Безнең урамда бәйрәм! Әйшә авылында 100 йортка газ тоташтырылды

Кичә Яшел Үзән районының Әйшә авылында 100 йорт зәңгәр ягулыкка тоташтырылды. Йортларга газ җибәрү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Түрәләргә рәхмәт әйтер өчен, дүрт урамда яшәүчеләр җыелган иде. Аларның күбесе Президентны күреп, аның белән күрешеп, фотога төшү өчен бүгенге көнне бик көткән. Рәхмәтләре дә ташый. Алар әле дә өйләренә газ килгәнгә ышанып бетмиләр. «Урамыбызга бәйрәм килде», – диләр. Рөстәм Миңнеханов исә, аларны шушы бәйрәмнәре белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде.

– Бүген – истәлекле көн. Әйшә авылында 100 йортка газ тоташтырылды. Йортларның кайберләре әле төзелеп кенә  килә икән. Әмма 23ендә яшәүчеләр бар, – диде Президент. – Газлаштыру программасы Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле. «Газпром» оешмасы җитәкчелегенә дә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп газлаштыру эшләрен 2000 нче елларда башкаруын, хәзер инде яңа салынган йортларга зәңгәр ягулык тоташтыруларын әйтте.

– Ел саен республикада 3 миллион квадрат метрдан артык торак салына. Шуларның күпчелеге шәхси йортларга туры килә.  Бүген газлаштыруга ихтыяҗ зур. Республика халкыннан зәңгәр ягулыклы итүне сорап 18 мең гариза кергән. Шуның 16 меңе белән килешү төзелгән. 8 мең кешенең йортына газ килгән. Бу программа, зур эш белән беррәттән, күп акча да таләп итә. Республикада әлеге эшләр «Газпром» оешмасы ярдәме белән  башкарыла. Бүгенге бүләк өчен аларга тагын бер кат рәхмәтләребезне җиткерик, – диде Президент.

Тантанага «Газпром» оешмасының Департамент җитәкчесе Владимир Марков та килгән иде.

– Без Татарстанны 18,5 млрд кубометр газ белән тәэмин итәбез. Без моны, республика халкы уңайлы шартларда яшәсен, дип эшлибез. Алга таба да бергәләп эшләргә язсын. Бүген без Әйшә авылы халкын гына түгел, республикада яшәүчеләрнең һәркайсын котлыйбыз. Зәңгәр ягулыклы булу – зур бәхет ул, – диде Мәскәү кунагы.

Инде алдан хәбәр итүебезчә, газлаштыру программасы ярдәме белән зәңгәр ягулык кешеләрнең капка төбенә кадәр килә. Моның өчен бер тиен дә түлисе түгел. «Газпроммежрегионгаз» оешмасының генераль директоры Сергей Густов та әнә шулай дип халыкны сөендерде.

– Татарстанда газны йорт эченә кадәр керткәндә, авыр хәлдә калучылар, төрле категория кешеләре өчен махсус субсидия дә булдырылды. Әлегә гариза бирүчеләр 18 мең булса, алга таба бу сан тагын да артыр дип көтелә. Йортлар төзелеп тора, ә газ кирәк. Бары өч документ – йортка хуҗа булу турында таныклык, СНИЛС һәм паспорт белән газлаштыру программасында катнашып була. Йортка кадәр китерелгән газ, плитәдә дә, торбада да булачак. Мичкә ягасы түгел, электр белән җылытып, күп акча түләргә кирәкми, – диде ул.

Мичкә ягу дигәннән, Әйшә авылының Тихая урамында яшәүче Моратовлар 2015 елдан бирле йортларын утын белән җылыткан.

– Президент киләчәк, дигәч, бик борчылдык. Безнең йортыбызга кереп, газ тоташканны күреп чыгачак, дигәч, бөтенләй йокым качты. Гади генә кунак түгел бит! Бик дулкынланабыз, – ди Гөлсирин ханым.

Алар Әйшә авылына 1984 елда әти-әнисе белән күченеп килгәннәр. Ул чакта Гөлсирингә 6 яшь була. Ире Илшат та – шушы авылныкы. Алар1998 елда гаилә корып җибәргәннәр. Ике бала үстерәләр. Уллары, өйләнеп, аерым яши, кызлары – мәктәп укучысы. Ике оныклары да бар икән. Җылы өйдә алар хәзер көтелгән кунак булачак. Ә йортларын 2015 елда ук төзеп бетергән булганнар.

– Көн дә утын яктык. Рәхәт нәрсә түгел.  Өч сәгатьтән өч сәгатькә будильник куеп, йокыдан торып, мичкә утын өстәр идек. Аллага шөкер, каян килеп чыкты бу газлаштыру программасы?! Ишетүгә, урамыбыз белән гариза илттек. Өч ел элек газ казанын алып куйган идек. Анысы булгач, өй эченә зәңгәр ягулыкны тоташтыру артык кыйммәткә чыкмады. Бик сөендек. Идәннәрнең җылылыгын күрегезче! Рәхмәт дими, ни диярсең?! Барлык җитәкчеләргә, газчыларга, район башлыгына чиксез рәхмәтлебез.

Әйшә авылының бүген газ килгән урамында иң беренче булып йортны Дьяковлар гаиләсе салып чыга. Авыл халкы исеменнән алар гаиләсе Президентка җылы сүзләр җиткерде.

– Безнең урамнарда яшь гаиләләр яши. Барыбызда да – кечкенә балалар. Бүген сөенечтән балкыйбыз. Тышта нинди генә һава торышы булса да, өйдә җылы булачак, – диде Оксана Дьякова.

Ә менә Салават абый Кәлимуллин Әйшәгә 2 ел элек Түбән Камадан күченеп килгән. Сургут якларында яшәгән кеше ул. Барлык туганнары да Әйшәдән йорт алгач, ул да монда килергә уйлаган.

– Йортым бик зур. Газ кергәнгә ышанып та булмый әле. Электр белән җылыту түгел инде ул. Рәхәткә чыктык, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: https://t.me/rustamminnikhanov


Фикер өстәү