Эштә тырыш, сәхнәдә – ут. «Безнең заман» эшче яшьләр фестивале 10 еллыгын билгеләп үтте

Иҗатка тартылган яшьләрне берләштерә, сәхнәдә яңа йолдызлар кабыза. 7 ноябрьдә Казанда «Наше время – Безнең заман» X эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

«Безнең заман» фестивале республикабызның эшче яшьләрен кабат «Пирамида» сәхнәсенә җыйды. Ноябрь аеның матур традициясенә әверелгән әлеге чарада быел 1,4 меңнән артык үзешчән артист катнашты. Барлыгы фестивальгә Татарстанның 43 районының  187 оешмасыннан гариза килгән.

Юбилей сезонының төп вакыйгасы булган гала-концертны ачу тантанасында, Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны сәламләп, аларның республика предприятиеләрендә тырыш хезмәттә генә түгел, иҗатта да талантлы булуларын әйтте.

– Бүген без дәүләтебез өчен иң мөһиме  хезмәт кешесе булуын аңлыйбыз. Заводларда, фабрикаларда һәм оешмаларда эшләүче кешеләр – илебезнең чын патриотлары. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциягә мобилизацияләнүчеләрнең бер өлеше әзерлек уза, ә кемдер инде – хәрби хәрәкәтләр зонасында. Аларны азык-төлек белән тәэмин итүче предприятиеләрдән һәм заводлардан башка без бернәрсә дә эшли алмас идек. Без сезгә таянабыз һәм ышанабыз, – диде Татарстан Президенты.

Президент ассызыклаганча, елдан-ел фестиваль үсә, предприятие җитәкчеләреннән дә актив ярдәм күрсәтелә. – Бу фестиваль – республикабыз горурлыгы, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов әйтүенчә, илебез өчен катлаулы булган чорда республика корпорацияләре директорлары алдында һәр хезмәт кешесе өчен таяныч булу бурычы торган.
– Бу ният тормышка ашты. Татарстаныбызның күпмилләтле мәдәниятен саклау белән шөгыльләнүче һәр гаилә өчен зур бәхет бу. Башкаларга үрнәк булып торган татар мәдәниятенә зур рәхмәт, – диде ул журналистларга.

Гала-концертка кадәр өч сайлап алу этабы үткәрелде. Алар Әлмәт, Түбән Кама һәм Казанда узды. Финалга 46 оешмадан 650дән артык кеше чыкты. Инженерлар, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, табиблар, слесарьлар, полиция хезмәткәрләре, электриклар һәм башка һөнәр ияләре  – Татарстан предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәт куючылар бу кичтә үзләрен сәхнә артистлары ролендә сынап карадылар. 4 сәгать дәвамында барган тамашада «Музыкаль юнәлеш», «Дан минуты» һәм «Бию юнәлеше» номинацияләрендә 50дән артык концерт номеры күрсәтелде.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева фестивальнең унъеллыгы Россия халыкларының мәдәни мирас  һәм Татарстанда Цифрлаштыру елында узуының аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

– Мәдәниятне без бүген иҗади номерлар аша сәхнәдә күрдек, ә цифрлаштыру турында сөйләгәндә, бу конкурсны интернеттан бөтен ил карый, – диде ул.

Гала-концертта, чыннан да, милли колорит, халыклар дуслыгы рухы сизелде. Сәхнәдә республикабызда яшәүче милләт вәкилләренең җырлары яңгырады,  татар, рус, мордва, чечен, болгар биюләрен күрергә мөмкин иде. Гомумән, театраль куелыш, күңелне күтәрә торган җырлар, дәртле биюләр тамашачыларны фестивальнең кабатланмас рухына чумдырды. Артистларның да ниндиләре бит әле, гади эшчеләр генә димәссең.

Эшче яшьләр иҗаты фестивалендә быел «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе командасы җиңү яулады. Алар Татарстан Президентының Күчмә кубогы, фестиваль иганәчеләреннән бүләкләр һәм 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. «Безнең заман герое» дигән махсус призны «КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте командасы алды. Алар шулай ук кубок һәм 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Ләйсән Сафина

 


Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү