Юл һәм гомер. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов кагыйдә һәм иминлек турында сөйли

Безнең халык кызылга туктап, яшелгә генә йөри беләме? Бу сорауны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гариповка бирдек. Аның белән тизлекне киметү хикмәте, аны арттыру куркынычы, йөртүчеләр тәртибе, җәяүлеләрнең җавапсызлыгы, камералар һәм үзе турында сөйләштек.

– Рөстәм Рамилевич, сезнең бу вазыйфага билгеләнүегезгә инде ярты елга якын вакыт узды. Эше яңа түгел, әмма җаваплылык күпкә зуррак. Үз алдыгызга нинди максатлар куйдыгыз? 

– Чыннан да, җаваплылыгы зуррак, юнәлешләре бик күп. Катлаулы эш, әмма авыр дип зарлана алмыйм. Чөнки бу вазыйфада миңа кадәр эшләгән Рифкат Нургали улы Миңнеханов, Ленар Ринат улы Габдрахмановтан калган эш системасы, алар туплаган команда беркая да китмәде. Кирәк чакта киңәшләшә алабыз. Шуңа күрә эштә хәл ителә алмаслык проблемалар килеп чыкмый. Команда бик мөһим. Бүген бу вазыйфага килгәнмен икән, моңа кадәр Чистай, Нурлат, Түбән Камада бергә эшләгән егетләрнең дә өлеше бар. Төп максатыбыз шул ук кала: юл һәлакәтләрен киметү, иминлекне арттыру.

– Әмма быел юлларда куркыныч аварияләр турында хәбәрләр күбрәк булды. Сәбәбе нәрсәдә?

– Быел Татарстан юлларында аварияләр саны да, анда имгәнүчеләр дә кимеде. Кызганыч, гомере өзелгән кешеләр бишкә күбрәк. Беләсезме, корбаннар турында саннар һәм процентларда сөйләргә тел дә әйләнми. Әмма без статистика турында әйтергә мәҗбүр. Сәбәбенә килгәндә, куркыныч һәлакәтләр күп булды. Әйтик, Казан – Оренбург юлында йөк машинасы белән «Ларгус» бәрелешеп, берьюлы 7 кешенең гомере өзелде.

– Хәлне үзгәртү өчен юлларда тизлекне чикләү тәкъдимнәре булды. Әйтик, шәһәрдә сәгатенә 40 чакрымнан арттырмаска. Бу гына ярдәм итәрме?

– Тизлекне чикләү турында Хөкүмәт комиссиясендә дә әйттек. Сөйләшә башлагач, төрле фикерләр булды. Минемчә, тизлекне чикләүнең файдасы булачак. Моңа 100 процентка ышанам. Бөтен җирдә 40 чакрым куеп чыгарга кирәк, димибез бит. Моның кирәге дә юк. Авария килеп чыгу куркынычы булган урыннар турында сүз бара. Мәктәпләр, балалар бакчалары янында куела  инде ул. Күреп торабыз бит: юл һәлакәтләренең 90 проценттан артыгы тизлекне арттыру аркасында килеп чыга. Юлдан төшеп китүләрнең дә, каршы якка чыгуларның да сәбәбе әнә шуңа барып тоташа. Рөхсәт ителгән тизлек белән барсалар, фаҗига булмас иде.

– Безнең халыкны чикләү һәм штрафлар белән генә тәрбияләп була дигән сүзме бу?

– Штраф кына түгел, әлбәттә. Юл иминлеге пропагандасына да зур игътибар бирелә. Бу эш белән бездә аерым бүлек шөгыльләнә. Алар район һәм шәһәрләрдә дә бар. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе дә зур ярдәм күрсәтә.

– Сез юлларның сыйфатыннан канәгатьме?

– Юллар яхшы булганда, аварияләр күбрәк тә килеп чыга әле. Ә начар юл аркасында булганнары бик аз. Моны статистика да раслый. Андый урыннар ачыклана икән, әлбәттә, чарасын күрәбез. Юлчылар да тиз арада төзәтергә тырыша. Әмма, аңлыйсыздыр, аварияләр азрак булсын, акрынрак йөрсеннәр дип, начар юллар төзи алмыйбыз. Һәлакәтләр килеп чыкмасын дип, кешене машинадан атка утырту да мөмкин түгел. Бөтен җирдә тизлекне дә чикли алмыйбыз. Килешәсездер, яхшы юлда машинада тиз бару барыбызга да ошый. Әмма һәр нәрсәнең тәртибе бар.

– Татарстанда рөхсәт ителгән тизлекне арттырырга мөмкин булган юллар бармы?

– Сүз, әлбәттә, федераль юллар турында бара. Әмма тизлекне арттырырга ашыкмас идем. Моның өчен юлның яхшы булуы гына җитми. Башка сәбәпләре дә бар. Әйтик, юлга кыргый җәнлекләр килеп чыгарга мөмкин. Тизлекнең 10 чакрымга азрак булуы да зур әһәмияткә ия. Бу – кеше гомере дигән сүз. Бездә бит 110 билгесе торса, халык аны 130 дип кабул итә. Тик бу андый тизлек белән йөрергә ярый дигән сүз түгел. Әйе, штраф салынмый, әмма куркыныч авария булып, җинаять эше кузгатылса, кагыйдә бозу булып санала.

– Соңгы елларда юлларны моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә күп төзибез. Моның иминлеккә файдасы булачакмы?

– Юл иминлегенә уңай йогынты ясаячак. Чөнки яңа юллар башкаларында хәрәкәтнең кимүенә китерәчәк. Аннары бу юллар торак пунктлар аша да узмый бит. Монысы да – иминлек.

– Инспекторлар күбрәк вакытта, туктатып, һич югы, киңәш бирә иде. Ә камераларны узасың да китәсең инде. Ничек уйлыйсыз, зур юлларда инспекторларның санын арттыру файдалы булмасмы?

– Без дә аларның санын арттырыр идек. Әлегә исә ничә кеше бар, шулар белән эшлибез. Төп игътибарны авария килеп чыгу куркынычы булган урыннарга бирәбез. Килешәм, инспекторлар басып тормагач, иркенәеп киткән йөртүчеләр дә бар. Камералар үз эшен үти. Әмма әлегә алар исерек килеш рульгә утыручыларны, наркотик кулланучыларны ачыклый алмый.

– Камералардан тагын ниләр көтәргә?

– Киләчәк – камераларда. Башта алар тизлекне генә төшерсә, хәзер каеш эләктермәгән, рульдә барганда телефоннан сөйләшкән йөртүчеләрне ачыклый. Дөрес борылмаучыларны, автобус полосасына керүчеләрне «күрә». Камералар ачыклый алган кагыйдә бозу төрләре 12гә җитте.

Фото һәм видеотеркәү системалары бездә 2008 елда барлыкка килде. Нәтиҗәдә авария күрсәткечләрен сизелерлек дәрәҗәдә киметү мөмкин булды. Әйтик, 2007 елда Татарстан юлларында 5995 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 7723 кеше имгәнгән, 769ы һәлак булган. 2021 елда бу саннар 3967, 4560 һәм 313 булды.

– Үзегез рульгә утыргач, инспекторларның туктатканы бармы?

– Туктаталар. Күрешәбез, хәлләрен белешәбез дә юлыбызны дәвам итәбез.

 – Ничек уйлыйсыз: юл инспекторы – абруйлы һөнәрме?

– Авыр, әмма абруйлы хезмәт.

– Сүз уңаеннан, йөртүчеләр  авария урынында сезнең хезмәткәрләрне еш кына озак көтәргә туры килүдән зарлана.

– Аварияләрне «европротокол» аша теркәргә киңәш итәм. Бу очракта вакыт әрәм булмый.

– Үзегез дә рульдә йөрүче кеше буларак, юлдагы тәртипне ничек бәялисез?

– Миңа калса, безнең йөртүчеләр тәртипле. Күреп торам, бу сүзләрем гаҗәпләндерде сезне. Чынбарлыкта шулай бит. Әле менә бүген Казан үзәген урап кайттык. Юл билгеләре тора, сызыгы сызылган. Һәркем үз юлыннан бара. Миңа калса, кеше юлда тәртипле йөрсен өчен, дәүләт барлык шартларны да булдыра.

– Йөртүчеләр кагыйдә бозмасын өчен күрелгән чаралар аз түгел. Ә менә җәяүлеләр белән нишләргә? Кайчак алар, гафу итегез, үзләре белә торып машина астына керә кебек.

– Бу мәсьәләгә аерым игътибар итәсем килә. Җәяүлеләр өчен дә шартлар тудырыла. Әйтик, көнгә ике кеше генә узарга мөмкин, әмма зур суммалар сарыф итеп, дәүләт ул урында җир өсте кичүе төзи. Ә кеше тота да ярамаган урында чыга. Койма аша сикереп чыгалар бит! Алай ярамаганын ничек җиткерергә? Беренче чиратта, пропаганда, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Төнлә чыксаң, яктылык кайтаргыч элементы булган кием кияргә кирәк. Инде балаларга да сөйлибез: әти-әниләрен дә шуңа өйрәтсеннәр, дибез. Менә минем тәҗрибәмнән бер очрак. Машина җәяүлене бәрдергән. Автомобиле төзек, йөртүчесе аек. Видеорегистраторыннан карыйбыз: юлга чыккан кеше соңгы мизгелдә генә күренә. Мондый очракта машинаны берничек туктатып өлгереп булмый.

Быелның 10 аенда Татарстанда 790 җәяүлене машина таптатты. Узган елгыдан 32гә азрак бу. 749ы (-23) имгәнде, кызганыч 65 (-3) кеше һәлак булды. Төнлә машина астына эләгеп, 234 кеше имгәнде (+1), 42 кешенең гомере өзелде (-7).

Кагыйдә бозган кешеләргә штраф салу турында сөйләп тә торасым килми. Эш бит штрафта түгел, кеше гомере мөһим. Әле менә Арча районында бер вакыйга булды. Безнең инспекторлар юлдан барган җәяүлене туктата. Төнлә бу. Теге кап-кара киемнән. Машиналарыннан алып, моның өстенә яктылык кайтаргыч жилет кигезәләр, озатып калалар. Озак та үтми, ярамаган урында юлны чыкканда бу кешене машина бәрдереп китә.

Яктылык кайтаргыч элементлар турында күпме сөйлибез, ә тирә-ягыбызга күз салыйк әле: андый кием кимибез бит. Ничек тә шуны гадәти күренеш итәсе, модага кертәсе иде. Бигрәк тә балалар, яшьләр арасында. Шәһәр яки авыл эчендәме, зур юлдамы, бөтен җирдә файдасы бар аның. Ялгышмасам, Белоруссиядә шундый закон керттеләр, зур штраф билгеләделәр. Нәтиҗәдә машина астында тапталып үлүчеләр нибары бер ел эчендә 70 процентка кимеде. Финляндиядә андый элементларны хәтта мөгезле эре терлеккә ябыштыралар яки буяп куялар. Юк икән, җәзага тарталар. Хайван түгел, кеше гомерен кайгырту бит бу.

– Без әле ярамаган урыннар турында сөйлибез. Җәяүле кичүләрендә дә куркыныч сагалап тора. Әйе, колакчын кигән, башын капюшон белән каплаган кеше, кагыйдә буенча, хаклы. Аңа юл бирелергә тиеш. Әмма төрле хәлләр була: машина бит туктый алмаска да мөмкин. Ә инде куркыныч хәл килеп чыккач, синең хаклы булуың кемгә кирәк?

– Игътибар кирәклеген бары тик аңлату эше белән генә җиткереп була. Шул исәптән, сезнең, ягъни матбугатның ярдәме белән дә. Чит илләрнең тәҗрибәсен дә өйрәнәбез. Аларда да шул ук хәлләр. Беребез дә үлемсез түгел. Тиеш урында чыкканда да башта як-ягыңа карарга кирәк. Бозлавыкта машина туктый алмаска, башка хәлләр килеп чыгарга мөмкин.

– Белоруссия димәктән, соңгы вакытта чит илдән машина алып кайтучыларның артуы сизелә. Аларга нинди киңәш бирер идегез?

– Мондый автомобильләрне тиешенчә теркәргә кирәк. Әйтик, Абхазия номерлары белән йөргән бик күп машиналар туктатыла. Ул машиналар ябып куела. Хуҗаларына мәсьәләне таможня органнары белән хәл итәргә туры килә. Кагыйдә бозгач, штраф түләмәс өчен, теркәлмичә йөрүчеләр бар. Әмма штрафтан котылып булмый, алар теркәлеп бара, барыбер түләргә туры киләчәк.

Быел 10 айда чит ил теркәү номерлары куелган транспорт белән идарә иткән кешеләргә карата тизлек режимын бозган өчен административ хокук бозу турында 1400 беркетмә төзелде. Кагыйдә бозу очраклары камералар тарафыннан ачыкланды.

– Казанда тагын бер замана хикмәте – самокат проблемасы хәл ителдеме?

– Проблема бөтенләй хәл ителде, дип әйтә алмыйм, әмма башкарган эшнең нәтиҗәсе бар. Бу мәсьәләне Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин контрольдә тотты. Арендага самокат бирүче оешмалар белән зур эш башкарылды. Алар безне ишетте, таләпләрне үтәделәр. Элек кайда телиләр, шунда ташлап калдыралар иде. Хәзер махсус парковкалар ясалды. Мәктәпләр, җәяүле кичү урыннарында тизлекне киметә яки бөтенләй туктата торган программалар урнаштырдылар. Казан хакимиятенә дә, Чаллы җитәкчелегенә дә рәхмәт. Анда арендага самокат бирүче оешмалар бөтенләй юк.

– Сез йөртүчеләр әзерләү эшеннән канәгатьме? Ник дигәндә, кешене газ белән тормозга басарга өйрәтәләр, кагыйдәләрне ятлаталар. Тик аварияләр бит боларны белмәү аркасында гына килеп чыкмый. Килешәсездер, төп проблема кешенең холкына барып тоташа. Ул тормышта нинди – үзен юлда да шулай тота.

– Без Татарстандагы автомәктәпләрнең рейтингын төзибез. Ни өчен? Аларны контрольдә тоту максатыннан, дөрес укытсыннар, бу эшне җаваплы итеп башкарсыннар өчен. Мин сезнең белән килешәм, кешенең холкы аның юлда үз-үзен тотышында да чагыла. Автомәктәпләр автоклуб кына түгел. Алар рульдә йөрүнең писхологик якларына да күбрәк игътибар бирергә, юлда бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәтергә тиеш.

Шәхескә шәхси сораулар

Спорт белән шөгыльләнәсезме?

Кыш җиткәнче велосипедта йөрим.

Балаларыгызны ничек тәрбиялисез?

Күптән түгел улым белән булган хәлне сөйлим әле. Аның белән урамнан барабыз. Мин – җәяү, ә ул самокатта. Юл аркылы чыгу урынына җиткәч, самокатыннан сикереп төште дә, җәяүләп китте. Балалар бакчасында шулай өйрәткәннәр икән. Рәхмәт аларга! Пропаганда мәсьәләсендә Мәгариф министрлыгы да зур эш башкара. Мәктәпләр, бакчалар тырышмаса, мондый нәтиҗәгә ирешеп булмас иде. Ике кызым «Адымнар» гимназиясендә белем ала. Зур кызымның бу инде бишенче мәктәбе. Шөкер, икесе дә яхшы укыйлар.

Концерт-театрларга йөрергә вакытыгыз каламы?

Иптәшем белән ял көннәрендә йөрергә тырышабыз.

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесенә туганнары, дуслары, танышлары ярдәм сорап еш шалтыратамы?

Бу вазыйфада шалтыратмыйлар. Беләсезме, без бит әле кагыйдә бозу очракларын ачыклау белән генә шөгыльләнмибез, үз хезмәткәрләребезне дә тикшереп торабыз. Үзем кул астында эшләүчеләрдән мондый хәлләр булмасын дип таләп итәм икән, аларга ничек шалтыратып, нидер кушыйм инде? Яшермим, ачуланучылар, үпкәләүчеләр бар. Әмма аңлыйлар.

– Җитәкче буларак, төп кагыйдәгез нинди?

Иң мөһиме – дисциплина. Барысы да шуннан башлана. Анысы бар икән, кешелеклелек тә була.

 

Татарстан юлларында иминлек

2021 елның 10 ае 2022 елның 10 ае
фаҗига корбан имгәнүче фаҗига корбан имгәнүче
3 017 251 3 750 2 760 256 3 386

Әңгәмәдәш – Илнар Хөснуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү