Яшьләрдән – яшьләргә: быелгы “Һөнәр” яшь режиссура фестивале нинди үзенчәлекләргә бай булачак?

Бу елның 5-11 декабрь көннәрендә Казанда «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак. Бу турыда Кариев театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2009 нчы елда Камал театры инициативасы белән башлап җибәрелгән «Һөнәр» фестивале 10 ел буе әлеге театр канаты астында уздырылды. Ә 2019 нчы елдан башлап Бөтенроссия яшь режиссура фестивален Кариев театры оештыра. «Һәм бу «күчеш» үзен аклады, чөнки нәкъ менә яшьләр театрында яшь режиссерлар үзләрен актив күрсәтә ала, монда яңа иҗади элемтәләр формалаша», – дигән иде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова. Фестиваль Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Быел фестивальгә Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе театр коллективлары да килә. Фестиваль афишасына 19 спектакль керде, барлыгы 15 театр коллективы катнашачак. Фестиваль кысаларында ике премьера көтелә: «Рөстәм маҗаралары» (Кариев театры) һәм «Музей» («Особняк Демидова» театраль резиденциясе). «Һөнәр» спектакльләрен барлыгы 8 театр мәйданчыгында карап булачак, шуларның 6сы – Казанда: Камал театры, Тинчурин Татар театры, Кариев театры, Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ), «Әкият» курчак театры, «Особняк Демидова» театраль резиденциясе. Ә 11 нче декабрьдә программа буенча А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы театрына һәм Әлмәт театрына бару планлаштырылган.

Быел фестиваль нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер «Һөнәр»дә 40 яшькә кадәр булган режиссерлар катнаша ала. Бу елдан башлап, яшь тамашачылар өчен спектакльләргә өстенлек биреләчәк.

Беренче елларында «Һөнәр» режиссерлар өчен вакансияләр ярминкәсе буларак кабул ителә иде, ләкин соңгы вакытта хәл үзгәрде. Программада үзләре яшь булсалар да, инде режиссер буларак өлгергән профессионалларның эшләре тәкъдим ителә. Ләкин оештыручылар режиссер һөнәренә яңа танышучылар турында да онытмый. Нәкъ менә шул максаттан быел махсус программа булдырылды. Яшь режиссерлар театр тәнкыйтьчеләренә һәм тамашачыга үзләренең беренче эшләрен, шулай ук эзләнүләрен тәкъдим итәчәк, бу аларга киләчәктә үсәргә этәргеч бирәчәк.
Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Иман һәм илһам» махсус программасы кысаларында ике спектакль – Буа дәүләт драма театрыннан «Дервиш» (режиссеры – Тимур Кулов) һәм Кариев театрының Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына махсус куелган «Йосыф» премьерасы (режиссеры – Ренат Әюпов) күрсәтеләчәк.

Фестивальдә елдагыча белем бирү программасы да каралган, анда режиссерлар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар көтелә.


Фикер өстәү