Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә автомобиль ачкычлары тапшырды

Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләренә хезмәт машинасы ачкычларын тапшырды. Чара ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында  узды.

Участок полиция хезмәткәрләренә, “2014-2025 елларга җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшүне тәэмин итү” программасы кысасында ВАЗ-21214 «Нива» автомобильләре ачкычлары тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады. “Татарстан – сәнәгать ягыннан иң нык үсешле төбәкләрнең берсе. Иминлек тәэмин ителмәсә, безгә инвестицияләр дә, туристлар да килмәячәк. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эше – һәрвакыт тотрыклы, төгәл эш. Без моны күреп-белеп торабыз. Бүген участок полиция хезмәткәрләренә яңа автотранспорт бирелә. Халыкка иң якын, һәрвакыт күз уңындагы хакимият вәкилләре сез”.
Хезмәткәрләрне эчке эшләр министры Артем Хохорин да котлады.


Фикер өстәү