Ватаным Татарстан яңа бәйге игълан итә — «Минем герой»

«Ватаным Татарстан» төрле чордагы Татарстан Республикасы геройларын данлау һәм балаларда һәм яшүсмерләрдә тарихи үзаң тәрбияләү, иҗади эшләр ярдәмендә Россия тарихында татар милләтенең урынын билгеләүне күздә тотып, яңа бәйге игълан итә.

Бәйгедә геройның батырлыгын тасвирлаган эшләр өстенлек алачак (мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгы, башка хәрби операцияләрдә катнашучыларның батырлыклары, янгыннан коткару, суга батучыны коткару – гомумән, көндәлек тормышта кылган батырлык, үрнәк).

Бәйгедә төрле яшьтәге бакча һәм мәктәп балалары катнаша ала. Балалар бәйгегә юлланачак эшләрен ата-аналары, тәрбиячәләре һәм укытучылары ярдәме белән башкарырга мөмкин.

Беренче урынга «Алиса» колонкасы, икенче урын яулаучыга заманча колакчыннар һәм өченче урын иясе штативлы селфи-лампа белән бүләкләнәчәк.

Бәйгенең НИГЕЗЛӘМӘсе.


Фикер өстәү