласын күзалларга мөмкинме?

– Кызык сорау. Конституция җәмгыятьне кору һәм анда яшәү кагыйдәләрен булдыру өчен төп документ булып тора. Әйтик, йортның нигезе кебек ул. Нигезе никадәр ныграк икән, йорт шуның кадәр ышанычлырак, дигән гыйбарә бар. Кинәт кенә Конституциянең юкка чыгуын күз алдына китерәсеме? Йортның нигезен сүтсәк, нәрсә була? Конституциябездә урын алган сәяси нигезләр һәм закон нигезләре киләчәккә карап салынган. Ә инде нәрсәне төзеячәгебез безнең үзебезгә бәйле.

Үзәктән бер елга алдан

:: Татарстан Республикасы Конституциясе федераль үзәкнекеннән бер елга алданрак кабул ителде. Аларның үзара мөнә­сә­бәтләре тарихы нинди? Бер-берсенә комачауламыйлармы? Ни өчен шул чагында республика тагын бер ел көтмәгән?

– Республика Конституциясенең федераль Конституциядән бер елга алданрак кабул ителүе, һичшиксез, вакыт таләбе инде. ­СССР таркалу һәм идеология алышыну илдә зур сәяси һәм икътисади кризиска китерде. Нәкъ менә шул чагында җәмгыятьнең сәясәтен реформалау мәсьәләсе күтә­релде, хәбәрдарлык сәясәте игълан ителде.

Татарстанда 1980 нче еллар азагы – 1990 нчы еллар башы милли үзаңның үсү чорына әйләнде. Иҗтимагый хәрәкәт бик нык сәясиләштерелде. Республикада Халык фронтының инициативалар үзәге (гамәлдәге хакимиятнең иң көчле оппонентларын берләштереп, КПСС диктатурасын җимерүгә чакырды), Татар иҗтимагый үзәге (ул елларда татар милли хәрәкәте лидеры иде), «Иттифак» татар милли бәйсезлек партиясе, «Азатлык» татар яшьләре берлеге бар­лык­ка килде. Бөтен Татарстан митинглар, пикет-демонстрацияләр дулкынына күмелде. 1990 елның февралендә Казанда андый чаралар асылда һәр көн саен диярлек уза иде. Ул чагында КПСС өлкә комитеты беренче секретаре вазыйфасында эшләгән Минтимер Шәрип улы Шәймиев килеп туган сәяси вазгыятьне «үзгәртеп коруның фаҗигале этабы» дип бәяләде.

Әнә шундый гаять катлаулы социаль-­икътисади шартларда уникенче чакыры­лыш республика Югары Советы эше баш­ланды. Минтимер Шәймиев аның рәисе итеп сайланды.

СССР Югары Советы 1990 елның апрелендә, автономияләрнең хокукын киңәйтеп, аларга союздаш республикалар белән бертигез дәрәҗәдә яңа Союз килешүен төзү буенча сөйләшүләрдә катнашу хокукы бирде. Милли республикаларда, шул исәптән Татарстанда мөстәкыйльләшү процессы башланды. Әйтергә кирәк, аңа карата федераль хакимиятнең мөнәсәбәте анык түгел иде.

1990 елның июлендә ул чагындагы РСФСР Югары Советы Рәисе Борис Ельцин Казанга килгәч, тарихка кереп калган сүзләр әйтте: «Мөстәкыйльлекне күпме йота аласыз, шуның кадәр алыгыз». Икенче яктан, соңрак Татарстанны сепаратизм башында торучы буларак атый башлауларын да онытмаска кирәк. Ә республика игълан ителгән дәүләт суверенитетын законлаштыру өчен референдумга әзерләнгәндә, Россия Югары Советы Рәисе Руслан Хасбулатов «Известия Татарстана» газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә респуб­лика җитәкчелеген һәм Президент Минтимер Шәймиевне Мәскәүгә «тимер читлек»тә китерергә вәгъдә итте. Килеп туган хәлләр соңгы чиккә җитеп кискенләште.

Шуңа да карамастан, без бу мәсьәләне закон кысасында хәл итүгә ирешә алдык. Вакыйгаларның тарихи чылбыры болайрак: 1990 елның 24 августында Казанда Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү таләбе белән митинг узды. Биш көннән соң ТАССР Югары Советы сессиясе әлеге мәсьәләне карый башлады. Зур бәхәсләр башланды. Килештерү комиссиясен оештырып, документның һәр маддәсе буенча аерым тавыш бирергә туры килде. 1990 елның 30 августында әһәмиятле хокукый акт кабул ителде. Ә инде 1992 елның мартында референдум үткә­релде. Анда күпмилләтле халкыбыз рес­публика статусын үстерү омтылышын хуп­лап тавыш бирде һәм Декларация положениеләрен билгеләде. Шулай итеп, ТАССР Югары Советы 1992 елның 6 ноябрендә халык ихтыяры нигезендә республиканың яңа Конституциясен кабул итте.

Соңрак, Россия Федерациясенең яңа Конституциясе проектын эшләү бары­шын­да, Татарстан делегациясе берничә тапкыр Россиянең яңа Төп Законында рес­публиканың дәүләт статусы үзенчә­лек­лә­рен исәпкә алу зарурилыгы турында тәкъдимнәр кертте. Тик, кызганыч, Конс­титуцион киңәшмәдә катнашучылар аларны исәпкә алмады. Нәтиҗәдә Татарстан сайлаучылары Россия күләмендәге референдум барышында федераль Конс­титуцияне хупламады, шуның белән аңа карата үзләренең мөнәсәбәтен белдерде. Соңрак килеп чыккан хокукый аңлашылмаучанлыклар нәкъ менә шуңа бәйле. Әмма алар Хакимият вәкаләтләре чикләрен билгеләү һәм үзара эшләр тапшыру турындагы шартнамә кысасында хәл ителде. 2007 елның июлендә документның гамәлдә булуы озайтылды. Ә инде ул гамәлдән чыкканнан соң барлык мәсьәләләр федераль законнар кысасында хәл ителә.

:: Конституцион хокук фәнендә, СССРда Конституцияләр бары тик сәяси иде, алар юридик үзенчәлекле документлар булып тормады, дигән фикер бар. Ә безнең Татарстан Конституциясе, Сезнеңчә, сәясиме, әллә юридик үзенчә­лек­ле документ булып торамы?

– Конституция – сәяси, хокукый һәм хәтта идеологик документ ул. Аның сәяси-хокукый документ буларак аталуы очраклы түгел.

Иң элек дәүләтнең Төп Законы бу. Аны барлык кешеләр үтәргә тиеш. Өстәвенә Конституциягә салынган юридик нормалар иң югары кыйммәткә ия. Ягъни кабул ителгән бер генә закон да Конституциягә каршы килә алмый, дигән сүз.

Конституциянең сәяси функциясе дәүләт сәясәте нигезләрен (халык хакимияте прин­циплары, сәяси күптөрлелек һәм күппартиялелек, кешеләрнең төрле сәяси хокук­лары һәм ирекләре һ.б.) ныгыту һәм үс­те­рүдә чагыла. Конституция нормаларының сәяси бәяләмәсе аларның идеологиясенә нык бәйле. Россия, шулай ук республика Конституцияләре идеологик һәм рухи күптөрлелек принцибына нигезләнә. Әмма Төп Закон һәрвакыт дөньяга билгеле бер карашны чагылдыра, иң мөһим кыйммәтләрне – кеше хокукын, демократик институтларны, хосусый милекне, икътисади эшчәнлек иреген һәм Конституцион корылыш нигезен тәшкил итүче башка кыйммәтләрне игълан итә.

Россия Конституциясе һәрвакыт сәяси генә булды, дип әйтә алмыйм. Конституция – декларация генә түгел, ә илнең юридик һәм хокукый системасы үзәгендәге төп документ ул. Законнар һәм хокукый актлар шуның нигезендә кабул ителә.

Татарстан Республикасы Конституциясенә дә юридик, сәяси һәм идеологик төсмерләр хас. Моннан тыш республиканың Төп Законы болгавыр 1990 нчы елларда төрле сәяси һәм иҗтимагый көч­ләр­нең үзара килешү үрнәге дә булып тора.

Татарларны берләштерә

:: Татарстан Конституциясенең 14 нче статьясы тулысынча республикадан читтә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм итүгә багышланган. Бу нигезләмә милли үзаңны үстерүгә, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм милләтара мөнәсәбәтләрне үзара җайга салуга ниндирәк йогынты ясады?

– Чыннан да, Татарстан үзенә шундый берләштерү бурычын алды. Эш шунда: татарлар – Россиядә сан ягыннан икенче урында торучы халык. Шул ук вакытта – илебез һәм чит илләрдә иң күп сибелеп яшәүче халык та. Республика милләттәшләребезгә мәдәниятне, гореф-гадәтне, телне саклауга ярдәм итүне үз бурычы дип саный.

Татар диаспорасы көчле булган тө­бәкләргә һәм чит илләргә ана телен өйрәтү буенча дәреслекләр, методик кулланмалар, ана телендә әдәбият җибә­ре­лә. Республикада татарларның көнкүреше, мәдәнияте һәм традицияләре ту­рын­да сөйләүче «ТНВ-Планета» спутник каналы эшләп килә. Һәр ел саен илебез төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабан туйлары уза.

Мәдәни хезмәттәшлек милләтара тынычлык һәм динара татулыкны саклау буенча зур эшнең бер өлеше булып тора. Аның нигезләре дә Конституциягә салынган.

:: Сезнеңчә, республика Конституциясе ни дәрәҗәдә изге, кагылгысыз булып торырга мөмкин? Әллә аңа үзгәрешләр кертү, теоретик яктан гына булса да, гадәти эшкә әйләнә аламы?

– Татарстан Республикасы Конституциясе гамәлдә булган утыз ел эчендә аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында уналты закон кабул ителде. Минемчә, бер өлеше федераль законнарга туры китерү зарурилыгына бәйле булганлыктан (Татарстан Конституциясенең федераль үзәкнекеннән бер елга алданрак кабул ителгәнлеген, шуңа күрә аның нигез­ләмәләрен исәпкә алмаганлыгын тагын бер кат искә төшереп үтәм), күп түгел бу.

Субъектларның законнар чыгару инициативасы буенча кайбер хокукларын киңәйткән үзгәрешләр бар. Без, аерым алганда, Төп Законны үзгәртү аша республика Прокуроры һәм Дәүләт Киңәшчесенә закон чыгару инициативасы хокукын бирдек, Дәүләт Киңәшчесенең, Татарстан Президенты тәкъдиме белән, Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнүен күрсәттек.

Конституциягә карата сакчыл мөнә­сәбәт үрнәкләреннән берсе – 91 нче ­статья.­ Анда республика Президентын сайлау, кандидатка карата таләпләр турында язылган. 2005 елда Россиядә төбәкләр җитәкчеләрен турыдан-туры сайлау, субъектлар башлыкларын Россия Президенты тәкъдим итеп, аларны законнар чыгару җыеннары тарафыннан рас­лау­га алыштырылды. Хакимият вертикален ныгыту зарурилыгына бәйле иде бу.

Без Татарстанда моның вакытлы чара булырга мөмкин икәнен аңлап, 91 нче статьяны юкка чыгармадык, аның гамәлдә булуын гына туктатып тордык. Өстәмә рәвештә 91 нче статьяга 1 искәрмә кертеп, анда федераль законда кабул ителгән үзгәрешләрне күрсәттек. Федераль дәрәҗәдә турыдан-туры сайлауга әйләнеп кайткач, Татарстан Конституциясенең 91 нче статьясын кабат «эшләтеп җибәрдек» һәм 1 искәрмәсен, үз көчен югалткан, дип таныдык.

Заман таләбе

:: Шуңа да карамастан, бүген Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү котылгысызмы инде?

– Әйе. Бу иң элек 2022 елда Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертелүгә бәйле. Россиядә яшәүчеләрнең 78 проценты диярлек илүләм тавыш бирү кысасында әлеге үзгәрешләрне хуплады. Россия Конституциясенә федератив төзелешкә, Президент, парламент, хөкүмәт, суд хакимияте, прокуратура һәм җирле үзидарәгә кагылышлы 206 үзгәреш һәм өстәмә кертелде. Әмма иң мөһиме – илнең Төп Законы кеше хокукына игътибарны көчәйтте. Аерым алганда, хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан кимрәк була алмавы билгеләнде, пенсия­ләрне, социаль түләүләрне мәҗбүри индексацияләү гарантияләре һ.б. расланды.

Хәзер республикада Татарстан Конституциясен үзгәртү буенча тиешле эш алып барыла, башка төбәкләр тәҗрибәсе өйрәнелә, федераль үзәк белән консультацияләр үткәрелә. Бу эшне регламентта каралган вакыт эчендә төгәлләүне күздә тотабыз.

Гомумән алганда, Төп Закон, теләсә кайсы башка документ кебек үк, үзгәрергә мөмкин, дип уйлыйм. Әмма кешеләрнең теләге буенча, аларның үз киләчәген, ил киләчәген күзаллаулары буенча гына үзгәртелергә тиеш, дигән фикердә торам. Конституция – җәмгыятьтәге үзгәрешләрне бик тиз сизеп алырга тиешле җанлы документ ул. Конституция – үзгәртеп булмый торган юридик документ, дигән фикер, минемчә, дөрес түгел. Бу тарихи мисалларда аеруча ачык күренә. Элекке союздаш республикалар булган кайбер илләрнең, 2020 елдан, мөһим сәяси-хокукый вакыйгаларга бәйле рәвештә, Конституцияләре дә үзгәртелә. Ике ел элегрәк Төрекмәнстанда Конституцияне реформалау төгәлләнде. Быел Белоруссия һәм Казахстан Конституцияләренә үзгәрешләр кертелде. Ел азагына кадәр Үзбәкстанның да Төп Законы үзгәртелү көтелә.

:: Урамда очраган кешеләрдән: «Конституция турында нәрсәләр беләсез?» – дип сорасак, белемнәре бик чамалы булып чыгарга мөмкин.  Әйбәтме бу, әллә начармы? Конс­титуция «үзе турында белдерми» икән, димәк, «сиздермичә генә эшли». Әйтик, сулар һава кебек…

– Бер яктан, чыннан да, шулай. Конституциядә халык тарафыннан гасырлар дәвамында булдырылган әхлакый кыйммәтләр урын алган. Бу – гадел хокукый дәүләт, хакимият бүленеше, законның өстенлеге, сәяси күптөрлелек, фикер хөрлеге, гуманизм… Әлеге күзлектән караганда, Конституция, чыннан да, «сиздермичә генә эшли», чөнки аның күп кенә нигезләмәләре, милли менталитетыбызның бер өлешенә әйләнеп, шулай булырга тиеш дип кабул ителә.

Икенче яктан, республикада яшәүче һәрбер кешенең Төп Законны, үз хокукларын һәм бурычларын белергә, конституцион нигезләмәләргә таянып яшәргә-­эшләргә тиешлегенә иманым камил.

:: Элегрәк, советлар чорында, һәрбер уку йортында кеше күрерлек урында СССР Конституциясеннән төп өземтәләр эленеп тора иде. Хәзер андый нәрсә юк. Дөресме бу?

– Минемчә, әйбәт күренеш иде ул. Үсеп килүче яңа буында дөньяга караш, кеше хокукларына ихтирамлы мөнәсәбәт, законнарның тайпылышсыз үтәлергә ти­еш­леген аңлау булырга тиеш.

Әмма бүген Конституциядән өзем­тә­ләрне белү генә аз, яшьләрне хокукый киңлек кысасында яшәргә өйрәтү мө­һим. Шуңа күрә 2009 елдан бирле Дәүләт Советы депутатлары, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, укучыларның сәяси-хокукый культурасын, гражданлык позициясен булдыруга ярдәм йөзеннән, парламент дәресләрен үткәреп килә. Бу эш 13 ел эчендә үзен аклады.

:: Фәрит Хәйруллович, Бөекбритания, Канада, Яңа Зеландия, Швеция, Израиль кебек Конституциясез дә рәхәтләнеп яшәүче, алга киткән дәүләтләр бар. Конституциянең әһәмияте нәкъ менә Төп Закон буенча яшәү зарурилыгына түгел, бәлки теге яки бу илләр, халык­ларның традицияләренә күбрәк бәйлеме икән әллә?

– Сез хаклы. Конституциягә ия булмаган җиде ил бар. Сезнең исемлеккә тагын Ливия һәм Сан-Мариноны өсти алам. Кайбер илләрдә конституцион хокук нормалары төгәл генә билгеләнгән бердәм документ юк. Бу феномен «язылмаган Конституция» дип йөртелә. Биредә законнар, конституцион гадәтләр җыелмасын туплаган «прецедентлы хокук» турында гына да сүз бармый. Мәсәлән, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйндә киң таралган «мөселманнар хокукы» турында да әйтергә мөмкин. Аның төп үзенчәлеге – дини идеология һәм әхлак белән тыгыз элемтәдә булу.

Һәрхәлдә, мондый илләрдә Конституция күздә тотылмаса да, аларның барыбер ниндидер Төп Законнары бар. Өстәвенә бүгенге дөньяда юридик-хокукый структураларның бергә кушылуы күзәтелә. Мәсәлән, безнең илдә суд органнарының роле көчәя, шул рәвешле «прецедент»лар пәйда була. Ә Конституциясез илләрдә чынбарлыкны законнарга салу тенденциясе торган саен күбрәк күзәтелә.

Бердәмлектә – көч

:: Әңгәмәбез Халыклар бердәмлеге көненә туры килде. Бәйрәм нигезенә салынган XVII гасыр вакыйгалары бүгенге шартларда яңача яңгыраш тапты, дип уйламыйсызмы?

– Әйе, 4 ноябрьдә билгеләп үтелгән дәүләт бәйрәменең чишмә башы 1612 елгы бик зур вакыйгаларга килеп тоташа. Ул чагында халык ополчениесе, халыкның бер йодрыкка берләшү үрнәген күрсәтеп, Мәскәүне илбасарлардан азат итә.

Безгә, өченче меңьеллыкта яшәүчеләргә, ул вакыйгалар, әлбәттә инде, бик еракта калган кебек тоела. Әмма шуны беләбез: нәкъ менә Россиянең күпмилләтле халкының бөек максатка ирешүдәге бер­дәмлеге, илебезне иксез-чиксез сөюе һәм ватан­пәр­вәрлеге Ватаныбызга тарихның кыен сынауларына бирешмәскә ярдәм итә.

Бүген дә илебез авыр чор кичерә. Әмма Россия һәрвакыт үз мәнфәгатьләрен яклау һәм саклау юлларын тапты. Нәкъ менә хәзер бөтен җәмгыятебезнең, бергә тупланып, бердәмлегебезне күрсәтүе, ил җитәкчелеге кабул иткән карарны хуплавы чиктән тыш мөһим. Бердәмлектә – көч. Татарстанның күпмилләтле халкы тарихи үсешенең төрле этапларында моны күп тапкыр раслады.

 


Фикер өстәү