Дуслык юлы. Татарстан халыклары ассамблеясына – 30 ел

Нәтиҗәләр ясар чак җитте. Казанда Татарстан халыклары ассамблеясының 30 еллыгын билгеләп уздылар. Әлеге оешма советы утырышының Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узуы үзе үк аерым мәгънәгә ия. Бәйрәм белән котлашкан арада, бүген бу дуслыкның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында да фикер алыштылар.

Утырыш юбилей кысасында узганга, аңа үзенә күрә бәйрәм рухы хас иде. Ә бәйрәм котлауларсыз булмый. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның котлау сүзләрен аның урынбасары Игорь Паньшин җиткерде. Котлауда Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең билгеле бер системага салынуы, бу өлкәдә Халыклар ассамблеясы эшчәнлегенең өлеше зур булуы әйтелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, эш сәфәрендә булуына карамастан, утырышта катнашучыларга сәлам һәм котлау сүзләре юллаган. Анысын Президент Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров җиткерде. Рөстәм Миңнеханов та Халыклар ассамблеясының Россиянең Дәүләт сәясәте стратегиясен тормышка ашыруга зур өлеш кертүен, хәзерге вакытта ил кичергән авыр чорда бергә һәм бердәм булуның әһәмияте артуын билгеләп узган.

Тарих сәхифәләре

Утырышның төп өлеше Татарстанның Халыклар ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның моннан 30 ел элек булган вакыйгаларны, ул чакта җәмгыятьтә хөкем сөргән рухны искә алуыннан башланды.

– Республикада Халыклар ассамблеясы төзелүгә заман рухы, Татарстанның мөстәкыйльлеге, үз язмышы өчен җаваплылыгы, республика халкының өмете, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең зирәклеге һәм алдан күрүчәнлеге этәргеч булды. Күп төрле милләтләрнең инде күп гасырлар дәвамында Татарстан җирендә гомер кичерүе үзара аңлашып яшәүнең нигезенә әверелгән уникаль формула китереп чыгарган. Аны без «күптөрлелектәге көч» дип атыйбыз, – дип сөйләде парламент башлыгы. – Республикадагы этномәдәни хәрәкәткә 1992 елның 23 маенда узган Татарстан халыкларының беренче съезды нигез салды. Ул вакытта телләр һәм мәдәниятләр үсешенең дәүләт программасын кабул итү, республикада гамәлдә булган милли-мәдәни җәмгыятьләрнең эшчәнлеген көйләү һәм аларны берләштерү өчен Халыклар дуслыгы йорты булдыру турындагы идеяләр яңгырады. Дистәләгән еллар узганнан соң, бер шиксез әйтә алам: ул чакта алдыбызга куйган бурычларны үти алдык. Республиканың күпмилләтле халкын берләштерә алган юл табылганлыгын вакыт үзе күрсәтте.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, шушы 30 ел эчендә Татарстан халыклары ассамблеясы республикада яшәүче милләтләрне берләштерә торган үзәк булып торды. Бүген Ассамблея канаты астында 257 милли-мәдәни оешма бар. Республиканың шәһәр һәм районнарында 2 филиал һәм 36 вәкиллек эшләп килә. Парламент рәисе Татарстанда уздырыла торган милли бәйрәмнәргә, аларның республиканың милли-мәдәни тормышында зур роль уйнавына да тукталды. Моннан тыш, республикада туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсенә игътибар зур булуын ассызыклады, Татарстанда күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшләвен билгеләп узды. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта әлеге мәктәптә 23 милли бүлек эшли.

– Шушы вакыт аралыгында Татарстан халыклары ассамблеясы җитди оешмага әверелде. Аның милли һәм милләтара проблемаларны хәл итүгә, телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән эшчәнлеге, хакимият органнары, фәнни, мәгариф һәм хокук саклау структуралары белән тыгыз хезмәттәшлектә булуы милли-мәдәни үсеш өлкәсендә күпкырлы һәм катлаулы эшне көйли, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бердәмлектән башка уңыш юк

Чарада Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты. Ул да, Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләрен җөпләп, республика сайлаган юлның уңышлы булуын әйтте.

– Без сезнең белән тарихи вакыйгаларның тере шаһитлары булып торабыз. Республика үткән юллар һәм еллар катлаулы булса да, алар безне яхшы якка үзгәртте. Үз кулларыбыз һәм аңыбыз белән без киләчәгебезне язабыз, үзебезне һәм әйләнә-тирәбезне үзгәртәбез. Шушы еллар дәвамында без бер-беребезгә якынайдык, бер-беребезне яхшырак аңлый башладык. Һәм бу сайлаган юлыбызның дөреслегенә тагын бер кат ышандыра, – диде ул.

Россия халыклары ассамблеясының мактаулы рәисе, Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы махсус вәкиле Рамазан Абдулатыйпов та тарих сәхифәләрен барлады, Татарстанның беренче Президентының республика үсеше өчен керткән бәһасез өлешенә тукталды.

– Мин бүген кабаттан Шәймиев, Миңнеханов һәм Мөхәммәтшинның тәүлегенә 24 сәгать буе халыклар дуслыгы турында уйлауларына инандым. Алар – бер үк вакытта бөтен милләт вәкилләре дә. Менә нәрсәдә ул уңышның сере! Милләте, дине буенча аермыйча бар кешегә дә кешечә карау. Без уникаль илдә яшибез. Әгәр Россиядә гомер кичерүче барлык милләт вәкилләре дә бер йодрыкка тупланып, үзләрен зур һәм бердәм халык итеп тоймаса, ил уңышка ирешә алмаячак. Кызганыч, бу өлкәдә, Татарстан тәҗрибәсеннән үрнәк алып, тиешле дәрәҗәдә эшләүчеләр җитми, – диде ул.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү