«Дөнья икътисады авыр заманга күчә»: бу ни дигән сүз?

Халыкара валюта фонды җитәкчесе Кристалина Георгиева моннан берничә көн элек: «Дөнья икътисады 2023 елда хәзерге кыеннан тагын да авыррак заманга күчә», – дип белдерде. Ул әйтмәсә дә, мәгълүм инде: финанс базарларында җимереклек көчәя, куыклар шиңә, олгигархик капитал ияләре йөз миллиардлаган долларлык активларыннан колак кага.

Менә иң соңгы хәбәр: Швейцария Үзәк банкы быелның тугыз аенда үзенең 115 еллык тарихында иң зур зыянны күрде. Югалтуларның күләме – 142,6 миллиард доллар. Ул илнең иң ышанычлы дип саналган хосусый банклары да зур югалтулар кичерә. Төп сәбәбе – спекуляция нәтиҗәсендә сатып алынган кыйммәтле кәгазьләрнең чүпкә әйләнүе. Әйе, әйе, глобаль капитализм бөек түнтәрелеш стадиясенә кереп бара. Тик торганда гына Швейцария банклары турында кузгалтмадым сүзне, чөнки алар бөтен Җир шарында иң ышанычлылардан санала иде. Банклар зыянга эшли башласа, ни буласын беләбез бит инде: депозитлар «яна». «Татфондбанк»ның җимерелеп төшкәнен хәтерлисездер әле. Татарстандагы иң ышанычлы ике банкның берсе булып санала иде ул. Шуңа күрә кече бизнес үз хисабын шунда ачарга тырышты, физик затлар да аның депозитына аз акча салмады. Соңгыларының гамәле банкның процентларны күп түләве белән бәйле иде. Хәтерлим әле: минем бер танышым бар эшләгән акчасын айныкын айга шул банк депозитына илтеп салып барды. Банкның хәле мөшкел булуын аңлаганга күрә, кисәттем аны: «Акчаңны ал депозиттан, бердән, ул – Аллаһ тарафыннан тыелган гамәл, икенчедән, банк озакламый түнәчәк», – дидем. Тыңламады инде. Акчасы күп иде, процентлар да өстәлеп, шактый зур сумма җыелды, нәфесне котырта, мавыктыра торган уенга әверелде. Финал билгеле инде: йөрәк белән хастаханәгә кереп яту, зур акчадан колак кагу ачысын кичерү. Акчаның иминиятләштерелгән өлешен кайтарып бирделәр соңыннан. Физик затлар өчен андый гарантия бар иде. Кече бизнес ияләре исә бөлделәр, эш кайвакыт гаиләләр таркалуга кадәр барып җитте. Менә мондый хәлләр дөнья күләмендә ешаячак, Халыкара валюта фонды рәисе безгә шул хакта хәбәр итә, фонд базарларында еш кабатлана башлаган җимерелүләр дә шул хакта сөйли.

Кешеләр ни өчен фонд базарларында уйный һәм ни өчен банк депозитларында акча туплый, яисә ни өчен кредит җыялар?  Берничә төп сәбәбе бар бу хәләрнең. Беренчесе – курку. Кризис булыр да эшсез калырмын, картлык көнемдә ашарыма булмас, сәламәтлегем югалып, шулай ук ризыгым киселер дигән хәсрәт акчаны саклау һәм ишәйтү юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Кемдер кысып җыйган акчасын илтә депозитка, кемнәрдер «алтын парашют»лар ярдәмендә эләккән «калҗа»ны сала. Киләчәкне финанс ягыннан ныгытырга телиләр. Курку – бик көчле этәргеч, бик куәтле двигатель. Әмма киләчәк көнне югарыда әйтелгәнчә кайгырту ризыкны гарантияләми. Киресенчә, һәлакәткә илтә. Җирдәге һәр җан иясенең ризыгы – Аллаһ кулында. Менә шул гарантиягә иман китерсәң, кризистан курку юкка чыга. Банк депозитында мал тупларга тырышу мәгънәсезгә әйләнә.

Әмма ризыкның гарантияләнгән булуы кул кушырып утырырга сәбәп түгел, чөнки бу дөньядагы өлешең эзләп, көч куеп табыла. Аллаһы Тәгалә сиңа сәләт, көч-куәт, сәләмәтлек кебек состав өлешләрне бирә дә тормышыңны сиңа мал табу мөмкинлеге биргән вакыйгалардан төзи. Син шулардан файдаланасың. Ялкаулансаң, югалтасың инде, әлбәттә. Ялкаулык – гөнаһ. Гөнаһлары өчен кешеләр ризыклары кимү белән җәзаланалар. Галәмнәрнең Хуҗасы безне мал югалту белән сынап та торачагын әйтеп кисәтә, ягъни кризислар – котылгысыз. Кризис вакытында иман иясе Аллаһның гарантиясенә инанган хәлдә сабыр итә, күңелгә кергән курку вәсвәсәсеннән арынырга тырыша.

Курку бик көчле гипноз хәленә куя адәм баласын. Телефон мошенниклары нәкъ шуны файдаланып гипнозлыйлар да инде. 29 октябрь көнне генә Югары икътисад мәктәбе укытучысы Михаил Карповны үзләрен «Үзәк банк хезмәткәрләре» дип атаган кешеләр 2 миллион сум акчасыз калдыра. Телефоннан бирелгән әмерләргә буйсынып, ул шул суммадагы кәгазь акчаларын курьерга тапшырган һәм, эш үткәннән соң гына айнып, полициягә мөрәҗәгать иткән. Карповның телефон мошенниклары һәм аларның алдау ысуллары турында ишеткәне булмаган дип уйламыйсыздыр инде. Зур банкларның вице-президентлары, Владимир Путинның матбугат секретаре Песковның кызы һәм башка бик күп дәрәҗәле кешеләр капты аларның кармагына. Соңгы көннәрдә генә «Газпром»дагы бер менеджерның 20 яшьлек кызы 49 миллион сум акчасын шулар хисабына күчерде. Телефон аша гипнозлау бик киң таралды хәзер, шуңа күрә таныш булмаган номерлардан шалтыратуга җавап бирмәгез. «Мине алдый алмаслар», – дигән уйны баштан чыгарып ташлагыз.

Киләчәкне тәэмин итәргә тырышып, депозитларда җыйган акчаның күпчелеге файдаланылмый аның. Киләчәк үзе гарантияләнмәгән бит әле. Бу ел башыннан гына күпме компаниянең топ-менеджерлары вафат булды, исәбен алып бармадыгызмы? Күбесе серле һәм фаҗигале рәвештә һәлак булды. Җыйган маллары күп иде, хәзер ул малларны телефон мошенниклары җилгәрә.

Барлык рөхсәт ителгән һәм рөхсәт ителмәгән ысуллар белән байлык тупларга омтылуның икенче механизмы – көнчелек. Башкаларны узарга тырышу. Бик мәгънәсез ярышка чыгара бу адәм балаларын. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә мөселманнарны бу хакта кисәтә: «… Аллаһ белән ант итәм, – ди, – мин сезнең фәкыйрьлегегездән курыкмыйм, үзегезгә кадәр яшәгәннәр ирешкән кебек дөнья байлыкларына ирешерсез дә, бер-берегез белән үзегезгә кадәргеләр узышкан төсле узыша башларсыз һәм бу сезне аларны һәлак иткән кебек һәлак итәчәк». Бу кисәтү безнең көннәрдә тормышка ашты. Үткән тәүлекләрдә генә Илон Маск «Твиттер»ны сатып алды бит әле. АКШ Сенатының бер вәкиле, сенатор Крис Мерфи бу вакыйганы, АКШның милли куркынычсызлыгына янау дип, тикшерү үткәрергә чакырды. Баксаң, 44 миллиард долларлык бу спекуляциягә Согуд короленең гаилә әгъзалары үзләреннән байтак өлеш керткән икән. Бай мөселман илләренең фонд базарында пирамида өю һәм куык кабарту белән актив шөгыльләнүләре берәүгә дә сер түгел. Шулай булгач, якынлашып килүче һәлакәт бер илне дә аямаячак.

Сөгдә бинт Гауф-Тәлхә ибн Губәйдуллаһның хатыны менә нинди истәлек калдырган: «Бервакыт Тәлхә төнлә бик борчылып уянды һәм мин аннан сорадым: «Сине ни газаплый?» «Бик күп акчам җыелды, шул тынгысызлый», – дип җавап бирә ире. Хатыны иренә әйтә шуннан соң: «Соң син аларны фәкыйрьләргә өләш». Шулай эшлиләр дә. Тукталыйк та уйланыйк әле шушы эпизод турында. Акчага безнең мөнәсәбәт һәм хатыныбызның карашы ничек булыр иде икән? Аның күплегенә сөенер идек, бары тик аңа ниләр алырга һәм ничек сакларга дигән сорау гына борчыр иде безне. Хатынга әйтсәк, ул да: «Тегене алыйк, моны алыйк», – дип башыбызны катырыр иде. Аллаһ каршында җавап бирүне уйламас һәм аннан курыкмас идек. Менә шуңа күрә Җир шарында яшәүчеләр, бердәм рәвештә кризистан куркып, стресс кичерәбез дә инде.

Мәңгелек тормыш өчен кайгырасы урынга, тиз үтүче дөньяның кадерсез байлыгы өчен ут йоту безне алдагы елларның бөек һәлакәтенә алып бара да инде. Бу юлларның авторыннан: «Син әйткән алтын заман кайчан җитәчәк?» – дип сораучылар бар. Кайчан кешеләр бер сәҗдәне бөтен дөнья байлыгыннан өстен күрә башлыйлар, шул чакта бәрәкәтле муллык чоры башланачак.

                                                 Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү