Марат Әхмәтов – яшьләргә: «Сезнең белән эшлисебез килә»

Татарча навигатор, татар юмористлары бәйгесе, танышу-кавышу өчен махсус кушымта, татар телле белгечләр эзләү өчен сайт… Татар яшьләре, телебезне үстерү һәм тагын да популяр итү өчен, төрледән-төрле проектларын тормышка ашырып мәш килә. Хәер-фатиха һәм ярдәм сорарга да онытмыйлар, әлбәттә.

Татар телен саклау һәм үстерүгә йөз тоткан проектлар конкурсының җиңүчеләре турында сүзебез. Дөрес, алда саналган һәм тагын дистәләп проект белән Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов яз көне үк танышып, хәер-фатихасын биргән иде инде. Бу юлы яшьләр аңа шушы көнгәчә башкарган эшләре турында сөйләде, Марат Әхмәтов, үз чиратында, киңәшләрен бирде. Очрашу «Безнең Татарстан» республика форумы кысасында «Урам» экстрим паркында узды.

Яшьләр тәкъдим иткән 13 проектның да уртак максаты – татар телен, милли мәдәниятебезне саклау, аларга карата мөмкин кадәр күбрәк кешедә кызыксыну уяту. Алар барысы да яшьләргә юнәлдерелгән.

Әйтик, Алмаз Яруллин, шушы максатларга ирешү өчен, «Иске Казан» фестивален уздырырга тәкъдим итә. Дөресрәге, ул командасы белән бу фестивальнең беренчесен уздырган инде, дәвам иттерергә иде, ди. Проект өч этаптан тора – «Һөнәрләр ярминкәсе», «Сабан туе», «Аулак өй». Шул рәвешле яшь буынны милли традицияләребез белән таныштырырга телиләр.

Ә Зөһрә Вилданова белән Райнур Хәсәнов уйлап тапкан «Таптым» кушымтасы татар яшьләренә бер-берсе белән танышырга, аралашырга һәм, бәлки, кавышырга мөмкинлек бирәчәк. Моңа охшаш урыс телендәге кушымталар аз түгел, ә бездә берәү дә юк. Күп вакытларын телефонда уздыручы, виртуаль аралашуга өстенлек бирүче татар яшьләренең моңа ихтыяҗы бар, ди авторлар. Хәзерге вакытта кушымтаның техник эшләре төгәлләнеп килә. Киләсе елның гыйнвар – февралендә файдаланып карарга мөмкин булачак.

Күпләр өчен «Әйдә, шаяРТ» татар лигасы аша таныш булган Рамил Агдеев «Шалт, Мөхәммәтҗан!» проекты турында сөйләде. Стендап жанрында чыгыш ясаучы татар юмористларының үзара ярышуыннан гыйбарәт булган телевизион проект ул. Теләкләре – татар телле аудитория өчен кызыклы, сыйфатлы видеоконтент булдыру.

Билгеле, проектлар бары тик яшьләр өчен генә дип уйланылмаган. Әйтик, навигаторны барыбыз да кулланабыз. Ильяс Гафаров һәм аның командасы менә шушы юл күрсәтүче җайланманы татарча сөйләтергә теләгән. Моның өчен шактый эш эшләнгән инде. «Яндекс» хезмәте белән дә килешкәннәр, төп боерыкларны татарчага тәрҗемә итеп, яздырып та куйганнар. Боерган булса, ел азагына кадәр тәкъдим итәргә телиләр.

Марат Әхмәтов белән очрашуда Айнур Әхмәтов уйлап табып, гамәлгә куйган «Eshlim.tatar» проекты турында да сөйләделәр. Монысы инде – татар телен камил белүче белгечләр эзләү өчен махсус сайт. Шунда ук белгеч буларак та теркәлергә мөмкин. Сайт эшли башлаган, әлегә белгечләр туплыйлар. Инде теге яисә бу белгечне эзләп язучылар да шактый икән. Ихтыяҗ бар һәм зур, ягъни.

Кызганыч, 13 проектның барысы турында да сөйләп бетереп булмас. Һәм барысы да истә калырлык булды, дип әйтү бераз арттыру булыр иде. Марат Әхмәтов та берничәсенә карата сорауларын җиткерде. Гомумән алганда, яшьләр башкарган эш комиссия рәисе тарафыннан хупланды.

– Проектларыгыз, отышлымы алар, отышлыга якын гынамы – барысы да уртак максатка ирешү өчен эшләвебезне күрсәтә, димәк, барысы да мөһим. Кайсындыр аерып әйтә торган түгел. Һәм бу ул дәрәҗәдә мөһим дә түгел. Без аларны хуплыйбыз һәм киләчәктә тә сезгә ярдәм итәргә вәгъдә бирәбез. Безнең нәкъ менә сезнең белән эшлисебез килә, – диде Марат Әхмәтов, яшьләргә мөҗәгать итеп.

Аның фикеренчә, яшьләр өчен проектларны яшьләрнең гамәлгә куюы – икеләтә мөһим.

– Алар бит яшьтәшләренең психологиясен, рухи дөньясын, ихтыяҗларын аңлап эшли. Әйтик, минем ихтыяҗ белән аларның теләкләре туры килмәскә мөмкин. Мин – үз яшемдәге кеше. Ә алар яшьләрнең күңелләренә тирәнрәк үтеп керергә сәләтле. Бу бит гади проектлар гына түгел. Алар яшьләрне татар телен, милли традицияләрне, тарихыбызны белергә, сакларга этәрә. Безнең телебез – кайчандыр үз дәүләте булган көчле халык теле. Аны онытсак һәм онытырга юл куйсак, тарих безне кичермәс, – диде Марат Әхмәтов.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү