«Ак барс» тамашачысына ноябрь дә сөенеч алып килмәде. Октябрьдә 12 очрашуда 9 мәртәбә оттырган Казан командасы көзнең соңгы аена кергәч, 6 уенда нибары 2 тапкыр җиңү яулый алды. Соңгы өч очрашуның барысы да уңышсызлык белән тәмамланды. Олег Знарок нәрсә эшләргә җыена?
Түбән Камада «Нефтехимик»ка җиңелеп, Түбән Новгородта «профессор» Игорь Ларионов җитәкчелегендәге яшьләр тарафыннан тар-мар ителгәч, «Ак барс» үз бозында «Авангард» белән очрашты. Узган ел плэй-оффның беренче өлешендә үк Казан командасын ярыштан төшереп калдырган Омск уенчыларына каршы узасы матч якташларыбыз өчен зур сынау булырга тиеш иде. Җитмәсә, чагыштырырлык яклары да бар. Көндәшләр дә быелгы сезонны уңышсыз башлады. Әмма «Авангард»та хәлиткеч адымга барып, моннан бер ай элек баш тренерны алмаштырдылар. Яңа сезонга рәттән 6 очрашуда оттыру белән килеп кергән команда, Михаил Кравец килгәч, ноябрьдә 7 уенда җиңү яулады. Уен башында ук ике алка керттергән «Ак барс» икенче периодта көндәшенә башын күтәрергә дә ирек бирмәде. Әмма өченчесендә янә «Авангард» алга чыкты һәм Казаннан җиңү алып кайтып китте.
Казан командасы соңгы 19 матчта төп вакытта бары бер мәртәбә генә җиңү яулый алды. 30 октябрьдә Казан командасы үз бозында 5:2 исәбе белән «Нефтехимик»ны откан иде. «Кара октябрь» шуның белән тәмамлангандыр дип уйлыйм», – дигән иде ул очрашудан соң «Ак барс» һөҗүмчесе Артем Лукоянов. Юк икән шул, көзнең соңгы ае да тамашачыга сөенеч алып килмәде.
Мәгълүм спорт басмаларының берсе КХЛда чыгыш ясаучы команда остазларының рейтингын төзегән. Михаил Кравец – икенче урында. «Ак барс»ның баш тренеры Олег Знарок исә – арттан икенче урында. Рейтингны төзегәндә клубларында остазларга карата ышаныч дәрәҗәсе, нәтиҗә, ягъни очколар һәм алкалар, уен сыйфаты һәм җәмәгатьчелек фикере исәпкә алынган. Олег Знарокта бу өстенлекләрнең берсе генә бар. Анысы – шартлы рәвештә. Командасы бер уен артыннан икенчесен оттырганда Казан клубының генераль менеджеры Марат Вәлиуллин баш тренерны эшеннән җибәрү турында уйлап та карамаганнарын берничә мәртәбә кабатлады. Бу – күптәнге традиция. Татарстан спортында сезон барышында остазларны алмаштыру – бик сирәк күренеш. Андый карарны җиде түгел, хәтта җитмеш мәртәбә үлчәгәч кенә кабул итәләр. Бигрәк тә «Ак барс» кебек клубта. Димәк, сабырлык кирәк булачак әле.
Ә менә нәтиҗәләр, уен сыйфаты һәм җәмәгатьчелек фикере Олег Знарок файдасына түгел. «Ак барс» уенын карагач, баш тренер үзенең «йолдыз»лары белән ни эшләргә белми аптырый дигән фикер кала. Составның үзгәрүе бер хәл, соңгы очрашуларда хәтта аерым мөнәсәбәт күрсәтелергә тиешле капкачыларның алмашынып торуы да команда эчендә тотрыксызлык хөкем сөрүен раслый. Олег Знарок хоккей дөньясында уенчыларны рухландыра, бер йодрык итеп туплый белгән остаз буларак билгеле. Тактика өчен исә аның белән бергә эшләгән ярдәмчесе Харийс Витолиньш җавап тотты. Хәзер Витолиньш юк. Уңыш өчен кирәкле төп шартларның берсе булмагач, икенчесе дә килеп чыкмый. «Хаталар турында миннән сорамагыз. Аларны мин ясамыйм бит», – диде Знарок «Авангард»ка каршы очрашудан соң. Бу сүзләр баш тренер белән уенчылар арасында элемтә юклыгын дәлилли түгелме? Алай икән, команда эчендә тарткалаш, хоккейчыларның төркемнәргә бүленеп, үзара ызгышып ятулары турындагы сүзләр тренерның уңышсызлыгын аклау өчен махсус таратылган булуын фаразларга җөрьәт итәргә була. Моңа кадәр иң яхшылар сафында йөргән уенчылар бер җәй эчендә генә кәшәкә тота, алкага суга алмый, юктан кагыйдә боза башлый икән, сәбәбен башка җирдән эзләргә кирәк.
Спортчылар күбрәк алка кертеп, очко туплау һәм чемпион исеме өчен генә түгел, алар тамашачының кәефен күтәрү өчен дә чыгыш ясый. Бүгенге шартларда бигрәк тә. «Ә боларның гаилә бозудан башка эшләре юк», – ди хәтта спорттан ерак кешеләр дә. Бераз гына арттыру, әмма хакыйкатьтән дә ерак түгел. Киләсе очрашуда «Ак барс» үз бозында СКА – бу сезонда иң күп очко туплаган команда белән очраша. Әлеге матчның Казан тамашачысына сөенеч алып килүе бик шикле. Бу сүзләр ялгыш булсын иде дә бит…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat