Ләззәт түгел газап. «Ак барс» уенын караганда өтерне кая куясы?

«Сез җиңәсез – без дә сезнең белән җиңәбез, җиңеләсез икән, без дә җиңеләбез». Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак барс» уенчылары белән очрашканда шул сүзләрне еш әйтә. Билгеле, җанатар кайчан да командасы өчен җан атачак инде ул. Җиңелгәндә бер дә рәхәт түгел анысы. «Ак барс» командасы җанатарлары җиңү тәмен оныта да бара түгелме соң инде? «Ак барс»ның быелгы сезонына нинди бәя бирә алар?

 

Нияз Рахман (алып баручы):

– Быелгы сезонны зур түземсезлек белән көткән идек. Тик әлегә өметләр акланмый. Әлбәттә, бер командага моның кадәр «йолдыз»ларны җыюның яхшы hәм начар яклары хакында белгечләр алдан ук кисәттеләр. Минем уйлавымча, төп бәлабез бүген психологиягә бәйле. Тренерлар белән уенчылар төрле дулкында кебек. Олег Знарокның ярдәмчеләренә шулай ук сораулар шактый. Сакчылар начар уйный, гел хата ясыйлар. Нишләп соң? Җавап юк. Бәлки, башкаларны алып карарга, үзгәрешләр кертергәдер? Шул ук Кирилл Адамчук, Кристиан Хенкель, Дмитрий Юдин «Ак барс» дәрәҗәсендәге уенчылармы соң? Кызганыч, уеннарны карау ләззәткә түгел, ә газапка әйләнә. Күңел кайта. Ә бит «Ак барс»ның болай җиңелүләргә күптән «батканы» юк иде. Олег Знарок, ничек кенә акланулар эзләмәсен, ахыргы нәтиҗә өчен барыбер баш тренер җаваплы кала инде. Әлбәттә, өмет бар әле. Ләкин уеннан уенга сабырлык та кими бара.

 

«Ак барс»ның җиңү һәм җиңелүләре. Олег Знарок нәрсә эшләргә җыена?

Рамил Гыйниятов (Казан):

Шахмат уенында цугцванг дигән төшенчә бар. Нинди генә хәрәкәт башкарсаң да, нәтиҗәдә начар булачак дигәнне аңлата. «Ак барс»тагы вазгыять тә шулайрак. Уенда коточкыч дисбаланс күзәтелә. Сакчы белән һөҗүмче арасында уен юк. Дөресрәге, ул куелмаган да. Вазгыятьне уңай хәл итәрлек бер генә тренерны күрәм. Ул да булса – Квартальнов. «Исемле» уенчылар белән Знарок та әллә ни булдыра алмый икән.

 

Илшат Гарифуллин (Кайбыч районы Кошман авылы, «Ак барс»ның күптәнге җанатары):

– Быелгы «Ак барс» өч тапкыр Гагарин кубогын откан «Ак барс»ка бер дә охшамаган бит әле. Өметләребез зурдан иде. Сезонны зарыгып көттек. Әллә тренер эшләп бетерми, әллә командадагы уенчылар тәҗрибәсе җитми… Көчле состав та тупладык инде югыйсә. Кайбер хоккейчыларның бөтенләй нәтиҗәсез уен күрсәтүләре борчый. Гомумән, быелгы сезон җанатарларны канәгатьләндерерлек түгел. Өмет бар инде ул. Карарга киләбез, йөрибез, ышанабыз да бит… Алга таба болай барса – бик начар. Гаеп кемдә – аттамы, тәртәдәме? Белгән юк…

 

Хоккей командасының «ВКонтакте»дагы төркемендәге фикерләр:

Рафис: Хоккейны аренага барып карадым, уенчылар арасында үзара аңлашу күрмәдем. Яшьләр бозда йөгереп йөри, башкалар шайбаны көтеп тора. Төгәл пас та юк. Кая телиләр, шунда сугалар. «СКА» белән очрашу да шундый ук булачак.

Роман: «Ак барс»ны икенче периодта гына күрдек. Баш тренерга командадагы вазгыятькә барыбер кебек.

Антон: СКА белән уенга чыгып тормасагыз да була. Оятка калып йөрмәгез!

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү