Татарстан шин империясенә әверелә?

Россиядә рейганомика мәйданга бик соң чыкты. Кредит өләшү сәясәте бездә әле берничә ел элек кенә башланды. Ипотека кредиты бумы соңгы 4–5 елда гына көн тәртибенә куелды. Шуңа күрә японнар һәм чиннардан аермалы буларак, бездә торак куыгы алай ук кабармады. Әмма ул күчемсез милекнең чамасыз кыйммәтләнүе булып безнең кесәләргә бик каты суга. Мәгълүм вакыйгалар аркасында бөлгенлек көчәю, бездә дә дефолт куркынычын тизләтә.

Әмма чит ил компанияләренең Россияне ташлап китүе сәбәпле, үзебезнең җитештерүчеләргә базарлар киңәйде. Кризис – мөмкинлекләр вакыты, дип әйтәләр бит әле. Мөмкинлекләр маршы башланды, әмма аны файдаланырга теләүчеләр бик күренми. Аңлашыла да инде: файдаланам дисәң, инвестицияләр сорый, технологик чишелешләр таләп итә. Россия бизнесы исә активлыгы белән бик куандырмый, сатып алып, яңадан сатуга гына көйләнгән.

Катлаулы вазгыятьне табышлыга әйләндерүгә омтылучылар сирәк булса да бар әле. Бөтенроссия масштабында шундыйларның берсе – «Татнефть» башкалардан аерылып чыга башлады. Россияне ташлап киткән компанияләр арасында шин җитештерүчеләр когортасы аерым бер урын алып тора. Миллионлаган данә шин җитештереп, эчке базарны тутырган чит ил компанияләре үз заводларын ябып, сатуга куйды. Фин компаниясе Nokian Tyres – шуларның берсе. Аның Ленинград өлкәсендәге Всеволожск шәһәрендәге заводы елга 16 миллион данә шин җитештерә һәм безнең «Түбән Кама Шин»нан аз гына калышып, Россия базарын тотып торучыларның берсе иде. «Татнефть» Nokian Tyres белән килешү төзеп өлгергән инде. Алыш-бирешнең гомуми суммасы 400 миллион евро тәшкил итә.

Росстат мәгълүматларына күз төшереп алыйк әле. 2021 елда Россиядә җиңел автомобильләр өчен – 47,2 миллион, йөк автомобильләре өчен 7,4 миллион шин җитештерелгән. Nokian Tyres заводын кулга төшереп бетерсә, «Татнефть» илнең шин базарын үз кулында тотачак, чөнки Түбән Камадагы елга 17 миллион данә шин җитештерүче завод та – аның милке. 33 миллион шин җитештерүче куәтнең хуҗасы булу хәзерге шартларда Татарстан компаниясен шин империясенә әверелдерә. Ил базарын японнарның Bridgestone компаниясе, дөнья базарының 2 процентын үз кулында тотучы француз Michelin компаниясе ташлап китүен искә алсак, шин базары тулысынча диярлек татарстанлылар кулына кала. Немецларның Калугадагы Continental компаниясе августта яңадан эшкә кереште керешүен, әмма аның куәте 4 миллион шин гына. Итальяннарның Pirelli компаниясе безнең базардагы үз эшчәнлеген чикли. Дөрес, яңа автомобильләр сату быелның тугыз аенда 61 процентка кимегән кимүен. Бу – шин базарының да кысылуы дигән сүз. Әмма бүген белән генә яшәп булмый бит, киләчәккә дә карарга кирәк.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү