Казаннан Луганск халык республикасындагы Лисичанск шәһәре халкына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. Бу юлы сигез машина 103 тонна йөк белән юлга кузгалды. Гуманитар ярдәмне «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте белән берлектә оештырды.
Җылы кием, азык-төлек, гигиена кирәк-яраклары – йөк тулы машиналарда барысы да бар. Моңа өстәп буржуйка-мичләр, шәм, генератор, газ җылыткычлары да. Гуманитар миссиягә Алексеевск, Әлки, Зәй һәм Спас районнары кушылган. «Татарстанда гуманитар ярдәм күрсәтүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр күп булып чыкты, – диде «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте координаторы Тимур Сафин. – Лисичанск белән элемтәдә торабыз. Без андагы кешеләрнең барлык ихтыяҗларын беләбез. Безнең бурыч – нәтиҗәле ярдәм күрсәтү».