Татарстанда «Идел» М7 автомобиль юлының 17 чакрымлы участогы ачылды

Республикада реконструкциядән соң «Идел» М-7 автомобиль юлының 735–753 чакрымнары участогы ачылды. Мондый озынлыктагы юлны республикада беренче тапкыр төзекләндерделәр.

–  Бу трасса бик тыгыз иде. 18 километрга якын юл төзекләндерелде.  Ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Ил Преизденты, Хөкүмәтенә бөтен ил, шул исәптән безнең республикада төзелгән юллар өчен рәхмәт. Әлбәттә, безнең юл төзүчеләребезгә дә рәхмәт! Республикада әлеге бурычларны хәл итү өчен юл төзелеше ресурслары җитәрлек булуга чын күңелдән шатбыз, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Президент ассызыклаганча, Татарстанда моңарчы бу кадәр күләмдә эш башкарылганы булмаган. М7 реконструкциясеннән тыш, республикада М12 «Шәле – Баулы» трассасы төзелүен дә искәртте ул.

Чарада катнашучыларны Мәскәүдән видеоэлемтә аша «Росавтодор» җитәкчесе урынбасары Андрей Самарьянов сәламләде. Аның сүзләренә караганда, реконструкция турында карар кабул итү юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан чорга туры килгән. «Бүген бу карар тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия, чөнки М7 трассасы Татарстан чикләрендә үсә баручы, Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр сузылган «Көнбатыш – Көнчыгыш» коридорына керәчәк», – диде Андрей Самарьянов.

Чувашия чигеннән алып Яшел Үзән районының Исаково авылына кадәр юл участокларында төзекләндерү эшләре 2019 елда ук башланган иде. Участокның гомуми озынлыгы – 17 километр. Нәтиҗәдә юлда хәрәкәт итү полосалары саны икедән дүрткә кадәр арттырылган, 20 сантиметр калынлыктагы асфальт-бетонның өч катламы җәелгән. Моннан тыш, төзекләндерү эшләре барышында 6 яңа юл үткәргеч төзелгән.

Юл хәрәкәте иминлеге турында да кайгыртканнар. 30 километрга якын озынлыкта – яктырту объектлары, 37,5 километр  –  киртә-коймалар, 400ләп юл билгеләре урнаштырганнар. Автопавильоннар, 13 транспорт тукталышы, җәяүле сукмаклары төзелгән. Тимер юл разъезды бистәсе янында тавыштан саклау экраннары куйганнар. Автомобиль юлы участогын реконструкцияләүгә 5,2 млрд сум акча тотылган.

2024 елга М7 трассасы тулысынча дүрт полосалы булачак. Бу хакта журналистларга «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.

– Тагын якынча 110 километр чамасы эшлисе калды. Бу – Башкортстан чигенә кадәрге участок. Бүген кулланылышка кергән 17 километрлы юл республика өчен бик әһәмиятле. Ул Татарстан, Чувашия, Башкортстан һәм Удмуртияне тоташтыра. Бу юлда хәрәкәт бик көчле һәм киеренке иде. Хәзер юлның үткәрүчәнлек мөмкинлеге ике тапкыр артты: тәүлегенә 40000 машинага кадәр йөри ала. Моннан соң хәрәкәт куркынычсыз һәм уңайлы булачак, – диде Илдар Минһаҗев.

Быел автомобиль юлларын ике полосадан дүрткә кадәр киңәйтү эшләре шулай ук Актаныш районында М7 трассасының алты километрлы (1155–1161 км) участогында төгәлләнгән. Ул «Казан – Екатеринбург» тиз йөрешле транспорт маршруты составына керә. Хәзер М7 трассасының дүрт полосалы участогының озынлыгы 308 км тәшкил итә.

Ләйсән Сафина

 

 

 

 


Фикер өстәү