Ташламалы автокредит бетмәде. Дәүләт программасы буенча кайсы машиналарны күпмегә алырга мөмкин?

Яңа машиналар сату базарында тынлык. Узган ел белән чагыштырганда, Россиядә аларны сату октябрьдә 62,8 процентка кимегән. Кайбер белгечләрдән, мондый хәлнең булганы юк иде, дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Сәбәбе – машиналарның хаклары өскә сикерү. Анысына исә дефицит гаепле. Аның каравы үзебездә җитештерелгән машиналарга игътибар арткан. Моңа, бердән, дөнья хәлләре этәргеч ясаса, икенчедән, машинаны ташламалы шартларда алырга мөмкинлек бирүче махсус дәүләт программалары ярдәм иткән. Без автомобиль базарындагы вазгыятьне һәм дәүләт программасында катнашу шартларын ачыкладык.    

Үзеңнеке – үзәктә

Машина базарындагы вазгыятьне аңлар өчен, саннарга күз төшереп карыйк. Европа бизнесы ассоциациясе мәгълүматлары буенча, быелның февралендә 121442 яңа җиңел машина сатылган булса, майда нибары – 24873. Мондый күрсәткечләр хөкүмәтне дә сөендерми, билгеле. Килеп туган вазгыятьне уңай якка борып җибәрү өчен, июньдә автомобиль сәнәгате үсешенә багышланган зур киңәшмә уздыралар. Нәкъ менә шунда Россиядә җитештерелгән машиналарны алырга ярдәм итәчәк дәүләт программаларын тормышка ашыруны эшләтеп җибәрергә кирәк, дигән карар кылына да инде. Күрелгән чаралар үз эшен эшли дә шикелле: майдан соң машина базарында бераз җанлану башлана. Әйтик, июньдә 27,8 мең, июльдә – 31,4 мең, августта 41,7 мең, сентябрьдә 47,7 мең машина сатылган. Октябрьдә аеруча АвтоВАЗ популярлык казана. Ай дәвамында компания 19 145 автомобиль сата. Икенче урында – Тулада җыела торган Кытай машинасы «Haval Jolion». Шулай да белгечләр, узган ел белән чагыштырганда, сатуның 60,8 процентка кимүен белдерә.

Зөлфәт Галимов кешеләргә машиналар сайлап алырга ярдәм итә. Казанда һәм берничә районда салоннары бар. Машина базарындагы вазгыятьнең февральдән соң үзгәрүен ул да инкарь итми. Шул вакыттан бирле машина сатып алучыларның шактый кимүен әйтте. Узган еллар белән чагыштырганда, аерма зур, ди ул. Тик соңгы ярты елда машина сату дәрәҗәсе бер тирәдә тирбәлүенә дә басым ясады. «Бу айда автомобильләр күбрәк, тегесендә азрак сатылды, дип кистереп әйтеп булмый. Бер айда бер салонда азрак булса, икенче айда икенчесендә артырга мөмкин», – ди ул.

Ә менә чит илдә һәм үзебездә җитештерелгән автомобильләрне сатып алудагы үзгәрешләр күзгә күренеп арткан.

– Узган берничә елда халыкның күпчелеге чит ил машиналарына игътибар бирә иде, чөнки аларның бәяләре ул дәрәҗәдә «тешләмәде». Хәтта 1 млн сумга кадәр яңа чит ил машинасын алырга мөмкин иде. Быелның февраленнән вазгыять кисәк үзгәрде. Ул чорда кайбер төр машиналарны сату бөтенләй тукталып торды. Аннан соң базарга бәяләре 25–30 процентка күтәрелеп чыкты. Марттан соң хаклары якынча 10 процентка төште. Чит ил машиналарының бәяләре «өскә сикергәч», халык үзебезнекеләргә өстенлек бирә башлады. Билгеле, Россиядә җитештерелгән автомобильләргә  запас частьлар табу белән дә авырлыклар юк. Карар кабул иткәндә бу да төп факторларның берсе булып тора, – ди белгеч.

Чит ил машиналарын сайлаучылар арасында сирәкләр генә яңаны ала (мәсәлән, бер автосалонда атнага бер-ике машина сатыла). Күпчелек халык кулланышта булган автомобильгә өстенлек бирә икән.

– Бездән еш кына: «Доллар төште бит. Нилектән машина бәяләре шул дәрәҗәдә тора?» –  дип сорыйлар. Монда эш долларда түгел, ә чит ил автомобильләренең Россиягә аз һәм урау юллар аша керүендә, – дип аңлата ул.

Зөлфәт Галимов фикеренчә, Россия машиналарына сорау артуның тагын бер сәбәбе –  ташламалы шартларда алырга мөмкинлек бирүче махсус дәүләт программалары.

Белгеч сүзләренчә, ул эшли торган автосалонда сатыла торган җиңел машиналарның якынча 80 проценты кредитка алына. Сүз уңаеннан, илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматлары буенча, Татарстанда автокредит алу күләме быелның 9 аенда шулай ук 40 процентка төшкән.

– Дәүләт программасын аеруча авылда яшәүчеләр яратып файдалана. Шуңа күрә районда яки зур шәһәрләргә якын булган автосалоннардагы машиналарның күпчелеге әлеге программа кысасында сатыла, ягъни ташламалы кредитлар бирелә. Шәһәрдә исә кулланышта булган автомобильләргә өстенлек бирәләр. Шулай итеп, бер автосалон челтәрендәге машиналарның 40 проценты дәүләт программасы буенча алына, 40ы – кулланышта булган һәм 40 яңа чит ил автомобиле, калган 20 процентын кулдагы акчага алалар. Әлеге вакытта «Лада Гранта», «Лада Веста», «Лада Нива Легенда», «Лада Нива Травел» машиналарына бернинди дә кытлык юк, – диде Зөлфәт Галимов.

Ташламалы автокредит нәрсә ул?

Ташламалы автокредит программасы турында күп сөйләнелә. Аның кысасында нинди машиналар алырга мөмкин соң?

Билгеле булганча, әлеге дәүләт программасы биш ел эшләде. Һәм моңа кадәр үзен шактый уңышлы күрсәтте. Әйтик, 2021 елда аның өчен бүлеп бирелгән акча беренче яртыеллыкта ук бетте. Быелның июнендә программа кабаттан яңартылды.

Аңлатып китик: Россиядә эшләнгән машиналарны кредитка алган вакытта 20 процент ташлама бирелә, ягъни ул кредит процентларын һәм иминиятләштерү өчен кертелгән акчаны каплый. Быел әлеге программаны тормышка ашыру өчен 20,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Төп шартларга килгәндә, беренчедән, ташламалы кредит үзебездә җитештерелә торган машиналарга гына бирелә. Аерым алганда, УАЗ, АвтоВАЗ, ГАЗ, УРАЛ, КамАЗ машиналарын 20 процент ташлама белән сатып алырга мөмкин. Шулай да быел Кытай машинасы «Haval Jolion» да программага кертелгән. Тагын бер шарт – автомобиль бәясе 2 млн сумнан артмаска тиеш.

Белгечләр билгеле бер төрдәге машинаны ташламалы кредит белән сатып алганда, күпме акчаны янга калдырып булуын исәпләп чыгарган. Әйтик, «Лада Гранта» бүген 678300 сумнан башлап 755900 сумга кадәр тора. Ә ташламалы кредит белән аны 374810 сумнан алып 429130 сумга кадәр алып булачак. Шулай ук, мәсәлән, «Granta Drive Active» автомобиле ташламалы кредитсыз 809900 сумнан алып 907900 сумга кадәр тора. Ә барлык ташламалар белән аны 466930 – 535530 сумга алу мөмкинлеге бар. Классик «Нива» белән дә шундый ук хәл. 807 – 809 мең сум торган машинаны дәүләт программасы кысасында 464830 – 466230 сумга алырга мөмкин.

Игътибарга алынырга тиешле тагын бер урын бар: быелның 1 июненнән чыгарылган машиналарга ташламалы кредитны программада катнашучы барлык банклар да бирә. Ә менә аңа кадәргеләрне алганда авырлыклар бар икән. Кайбер төр автомобильләрне алганда «Альфа банк» белән эшлисе һәм шартларын аерым карарга туры килүе бар.

Шулай да кризис, илдәге гомуми вазгыять, халыкның кәефе һәм мөмкинлеге барыбер үзенекен итә. Ташламалы кредит ярдәмендә 80 мең машина сатарга уйлаган булсалар да,   «Комсомольская правда» китергән мәгълүматлар буенча, октябрь башына программа бюджетының яртысы гына сарыф ителгән. Бу вакытка нибары 22 мең машина сатылган.

Әлеге вакытта ташламалы кредиттан кемнәр файдалана ала?

  • Бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган баласы булган гаиләләр;
  • элек машинасы булмаганнар;
  • дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләр;
  • сәламәтлек саклау системасындагы дәүләт оешмаларында эшләүче медицина хезмәткәрләре, ягъни «Работник образования» һәм «Медицинский работник» программаларында катнашучылар;
  • Трейд-ин программасы нигезендә машина алучылар: кимендә алты ай элек чыккан һәм 1 елдан артык хуҗасының милке булып саналган иске машинаны тапшырып, яңаны алу.

Шушы көннәрдә Россия Сәнәгать министрлыгы пенсионерларга һәм хәрбиләргә дә ташламалы автокредит программасыннан файдалану мөмкинлеген караячаклары турында хәбәр итте. Ведомство башлыгы Денис Мантуров сүзләре буенча, норматив актлар эшләнеп бетәчәк һәм бу категория гражданнар да программага кертеләчәк.  

Программада нинди банклар катнаша?

«ВТБ» һәм «Открытие» банклары. Әлеге банклар барлык автосалоннарда да бар.

Программада «Лада» автомобиленең нинди маркалары катнаша?

«Granta 22», «Granta Drive Active 22», «Granta Cross 22», «Niva Legend 22» һәм  «Niva Travel 22».

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү