Казанның Камиләле кичләре. Боз Сараенда татар кызын уенчыкка күмделәр

Казанда Камилә Вәлиева көннәре узды. 16 яшьлек якташыбыз спортта тәүге адымнарын ясаган бозда илдә иң шәп фигуралы шуучы булуын раслады. Россия Гран-при ярышларының өченче этабында ул көндәшләрен 30 баллга артта калдырды. Егылса да, еламады.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Боз сараеның тамашачы белән тулуы, әлбәттә, Камилә Вәлиеваның Казанга кайтуынабәйле булды. Ике як та бер-берберенә булган мәхәббәтен яшермәде. «Бозга чыккач, тамашачының миңа җылы мөнәсәбәтен сиздем», – диде Камилә, чыгышы тәмамлангач. Үзенә аерым мөнәсәбәт булудан файдаланып, чыгышы тәмамлангач та боздан кереп китмәде, килеп чыкмаган дүртле сикерүне кабат эшләп карады. Бу юлы да булдыра алмады. Әмма андамыни хикмәт?! Тамашачы Камиләне озаграк күрә алуына сөенде. «Бераз вакыт узсын әле, мин аны барыбер сикерәчәкмен», – диде спортчы. Бу инде февральдә бөтен дөньяның игътибарын үзенә җыйган кечкенә кызчык түгел. Пекин Олимпиадасы 16 яшьлек кызны, үзе теләмәсә дә,тизрәк үсәргә мәҗбүр итте. Зурлар бирмәгәнне ул үзе хәзер каерып алырга тырышачак. Чыгышы тәмамлануга ук боздан кереп китмәве әнә шуның нәтиҗәсе.

Тамашачы, әлбәттә, Олимпиадада булган вакыйгаларны искә алды. Камиләнең чыгышында да сизелде ул хатирәләр. Трибунада утыручылар арасында күз яшьләрен яшерә алмаучылар да булды. Спортчының үзен исә уенчыкка күмделәр. Камилә – иң танылган татар хатын-кызларының берсе. Тамашачылары арасында да бар иде андый кеше. Гран-при ярышын карарга Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина да килгән иде.  

Боз сараенда Казан кызларының чыгышы моның белән генә бетмәде. Парлар ярышында тагын бер якташыбыз Евгения Тарасова Владимир Морозов белән җиңүче исемен яулады. Ясминә Кадыйрова исә Валерий Колесов белән икенче урынны алдылар. Ясминә дә Казанда туып-үскән, аңа 17 яшь. Хәзер ул Санкт-Петербург командасы өчен чыгыш ясый. Заманында Этери Тутберидзеда шөгыльләнгән иде. Узган ел исә парлы ярышларда чыгыш ясый башлады.

 

Илнар Хөснуллин 

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү