Марат Кәбиров: «Әдәбиятка каршы сугыш ачарга ярамый: бу үз күңелеңне үзең китү кебек»

Быел җәй азакларында Украинаның Мәгариф һәм фән министрлыгы чит ил әдәбиятын укыту тәртибенә үзгәрешләр кертте: аннан Россия авторларының әсәрләрен алып ташлады. Рус әдәбиятының Украинада туган вәкилләре өчен генә искәрмә ясалды. Сүз Николай Гоголь, Владимир Короленко, Михаил Булгаков турында бара. Бу хакта 16 августта Украина Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Россия авторлары урынына украин укучылары дөнья язучыларының шедеврларын өйрәнәчәк», – дип белдерә матбугат чаралары. Бу җөмлә бик сәер яңгырый. «Нәрсә, Җир шарының зур гына бер өлешен биләгән Россия дөньяга кермимени?» дигәнрәк сорау туа. Дөнья әдәбияты булгач, бөтен илләрне берләштерә торган әдәбият ич инде ул. Монда барысы да керә.

Без һәрвакыт татар әдәбиятын үгисетергә күнеккәнбез. «Һи, татар язучыларының укырлык китабы бармыни!» – дип җиппәрәләр үзләренең наданлыгын өстенлек итеп күрсәтергә омтылучылар. Ләкин мондый рухи имгәкләр бер татарда гына түгел, башка халыкларда да җитәрлек икән. Алар хәтта русларда да бар. Күбрәк тә икән хәтта. Менә моның сәбәбе инде халыкның үзендә генә түгел.

СССР таркалган чорларда Борис Ельцин (егерме яшьлекләр өчен махсус искәрмә: Россиянең ул чактагы Президенты): «Мәдәният көтеп торыр», – дигәнрәк сүз әйткән иде.  Әлбәттә, аңа карап кына мәдәният тә, әдәбият та кул кушырып, нидер көтеп утырмады. Әмма әдәбиятны дөньяга таныту өчен Россиядә бернәрсә дә эшләнмәде, диярлек. Дөньяга түгел, үз дәүләтенә таныту буенча да хакимият әһелләре кыл да кыймылдатмадылар. Ләкин изге урын буш тормый. Укучылар күңеленә чит ил әдәбияты үтеп керде. Бу ул әдәбиятның шедевраль булуыннан бигрәк бертуктаусыз эшләгән пропаганда һәм реклама нәтиҗәсе иде. Америкада, мәсәлән, нинди китап бестселлерга әверелә, шуның буенча фильм яки сериал төшерә башлыйлар. Китап сәүдәсе аз гына түбәнәя башлый икән, кино мәйданга чыга да теге китап белән кызыксынучылар тагы күбәя. Китаплар да, фильм-сериаллар да, шул арада ук чит телләргә тәрҗемә ителеп, бөтен дөньяга тарала. Бу шултиклем өзлексез эшли торган механизм кебек җайланган, мәңгелек двигатель шикелле. Ул үз нәтиҗәсен бирә: бөтен Россия халкын үз мәдәниятенә, үз әдәбиятына икенчел итеп карарга мәҗбүр итә.

Татар зыялылары да еш кына: «Дөнья әдәбияты биеклегенә күтәрелү», «Дөнья әдәбиятын яулау», – дигән сүзләр ычкындыра. Бу – буш сүзләр. Сафсата. Дөнья әдәбияты бар һәм бербөтен: анда татарныкы да, русныкы да, инглизнеке дә, французныкы да, үзбәкнеке дә, японныкы да, башка халыкларныкы да керә. «Дөнья әдәбияты биеклегенә күтәрелү» дигәнне ишеткәндә, мин сәер бер күренешне күз алдына китерәм. Иртән уң аягың телгә килә: «Мин баш дәрәҗәсенә күтәрелергә телим!» – дип ярып сала ул. Ә башның теләге – аяк кебек йөгерек эшли алу, аның аяк дәрәҗәсендә гади дә, гали дә буласы килә. Кич җитүгә, боларның теләкләре чынга аша. Аяк баш урынына менә, баш аяк урынын ала. Гариплекне, аның нәтиҗәсен күз алдына китерәсездер инде? Дөнья әдәбияты да кеше организмы кебек үк бербөтен. Һәр әгъзасы кирәкле һәм үз урынында. Татар әдәбияты да үз урынында. Ул үз юлыннан үзе күтәрелә. Аны күтәрергә кирәкми, аны танытырга кирәк. Мин чит ил әдәбияты белән даими танышып барам, шуңа бер курыкмыйча әйтә алам: «бестселлер» дип танылган әсәрләрнең күбесе – пүчтәк нәрсә. Китаплары миллионнарча данәдә сатылган авторларның күбесе хәтта миннән дә начаррак яза. Мин, мәсәлән, алар дәрәҗәсенә «күтәрелергә» теләмим. Ләкин чит илләрнең таныту ысулы яхшы көйләнгән: алар укучыларны уч төбендә тота һәм беркадәр сәләте булган теләсә кайсы авторны «модный»га әйләндерә ала.

Әгәр Россия җитәкчелеге үз вакытында әдәбиятка тиешле игътибар биргән булса, бүген ул иң тәэсирле көчләрнең берсенә әйләнер иде. Ул вакытта инде рус әдәбиятын мәктәп программаларыннан төшереп калдыру турындагы уй беркемнең дә башына килә алмый. Бу урында инде миндә тагы берничә сорау туа. Ә безнең рус мәктәпләрендә укучы балалар татар язучыларының иҗаты белән таныша микән? Алар безнең ничә язучыны белә икән? Югыйсә, бүген Язучылар берлегендә өч йөздән артык автор исәпләнә, шуларның ким дигәндә, утызының иҗаты бөтен дөньяга танылырлык. Мохтаҗлык туганда Россиянең иминлеген яклашучы башка халыкларның әдәбиятын белә микән рус мәктәпләрендә укучылар? Ватандаш халыклар иҗатына булган битарафлык үз әдәбиятыңның да дәрәҗәсен төшерми микән? Тик бу сорауларны кычкырып әйтмим. Үземдә генә саклыйм. Ә әдәбият тирәсендә ыгы-зыгы һаман дәвам итә.

Яңарак кына (02.11.2022) Украин матбугатында әдәбиятка бәйле тагы бер вакыйга турында хәбәр иттеләр. Луцк шәһәрендә Россия авторларының китапларын җыюны оештырганнар. Шәһәр халкы совет чорында чыккан китаплардан башлап бүгенге заман авторларыныкына кадәр бөтен рус китапларын туплап китергән. Ун көн эчендә 600 кг китап җыелган.

Бу китапларны беркем дә укырга җыенмый инде. Барсын туплап, кипкә әйләндерәләр дә макулатурага тапшыралар. Украина заводларында рус китапларыннан туалет кәгазе ясаячаклар, дип хәбәр итә электрон газеталарның берсе. Ә макулатура тапшырудан кергән акча хәрби ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә китәчәк икән.

Мондый чаралар һәм аларны матбугатта кирәгеннән артык күпертеп күрсәтү Россиядә яшәүче халыкларга да, украиннарга да файдага түгел инде. Беткә үч итеп, тун ягу кебегрәк нәрсә. Тик ул бүгенге җәмгыятьнең рухи зәгыйфьлеген күрсәтә. Үз-үзен китаптан мәхрүм итәргә тырышкан кавемнәрнең киләчәктә тагын нинди ахмаклыкларга барып төртеләчәген дә күз алдына китерү мөмкин түгел. Әдәбиятка каршы сугыш ачарга ярамый: бу үз күңелеңне үзең китү кебек.

Марат Кәбиров


Марат Кәбиров: «Әдәбиятка каршы сугыш ачарга ярамый: бу үз күңелеңне үзең китү кебек»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү