Вәгъдәне кем үтәр? Леонид Слуцкий беренче лигада эшли алмады 

Көтелгән хәбәр көтелмәгән яктан килде. Спорт сөючеләр республиканың төп командасы – «Ак барс»та баш тренер алмашынасын фаразлаган арада «Рубин» Леонид Слуцкийның эштән китүен хәбәр итте. Нәтиҗә белән артык сөендермәсә дә, үзенә игътибарны туплый белгән остаз Казанның футбол командасын 1062 көн җитәкләде һәм, һичшиксез, клуб тарихына кереп калды. Моннан бер ай элек фанатлар Слуцкийны эштән җибәрүне сорап хат язган иде.

Леонид Слуцкийны Казан клубына 2019 елның 19 декабрендә эшкә алдылар. Тренер вазыйфасында ул Роман Шароновны алмаштырды: «Рубин» җитәкчелегенең тотрыксызлыктан арынып, танылган остаз белән яңа тарих язасы килде. Җитмәсә, заманында ЦСКА һәм Россия җыелма командасын җитәкләгән, чит илдә дә тәҗрибә туплап кайткан кеше. «Турнир таблицасында аскы өлештә урнашкан командага эшкә килгәнем юк иде. Әмма монысы да кызыклы тәҗрибә булачак. Минем өчен «Рубин» – Россия футболында әйдәп баручыларның берсе һәм бу шулай булачак та», – диде Леонид Слуцкий беренче эш көнендә.

Беренче төп бурыч команданы премьер-лигада саклап калудан гыйбарәт иде. Слуцкий килгәндә 13 нче урында булган «Рубин» сезонны 10 нчы урында тәмамлады. Киләсе елда исә команда чемпионатта дүртенче урынны алды һәм Европа турнирында – Конференцияләр Кубогында чыгыш ясау хокукына ия булды. Казан клубында тормыш күзгә күренеп үзгәрде. Команда уены яхшырды, яңа футболчылар килде. Киләчәктә Европадагы иң яхшы яшь футболчыларның берсе булып танылачак Хвича Кварацхелия «Рубин»ның төп уенчыларыннан берсенә әверелде. Монысын Слуцкийның тырышлыгы дип бәяләделәр. Баш тренер үзе исә футбол белән генә чикләнмәде. Журналистлар белән рәхәтләнеп аралашты, тапшыруларда катнашты, уенчылары белән җыр-биюдә осталыгын күрсәтте. Сүзгә саранлыгы белән танылган Корбан Бәрдыевтан соң Казан клубы җәмәгатьчелек өчен иң ачык спорт оешмаларыннан берсенә әверелде.

«Рубин»да янә Европа дәрәҗәсенә күтәрелү, шуның ярдәмендә акча эшләү турында хыялландылар. Әмма Конференцияләр Лигасында «Ракув»ка оттыру белән башланган сезонның ахыры коточкыч нәтиҗәләр белән тәмамланды. 21 майда үз кырында Уфага җиңелеп, «Рубин» премьер-лигадан төшеп калды. Казан командасының иң көчлеләр сафыннан чыкканнан бирле мондый хәлгә дучар булганы юк иде. Төп сәбәбе – мәгълүм вакыйгалар аркасында чит ил уенчыларының Россиядән китеп баруы. Ә командада төп өстенлек нәкъ менә аларга бирелгән иде. Слуцкий яшереп тормады: калган уенчыларга өмет юк.

Казан клубында бу вакыйганы ялгыш түгел, язмыш дип кабул иттеләр. Леонид Слуцкий үз вазыйфасында калды, «Рубин»да беренче лиганың иң шәп командасын җыйдылар һәм киләсе елга премьер-лигага күтәрелергә вәгъдә иттеләр. Әмма очколар җиңел бирелмәде. Яңа состав берләшеп уйный башлаганчы вакыт кирәк иде. Башка командалар «Рубин»ны төп көндәше итеп күрде. Слуцкийның исә хөкемдарлар белән мөнәсәбәте яхшырмады.

Сезонның яртысы инде тәмамланды, ә «Рубин»ның дүртенче урыннан югары күтәрелә алганы юк. Үзеннән өстәрәк бер генә көндәшен дә ота алмады. Моннан бер ай элек команда Россия Кубогыннан төшеп калгач, җанатарлар баш тренерны вазыйфасыннан җибәрүне таләп итеп, мөрәҗәгать белән чыкты, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан игътибар сорадылар. Бу  хәлләрдән соң «Рубин» 6 матчта чыгыш ясап, өчесен отты, тагын 3 очрашуда ничьяга уйнады. 12 очко начар түгел. Әмма узган якшәмбедә Казанда «Енисей» белән булган очрашу ахырында баш хөкемдар Артем Чистяков Леонид Слуцкийны уеннан куып чыгарды. Ике көн узгач, Казан клубында баш тренерның эшеннән китүен әйттеләр. Үз теләге белән.

«Рубин»ның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Леоинд Слуцкий команда белән саубуллашканда җанатарларга, уенчыларга, клуб җитәкчелегенә, шәһәргә һәм республикага рәхмәт әйткән. Футбол клубы да аны рәхмәт сүзләре белән озата. Баш тренер вазыйфасына исә Юрий Уткульбаевны билгеләгәннәр. «Рубин»да уйнаган һәм яшь футболчылар белән эшләгән кеше. 53 яшьлек белгеч Чаллының «КАМАЗ» клубында спорт директоры, «Рубин-2» һәм Казахстанның «Актүбә» командаларының баш тренеры булды. 2016–2020 елларда «Нефтехимик»та эшләде, аннан соң «Рубин»да департамент җитәкчесе вазыйфасын башкарды. Елның соңгы ике матчында команда белән ул идарә итәчәк. Аннары ни булыр? Вәгъдәне үтисе бар бит.

Илнар Хөснуллин

фото: rubin-kazan.ru

 


Фикер өстәү