Камал театрында премьера. Һәр заманның үз мөһаҗирлеге?

Татар дөньясында Мәхмүт Галәү исеме бик тансыкка гына яңгырый. «Мөһаҗирләр», «Болганчык еллар» дилогиясе авторы үзе дә фаҗигале язмышка дучар булган, әсәрләре дә безнең көннәргә русча тәрҗемәдә генә барып ирешкән.

Ниһаять «Мөһаҗирләр» фаҗигасе Камал сәхнәсенә күтәрелде. Аңа нинди мәгънә салынган? Без әнә шул хакта уйландык.

Быелның маенда Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленең бер өлешен «Ирдәүкә» исеме белән халыкка тәкъдим иткән иде. Ул чакта ук режиссер Мәхмүт Галәү әсәрен татарның энциклопедиясе дип атады. Чыннан да, спектакльдә гаилә традицияләренә, гореф-гадәт, йолаларга урын мулдан бирелгән. Күп күренешләр, әйтик, урак уру, җыен, яшьләрнең беренче күрешүе пластика ярдәмендә күрсәтелә. Халыкның байлар кулында марионетка, курчак булулары да хореография аша бик калку бирелгән. Димәк, бу – хореограф Нурбәк Батулла спектакле дә.

Әсәрнең төп герое – ирдәүкә Саҗидә (Ләйсән Гатауллина) үскән Йосыф (Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев) белән Сылу (Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова) гаиләсе – спектакльдә үрнәк мисалларның берсе. Гәрчә китаптан Йосыф картның кул уйнатырга яратуы аңлашылса да, спектакльдә бу тема «йомылган». Йомылган, төшеп калган темаларның булуы, бер караганда, табигый. Спектакльнең мөмкинлекләре, ничек кенә карасак та, чикле. Шуңа күрә, мөгаен, үзәккә Сафа (Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, Фәннур Мөхәммәтҗанов) белән Саҗидә язмышы алынгандыр да.
Әсәр ни хакында соң? Бу сорауга җавап биргәнче, спектакльнең янә бер табышын искәртеп үтик: спектакль кызу бер темпта барганда, хатын-кыз актерлар кинәт образдан чыгып, Мәхмүт Галәүнең фаҗигале язмышы турында сөйли башлый. Тамашачыга «Канлы тамгалар» эпопеясенең 4 китаптан торганлыгы турында җиткерелә. Эпопеянең беренче ике кисәге – «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары гына безнең көннәргә рус телендә килеп ирешә. «Болганчык еллар»да иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык ел вакыйгалары, ә «Мөһаҗирләр»дә 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган чуалышлар, бөлгенлеккә төшкән татарларның бәхет эзләп Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы язмышлары сурәтләнгән. Романнарның татарча кулъязмалары Казанның «Татиздат» нәшриятында бастырылмыйча ятып, ахырда юкка чыккан. Шуңа күрә соңрак алар 1931 һәм 1934 елгы русча басмалары нигезендә яңадан татарчага тәрҗемә ителгән. Сәхнәдә актерлар Мәхмүт Галәүнең бу хактагы хатларыннан өзекләрне дә укыйлар.

Сүз уңаеннан, спектакльне авторның оныгы Анастасия Галәү дә карады. Аның әйтүенчә, Фәрит Бикчәнтәев автор текстыннан ераклашмаган, киресенчә, мөмкин булганча якын торган:

– Спектакльдә Мәхмүт Галәү авазы ишетелә. Бу – бик гаҗәеп нәрсә. Иң гаҗәпләндергәне – ул автор фикерен заманча итеп сурәтли белә. Бернәрсә дә үзгәрмәгән. Шул ук проблемалар, шулай ук безне бүлгәләргә тырышулар, каршылыклар…

Язучы Ләбиб Лерон да премьераны тәэсирле дип атады:

– Спектакльне ирексездән бүгенге вазгыять белән чагыштырып карыйсың. Миңа калса, төп фикерне әйтә алганнар. Дөрес, Мәхмүт Галәү дилогиясе бик катлаулы һәм аның эчтәлеген сәхнә әсәренә тулаем сыйдырып булмый торгандыр да. Ничек булса да, уйландырды. Хәтта авторның язмышы хакында да моңсу уйларга салды.

Галим Зөфәр Рәмиевкә спектакль үз гаиләсенең үткәннәрен искә төшергән:

– Спектакльдә тарихи дөреслек төрле алымнар белән чагылдырылган. Дөрес, артык натурализмга бирелгән күренешләр дә бар. Әйтик, ялгыз хатынны туку станогында көчләү күренеше. Әйе, әсәрдә бу хакта язылган, әмма андый күренешне сәхнәләштергәндә халыкка тәэсир итәм дип, чама хисен югалтырга ярамый. Ә Саҗидә язмышы ул – күп гаиләләр тарихында кабатланган язмыш. Мәсәлән, минем үземнең дә әни ягыннан дәү әниләрем икәү иде. Бабай 1927 елда вафат булды, ике дәү әни бергә 18 ел тату яшәделәр. Берсе мине уллыкка алырга да йөргән иде әле. Әле дә Федосеевская урамындагы 13 нче йорт күренеше күз алдында. Аннан кулаклаштыру башлана, әни сөргеннән көч-хәл белән котылып кала. Кыскасы, спектакль үз гаиләм фаҗигаләрен дә янә искә төшерде. Спектакль кыю куелган. Үз җиреңдә дә, чит илдә дә син – күзәтү астында. «Фәлән баш сарык җибәрдек, каршы алыгыз», – дигән сүзләрдә генә дә халыкның ачы язмышы чагыла бит.
Сафа бәхет эзләп чыгып киткәндә, илдә кемнәр кала? Әсәрдә бу җәһәттән Фәхри образы бар. Ул ярлыларны яклый, татар баеның үз кесәсен кайгырту җәһәтеннән никадәр сатлык булуын күрә. Революционер. Бу образ спектакльдә төшеп калган. Аның урынына патшага динебезне тыйма дип язылган прошениене ым-ишарәләр (чукраклар теле) белән бирү күренеше кертелгән. Ул чактагы самимилек һәм телсезлекнең нәтиҗәләре күз алдында, хәтта Галәү нәселе язмышында да күренә инде.

Һәр заманда бәхетсезлектән качу, мөһаҗирлек бар. Тик ул чактагы мөһаҗирлек белән хәзергене чагыштырырга һич кенә дә ярамый. Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова әнә шул фикердә:

– Әлеге куелыш режиссер эчендә ике шәхес көрәшкәнен күрсәтте. Бер яктан ул символик мәгънәдә татар авылының тормышы, милли үзенчәлеген тасвирларга омтыла, ләкин форма белән мавыгып, зур темага чыга алмыйча газаплана. Без татар халкы язмышын, аның фаҗигасенең төп сәбәпләрен Галәү дәрәҗәcендә сәхнәдә ачылганын күрмибез. Хикмәт шунда: Фәрит Бикчәнтәев – дөнья әдәбияты тәэсирендә формалашкан кеше. Һәм бу спектакльдә Көнбатыш Европа әдәбияты йогынтысы бигрәк тә чагыла. Әйтик, мәзәкче (тиле) образы. Аны тыңлаганда, кайчак Хуҗа Насретдин күләгәсе күз алдына килә. Ул Сафага бәхет турында сорау бирә. «Нәрсә ул бәхет?» дигән сорауга спектакльнең төп герое, үз тәҗрибәсеннән чыгып: «Бәхет ул – кеше үзе икән», – дип җавап бирә. Ләкин без бит тарихи романны сәхнәгә чыгардык! Гасыр башында татарлар бәхет эзләр өчен түгел, ә үз телен, динен саклап калу өчен авылы белән күтәрелгән. Шушы фаҗиганең төп сәбәпләре сәхнәдән читтә калган. Аларны бүгенге качаклар белән чагыштыру да урынсыз. Режиссер бәхетсезлек гаебен хатын-кыздан күрә. Бу фикерне ачуга бик күп вакыт бирә, кызык алымнар файдалана. Әйдәгез, татар мәкальләрен искә төшерик: «Бәхетең ирдән булмаса, илдән булсын», «Кызны бәхетле иткән кеше – ир», «Хатыны яхшы кешегә бәхет кирәкми». Кайда спектакльдә Сафаның антиподы – Фәхри? Аны режиссер юк иткән. Спектакльдә ирдәүкә барысын да хәл итә, ул бәхетсезлеккә китерә булып чыга түгелме? Режиссер кемне тәнкыйтьли? Хатын-кызны… Шулай итеп, язучының дилогиясендәге төп фикер юкка чыга.

Спектакльдә иң истә калган фикерне Зөһрә карчык – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина әйтә. Фанилыкта патшаларның гөнаһын күтәрергә ярый әле халык бар, бакыйлыкта нишләрләр икән, мин бик жәллим аларны, ди ул. Һәр төрле кысаларга һәм вакыт чикләүләренә сыеша алмаган фикер бу. Хәер, актерларның киемнәре дә бернинди кысага сыешмый. Үзләре элекке, шул ук вакытта хәзерге заманча, ярым хәрби киемнән алар. Ә халыкны бәхетле итәрлек ил кайда дигән сорауга җавапны Мәхмүт Галәү дә белмәгәндер. Юкса, шул илдә гомерен саклап кала алган булыр иде.

Сүз уңаеннан, спектакльдән соң тамашачыга туфрак салынган савытлар бүләк итәләр. Бер уч туфракны гадәттә истәлеккә туган илдән китүчеләр үзләре белән алалар. Яисә бер уч туфрак үлгән кеше кабереннән алып кайтыла. Бусын гади бер уенчык итеп кабул итәргәме? Әллә анда югарыда телгә алынган фикерләрнең берсе ятамы? Һәркем үзенчә хәл итә. Ничек булса да, ямансу әле.

Гөлинә Гыймадова

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү