Тапшырылмый калган бүләк яки Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы ниләр белән истә калды?

Тапшырылмый калган бүләк, татар поэзиясенә багышланган төрек журналы, язучылар тормышы турында нәфис фильм. Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында әнә шулар хакында сөйләштеләр.  

Идарә утырышы күренекле язучы Заһид Мәхмүдигә исән чагында тапшырылып өлгермәгән «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемне аның гаиләсенә тапшырудан башланды.

– Бүгенге утырышны тантаналы, шул ук вакытта моңсу мәрасимнән башлыйбыз. Татар әдәбиятында үз урыны булган күренекле язучыбыз Заһид Мәхмүдигә вафатына кадәр Татарстан Президенты указы белән «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелгән иде. Пандемия аркасында бүләкләү өлеше тоткарланып килде һәм, кызганыч, үзе исән чагында бу исем аңа тапшырылмый калды. Бүген шушы исемне аның җәмәгате Рәшидәгә һәм балаларына тапшырырга туры килә. Заһид Мәхмүдинең рухы шат булсын, – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Мактаулы исем бирелү турындагы таныклыкны һәм күкрәк билгесен язучының тормыш иптәше Рәшидә Мәхмүтова һәм улы Фәнис Камал кабул итеп алды.

– Заһид белән 41 ел бергә бик бәхетле яшәдек, улыбыз Фәнисне, кызыбыз Зөһрәне үстердек. Заһид бик тырыш, эшчән кеше иде. Үзе дә бер минут тик тормады, гаиләсен дә буш тотмады. Без аңа бик рәхмәтле. Заһидны балалар белән гел искә алып, юксынып яшибез. Ул безнең йортта үзе бер бәхет иде. Алдагы көннәремдә ышанычлы, таянып яшәрлек балалар, яхшы нәсел калдырганы өчен рәхмәт аңа, – диде Рәшидә ханым.

Язучының улы, журналист һәм кинорежиссер Фәнис Камал киләсе елга татар язучылары тормышы турында нәфис фильм сценариена бәйге игълан ителәчәге турында әйтте.

– Әти шулкадәр киңкырлы шәхес иде. Безнең аның белән бик зур планнар бар иде. Ркаил абый белән сөйләшеп, иҗади бәйге игълан итәргә булдык. Бүгенге язучыларны, замандашларны кино форматында матур итеп видеога төшереп калдырырга телибез. Бәйгедә җиңгән сценарий нигезендә кино төшерәчәкбез. 30–35 минутлык булган кыска метражлы, мөмкин кадәр күбрәк иҗатташларны колачлаган фильм булыр дип күзаллана, – диде Фәнис Камал.

Утырышта татар поэзиясенә багышлап чыгарылган төрек журналы «Һәҗә» тәкъдим ителде. Журнал битләрендә 20 татар шагыйренең шигырьләре урын алган. Аларны төрекчәгә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатих Кутлу тәрҗемә иткән.

– Төрек журналына татар шигърияте буенча сан әзерләргә теләк белдергәч, Ркаил абый белән киңәшләшеп, 20 шагыйрьне сайлап алдык. Шигырьләрне алар үзләре сайлады. Тәрҗемәдә хаталар җибәрмәскә тырыштык, кулдан килгәнне эшли алдык дип уйлыйм, – диде тәрҗемәче.

Фатих Котлу журналда татар шигъриятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында Ркаил Зәйдулла белән саллы әңгәмә урнаштырылуын да ассызыклады.

– Фатих – уннан артык татар китабын төрек телендә әзерләп чыгарган кеше. Моңарчы чәчмә әсәрләр генә тәрҗемә итә иде, хәзер шигырьләр дә тәрҗемә итә башлады. Фатих, татар поэзиясен төрек журналына тәкъдим итик, дигәч, мин бик теләп ризалаштым. Үзе анда яшәмәсә дә, Фатих инде безнең – Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкилебез. Ул татар әдәбиятына гашыйк, фидакарь кеше, рәхмәт сиңа, – диде Ркаил Зәйдулла.

Утырышта Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар да кабул ителде. Уфада яшәүче татар язучысы Мөнир Вафин, Алабугада яшәүче әдәбият галиме, язучы Гомәр Даутов һәм Казанда яшәүче Людмила Уфимцева берлекнең яңа әгъзалары булды.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү