Марат Әхмәтов: «Кайбер мәдәният биналары начар хәлдә булса да, аларның эшеннән  хилафлык эзләргә кирәкми»

Узган ел   республиканың мәдәни оешмаларына барлыгы 23 миллионнан артык кеше килгән. Бу хакта  Татарстан Дәүләт Советының  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Казан дәүләт мәдәният институтында узган күчмә утырышында  республика мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова әйтте. Сүз  мәдәният оешмаларының  бүгенге хәле, проблемалары хакында барды.

Юлия Әдһәмова белдергәнчә, республикада 2020 ел белән чагыштырганда клублар саны 37гә кимегән. Моңа пандемия вакытында кертелгән чикләүләр, шул исәптән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үзизоляция режимы да сәбәпче булган. «Әмма бу күрсәткеч быелгы ел нәтиҗәләре буенча барлык чикләүләр бетерелгәч тигезләнер дип өметләнәбез. Өлкән буын – безнең  иң төп аудиторияләрнең берсе», – диде урынбасар. Әлеге кыенлыкларга карамастан, Татарстан клублары саны буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора.

Саннарга күчсәк, республикада узган ел 1909 мәдәни оешма эшләгән.  Алдагы ел белән чагыштырганда бу сан 8гә кимрәк. Аксубай, Арча, Кукмара, Мөслим районнарындагы клублар һәм Питрәчтәге автоклуб ябылган. Узган ел 466 мәдәният йорты ремонт таләп иткән, 18е авария хәлендә дип  табылган. Искеләре ябылса да, яңалары ачылып тора. 2012–2021 елларда  авыл җирлекләрендә 50дән 300 кешегә кадәр сыйдырышлы 331 күпфункцияле үзәк төзелгән. Узган ел Кукмара районнарында Аш-Буҗи, Чишмәбаш һәм Минзәлә районының Коноваловка  авылы халкы яңа клубларга сөенгән. Һәрхәлдә, яңа төзелгән мәдәни үзәкләр бу гына түгел. Сүз уңаеннан, авыл җирендә барлыгы 13469 клуб эшләсә, 208 меңнән артык   кеше  төрле чараларда катнашкан.  2022 елның 1 гыйнварына китерелгән мәгълүматлар буенча әлеге учреждениеләрдә эшләүчеләр саны – 8808. Шул ук вакытта Россия һәм Татарстан мәдәният йортларында аккомпаниаторлар, халык һәм тынлы уен кораллары ансамбльләре җитәкчеләре,  режиссер, тавыш инженерлары җитми.

Юлия Әдһәмова әйтүенчә, мәдәният йортларын интернетка тоташтыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләр күп килә. Интернетка тоташу мөмкинлеге булган мәдәни-ял итү тибындагы оешмалар  нибары 20,1 процентны тәшкил итә. Шәхси компьютерлар һәм автоматлаштырылган эш урыннары саны – 1832.  Ул әлеге уңайдан Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына район мәдәният учреждениеләрендә кирәкле җиһазларны алу, рәсми сайтларны булдыру турында хат  җибәрелүен әйтте.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова  да бу мәсьәләне читләтеп узмады. Бу проблеманың мөһимлеген искәртеп, мисаллар да китерде. Әйтик, Чирмешән районында 46 клубның икесенә генә интернет кертелүен әйтте. Ул шулай ук  мәдәният йорты хезмәткәрләре өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү турында закон кабул ителгәнен искәртте. Моның өчен яшь белгечләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре исәпкә басарга тиеш була. Шуннан соң  районнарда аларга җир кишәрлекләре бүлеп биреләчәк. «Ярдәм чараларыннан файдаланырга кирәк», – диде ул.

Хәзерге вакытта без укытучылар гына хисап эшеннән зарлана дип уйлый идек, юк, алар гына түгел икән. Командировкаларда йөргәндә, клуб мөдирләреннән дә  ишетәбез мондый  зарны.

– Безгә бит ике көн саен чара уздырырга кирәк. Аларның хисабын, фотосын сорыйлар. Аны социаль челтәрләрдә таратырга кирәк. Көн саен авыл җирендә  шуның кадәр кешене каян чакырып бетерәсең ди?! Бер килгәндә, берничә чараны үткәреп, фотоларга төшерәбез. Киемнәрне дә алыштырырга туры килә. Кыскасы, мая туплыйбыз. Аннан эшебезне күрсәтеп, социаль челтәргә куябыз. Берсендә бер бала аптырап: «Апа, әйдә берьюлы бер айга җитәрлек итеп төшереп куйыйк әле, һаман саен чыгасы булмас», – дип куйды. Сыйфат түгел, сан артыннан куабыз бит, – диде исемен күрсәтмәүне үтенгән клуб мөдире.

Утырышта чыгыш ясаган Аксубай районының  мәдәният йорты җитәкчесе Ольга  Копаневаның сөйләвенннән дә башкарылган эшнең аз түгел икәнлеге күренә. Райондагы үзәкләштерелгән клуб системасы 52 клубны берләштергән.

– Соңгы биш елда  20 грант (гомуми суммасы 5 миллион сумнан артык) оттык. Бу акчаның бер өлешенә тегү цехы ачып, сәхнә костюмнары тектердек. «Артистлар өчен костюм бик зур әһәмияткә ия. Хәзер аның чыгымы биш тапкыр кимеде. Барлыгы меңнән артык костюм тектердек. Бу авыл клубларындагы хезмәткәрләр татар, рус, чуаш бәйрәмнәрендә, фестивальләрдә матур киемнәрдән чыгыш ясый ала, – диде  Ольга Копанева. Музыка яздырту студиясен дә яңарткан алар. Хәзер балалар коллективлары үз клипларын төшерә. Нәтиҗәдә төрле җиңүләр яулыйлар. Һөнәрчелек буенча остаханәләр булдырылган. Каникулда анда балалар да, яшьләр дә килә. «Пушкин карта»сы ярдәмендә узган елның өч аенда гына 1 миллион 200 мең сумнан  артык акча эшләгәннәр.

Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский,  театрларның мәдәният йортлары белән эшләве җитми, дип саный. Аның сүзен депутат Альбина Насыйрова да куәтләп: «Мин барган клубларда да, без чакырабыз, театрлар килми, диделәр. Сәбәбе бер генә түгел. Билет бәясенең түбән булуы, бер генә гримерка бүлмәсе, салкын бина… Шуңа безнең театрлар килергә ризалашмыйлар. Авыл клубы чакыра икән, теләкләрен тормышка ашырырга кирәк», – диде.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов та үз фикерен әйтте.

– Кайбер мәдәният биналары начар хәлдә булса да, аларның эшеннән  хилафлык эзләргә кирәкми. Җиһазлар бар җирдә дә бар, тик без теләгәнчә үк камил булмаска мөмкин. Бу очракта кешеләрнең үзара мөнәсәбәте матур нәтиҗә бирергә тиеш. Әле беркайчан да интерактив җиһазның үзара аралашуны алмаштыра алганы юк. Шуңа күрә  кимчелек эзләп әйтүем түгел, сәбәп тапмаска кирәк, – диде  Марат Әхмәтов. – 1900 мәдәни оешма, 9 меңгә якын хезмәткәр. Бу – бик зур коллектив. Чаралар республикадагы күпмилләтле халыкның мәнфәгатьләрен исәпкә алып оештырыла. Халыкара дәрәҗәдәге – 750 диплом, бөтенроссия күләмендә – 541, төбәк дәрәҗәсендә 578 диплом бар. Бу күрсәткечләр күпмедер дәрәҗәдә эшнең сыйфаты турында сөйли, дип  әйтәм. Эшләре тыгыз, 331 мең чара үткәрелгән. Мин әле бераз шикләнеп тә калдым: елның һәр ике көнендә нинди чара уздырырга кирәк? Бәлкем, киләчәктә саннар артыннан кумыйча, сыйфатка  күбрәк игътибар  итәргә кирәктер? Бу  Мәдәният министрлыгына да, муниципаль оешмаларга да кагыла. Безнең республика – мәдәниятле һәм сәнгатьле халык. Шуңа күрә әлеге учреждениеләрнең хезмәт итүенә республикабызда ихтыяҗ зур. Яңа мөмкинлекләрне һичшиксез эзләргә кирәк, заман шуңа таба бара. «Пушкин картасы» да – шуның бер мисалы. Ул республикада балалар арасында да әдәбият, мәдәният, сәнгатькә ихтыяҗ зурлыгын күрсәтә. «Пушкин картасы»н тормышка ашыру күрсәткече буенча без Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербургтан соң торабыз икән, димәк, республикада бу хезмәткә ихтыяҗ зур.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү