Краснодар краенда укучысына сүгенгән өчен җәза биргән укытучы эштән китәргә мәҗбүр. Тәнәфес вакытында үсмернең авызына сыек сабын агыза ул. Теленә хуҗа булмаган яшьләрне мондый гамәл белән тәртипкә өйрәтеп булмаячагы көн кебек ачык. Алайса, нишләргә? Ярамаган сүзне өлкәннәр авызыннан ишетә бит ул.
Краснодар краендагы вакыйга сурәтләнгән видеоязма таралгач, интернетта зур бәхәс купты. Берәүләр – укытучыны, икенчеләр тәртипсез балаларны сүгә. Рус теле укытучысы коридорда начар сүз ычкындырган үсмерне туктатып, сабак бирмәкче була. Башта дөньякүләм танылган язучы Хемингуэй тормышыннан бер вакыйга сөйли. Баксаң, булачак язучының әнисе сүгенгән өчен улының авызын сабын белән юдырткан икән. Укытучы да шул ысулны кулланмакчы була. Үсмер каршы килми. Хәтта аның әти-әнисе укытучыга карата бернинди дәгъва белдермәгән. Әмма бу вакыйгадан соң директорга да, укытучыга да эштән китәргә туры килгән.
«Әти—әнисенең авызын юарга кирәк»
Укучыларыбызның фикерен белешү өчен, әлеге видеоязманы газетабызның «ВКонтакте»дагы сәхифәсенә дә урнаштырдык. Йөзләп кеше үз фикерен язып калдырган. Кайберләре үзләре дә мәктәп елларын искә төшергән.
– Кайчагында география укытучысы сыйныфтагы шкафка да яба, указка белән дә суга иде. Такта янында мисал чишкәндә, белмәсәк, математика укытучысы чеметкәннән беләкләр каралып чыга иде. Башка китап төшкән вакытлар да булды. Хәзерге укытучы шулай эшләсә, төрмәгә утыртып та куячаклар. Укытучылардан зарланмыйм, яхшы белем бирделәр. Дәрестән соң да алып калып өйрәттеләр. Тәртип ягыннан безнең чор балалары укытучыдан шүрли иде. Мөгаллимнәребезнең күбесе мәрхүм инде, урыннары ожмахта булсын, – дип язган Рәйханә Ямалиева.
Алия Зарипова исә бу бәхәскә кушылып: «Хәзер әти-әни баласын Ходай урынына күрә. Аңа үзе дә сүз әйтми, кешедән дә әйттертми. Укытучының бернинди хокукы юк. Аны тәмам хезмәт күрсәтүчегә әйләндереп бетерделәр. Минем дуслар укытучылыкка укып, икмәк пешерүче булып эшли хәзер», – дип язган. Тәнзилә Әхмәдиева мондый хәлнең килеп чыгуын әти-әнидән күрә. «Бөтен җаваплылыкны мәктәп өстенә аударалар. Карасын, имеш. Өйдә тиешле тәрбия алган бала мәктәпкә килеп сүгенеп йөримени? Иң элек әти-әнисенең авызын кайнар су белән юарга кирәк», – дип каты әйткән укучыбыз.
Директорлар нәрсә ди?
Сабын белән юып кына начар гадәт бетми, әлбәттә. Казандагы «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбе директоры, депутат Айдар Шәмсетдинов әнә шулай ди. Укытучының бу гамәлен дөрес күренеш дип санамый ул.
– Балалар үсмер вакытта сүгенү сүзләре куллана. Үзләренчә, кәттә буласылары килә. Шуңа күрә әхлак тәрбиясе кирәк, ә ул дини тәрбиядән башка була алмый. Татар балаларына мөмкин кадәр ислам мәгърифәтен аңлатырга кирәк, башка чара юк, – ди Айдар Шәмсетдинов. – Җәмгыятьтә халкыбызның әхлак дәрәҗәсе кимеде. Әгәр кешеләр бер-берсенә карата матур мөгамәләдә булса, балалар да шуннан үрнәк ала. Иң элек җәмгыятьтә үзгәрешләр булырга тиеш. Бездә укытучылар коридордан барганда, укучылар бервакытта да сүгенми. Укучыларны тыябыз, сүгенүнең никадәр ямьсез икәнен кат-кат аңлатабыз. Иң яхшысы – үгет-нәсыйхәт.
Башкаладагы балаларны олимпиадаларга әзерләүче махсус мәктәп («Солнце») директоры Павел Шмаковтан да укучыларның сүгенүенә каршы нинди чаралар куллануын сораштык.
– Бөтенләй котылып булмый, әмма киметеп була. Бу – культураның бер өлеше. Кеше гаджетлардан башка яши алмый бит, сүгенү дә – тормышның бер кыйпылчыгы. Укучылар белән бу хакта линейкада сөйләшәбез, бер кыз фәнни эш язды хәтта. Бу уңайдан зур эш алып барабыз, – диде Павел Шмаков.
Оясында ни күрсә…
Берәү дә өендә баласын начар гамәлләр кылырга өйрәтеп утырмый, билгеле. Әмма бүген әтиләр генә түгел, әниләр дә сүгенә бит. Шулай булгач, алар баласына нинди кисәтү ясый алсын?! Ясаса да, баланың моңа исе китмәячәк. «Әтиеңә әйтәм», – дип куркытып та булмаячак. Кызганыч, бүген балалар бакчасына йөргән 4–5 яшьлек сабыйлар да ярамаган сүзләрне яхшы белә.
– Безнең өйдә мондый гадәт булмады. Әти беркайчан да ямьсез сүзләр кулланмады. Шуңа күрә сүгенгән кеше янында миңа бер дә рәхәт түгел. Тик менә оныклар кечкенә булса да, сүгенәләр шул. Өч малай да сүгенә. Ни өчен дигәндә, әтиләре ямьсез сүз ычкындырганын сизми дә кала. Кияүне хурлыйсы килми, шәп ул безнең. Өйдә сүгенгәнне ишеткән бала ничек читтә калсын инде?! Интернеттан да тузга язмаган тапшырулар карыйлар. Балалар өчен мультфильм, тапшыруларны иләк аша үткәрергә кирәк, – ди Халисә Сираева.
Рафаэль Сәгъдиев – ике бала атасы, әти-әниләр комитеты әгъзасы. Үзе дә, балалары да сүгенү дигән нәрсәне белми икән.
– Безнең гаиләгә хас күренеш түгел бу. Мәктәптә укытучылардан зар ишеткән юк. Әти-әниләр белән аралашабыз. Сыйныфта берәр хәл булса, шундук төркемгә язалар. Укытучы уку өчен җавап бирә. Тәрбия – әти-әнидән, – ди Рафаэль. – Ишегалдында машина юлын каплап куйган өчен дә аты юлы белән сүгенәләр бит хәзер. Бала тыңлап торып, барысын да истә калдыра. Әгәр минем рюкзакны кемдер тотып атса, мин дә шулай җавап бирә алам, дип уйлый ул. Бала юләр түгел, икенче вакытта әти-әнисенә: «Синнән ишеттем», – диячәк. Сүгенүне бары әти-әни генә туктата ала, минемчә.
Арча педагогика көллиятенең элеккеге директоры Илдус Сәгъдиев, баланы сугып, кыйнап акылга утыртып булмый, ди. Киресенчә, монда тәрбия эше кирәк. Ачуланудан файда юк.
– Мәктәпләрдә укытуга гына игътибар бирәләр. Укучылар, әти-әниләр белән тормыш, киләчәк турында бергәләп сөйләшү җитми. Элек сүгенгән балалар, эх, син малай актыгы, дип әйтүне бик авыр кабул итә иде, – ди Илдус Сәгъдиев. – Китап, матур әдәбият уку җитми бүген. Укымыйлар бит дип кенә калу дөрес түгел. Китап конференцияләре уздырып, балаларга үз фикерләрен әйттерергә кирәк. Китап, газеталар уку телне матурайта, чистарта. Язучылар берлегенең дә эше җитеп бетми. Элек язучылар мәктәпләргә укучылар белән очрашуга көтүе белән йөри иде. Хәзер сез язучыларның зур мәктәпләргә барып, өлкән сыйныф укучылары белән очрашуын ишеткәнегез бармы? Булса да, бик сирәк.
Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты:
– Бала сүгенгән өчен, аның авызына сабын тыкмыйлар. Беренчедән, ул аның баласы түгел. Барыбыз да хисләнеп сүгенәбез инде. Тормыш куабыз бит. Бу дөньяда сүгенмәүчеләр сирәк. Кемдер борын казый, кемдер колагын кашый – һәркемнең үз гадәте. Сүгенү белән дә шулай. Мин дә сүгенгәлим, хатыным Резидә: «Ник балалар янында сүгенәсең?» – ди. Олы улым килеп: «Әти, бу начар сүз бит», – дип кисәтү ясый. Балалар янында үземне тыеп торырга тырышам хәзер. Хатын да, балалар да шулай тәрбияли мине. Котылып була, тик үзеңне җиңәргә кирәк. Барыбыз да матур сөйләшик! Тәмле телгә бер нәрсә дә җитми.
Психолог киңәше
Наилә Бәшәрова, Казандагы «Жасмин» үзәге психологы:
– Балалар үзеннән-үзе сүгенми. Гадәттә, алар моны башка кешедән – әти-әниләре, дусларыннан күрә. Әйтик, мәктәптә абруйлы булып саналган укучы сүгенсә, алар да шуны кабатлый, кәттә буласылары килә. Үсмерлек чорында күбрәк сүгенәләр. Бу – узып китә торган чор. Кисәтү ясап кына үзгәртеп булмый. Аңлатырга кирәк. Бер клиентым сөйләгән иде. Бервакыт аңа укытучысы: «Дамир, син бит – тәртипле бала, мин синнән моны көтмәгән идем», – дип кисәтү ясаган. Шуннан соң ул беркайчан да сүгенмәгән. Кисәтүне менә шулай итеп, кешенең шәхесен кимсетмичә ясау отышлы. Ачуланып кисәтсәң, күбрәк сүгенәчәкләр. Ярсыганга ярсып җавап бирергә ярамый. Һәр кешенең бер үзенчәлекле ягы була, менә шуны табып, хурлап түгел, киресенчә, күтәреп әйтеп куйсаң, тәэсир итмичә калмас.
Хокук
Булат Закиров, «Ватаным Татарстан» юристы:
– Закон буенча гражданнарга урамда сүгенү турыдан-туры тыелмаган. Ләкин берничә очракта урамда сүгенү җәмәгать тәртибен бозу дип саналырга мөмкин. Кеше сүгенеп, җәмәгать тәртибен бозса, РФнең Административ хокук бозулар буенча Кодексының (КоАП) 20.1 маддәсенең 1 өлеше буенча аңа 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр штраф билгеләнергә мөмкин.
Полиция хезмәткәре сүгенү һәм тәртип бозуны туктатуны сораганда, аңа буйсынмасагыз, штраф суммасы 2,5 мең сумга җитәргә мөмкин. Шулай ук 15 тәүлеккә кадәр кулга алу да каралган.
Сүгенү сүзләре туганнарга яки башка таныш кешегә карата фатирда яки башка торак бинада әйтелгәндә, мондый сүгенү вак хулиганлыкка керми.
Кешене сүгенеп мыскыллаган чакта барыбер җавап тотарга туры киләчәк. Бу очракта 5.61 маддә буенча гражданнарга – 3 мең сумга, вазыйфаи затларга – 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Сәрия Мифтахова
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat