Җеннәр чыгаручы Сания Шакирҗанова: “Мин алардан курыкмыйм”

Кукмара районының Мәмәшир авылында гомер итүче Сания Шакирҗанова ун ел инде кешеләрне бозыктан, сихердән, күз тиюдән дәвалый. Кешеләрдәге җеннәрне дә чыгара. Корьән сүрәләре белән дәвалый ул. Үткәнне, киләчәкне әйтми: «Мин күрәзәче түгел», – ди ул.

– Безнең әти бик дини иде. Авылда сабыйларны сөннәтләп йөрде. Шөкер, мин дә дини белем алдым. Биш вакыт намазымны калдырмыйм. Кешеләрне дәвалап бик күп рәхмәт сүзләре ишетәм, – ди ул.

Кешедәге үзгәрешләрне ничек белә соң ул? Баксаң, Сания апа берзаман хижама ясарга укыган. Аларга зур табиблар белем биргән. Имтихан вакытында исә, Сания апаның пациенты аңын югалтып егылган. Беттем, бирә алмадым инде дигәненә, диндәге табиб: «Син киресенчә, хижама ясарга бик сәләтле, көчле кеше икәнсең», дип кайтарып җибәрә. Өенә кайткач, башта якыннарына, аннан таныш-белешләренә хижама ясый башлагач, Сания апа серне аңлый. Аның сөйләвенчә, җеннәр канга урнаша.

– Төрле кешеләр килә. Мин аларга хижама ясый башлыйм. Шуннан соң кемдәдер җен барлыгын белеп алам. Канны чыгара башлагач, җеннәр үзләренең утырганын сиздерә башлый. Догаларымны укып, эш башлауга җеннәр “сөйләшә” башлый. Миңа килгән кеше бу җен булып сөйләшә. Алар ни генә сөйләми. Бервакыт интернетка куябыз дип төшерә башладык. Әмма сөйләшми бит кенә теге нәрсә. Берсенең теле ачылды, – ди Сания апа. – Озак еллар авыру белән көрәшкән, җанына дәва эзләп кая гына бармаган хатын-кыз килде. Тәннәре сызлый, бик интегә икән. Шул мәлне тегенең “җене” сөйләшә. «Ул бит инде кая гына йөрмәде. Синнән котылып булмый икән. Әллә чыгыйммы? Чыгасы да килми. Мин бит монда әйбәт урнашкан идем инде. Бөтен туганнары белән талаштырып бетердем. Дуслары калмады. Эшеннән китте. Йөрәк турысына килеп җиткән идем. Син ул җиргә хижама эшләми тор әле. Эшне тәмамлыйсы иде. Исемен дә үзгәртте бит инде. Аныңчы мин аның эчендә елан булып яткан идем. Исем алыштыргач, эшләр уңмый башлады», — ди.
Сания ападан җенне хатын-кызлар да чыгара мени дип сорыйм. Ә ул: “ Җеннәрне Аллаһы Тәгалә чыгара аны”, – дип җавап бирә.

– Җир йөзендә кешеләр бик әшәкеләнде. Бер-берләреннән көнләшеп, сихер, бозык ясыйлар. Хәзер аны каядыр барып ясатып та йөрмиләр. Интернетка кереп, үзләре маташтыралар. Кеше кешегә бик ачулы. Туганнар да көнләшә, якын дуслар да түбән төшүенә сөенә. Шуңа күрә, гел догада булыгыз. «Бисмилла» әйтмичә, бер эшкә тотынмагыз, – ди ул. – Кешедә бозык булса, аның гел елыйсы килеп тора. Яшәүдән туя башлый. Тормыш ямен күрми. Күп кеше берни эшлисе килмичә, ята да ята. Андый чакта дога кирәк», ди Сания ханым.

– Мин алардан курыкмыйм,  алар миннән үзләре курка. Җеннәр белән усал итеп сөйләшәм. Кеше эченнән чыгуын сорыйм. Догалар ярдәм итә. Ә ул чыкканда кешегә бик читен. Каты итеп кычкыручылар, елаучылар, тәгәрәп йөрүчеләр дә бар. Күбесе кешегә кечкенәдән үк кереп урнашып, аны бәхетсез итеп яталар, – ди Сания апа. – Үзләреннән сорагач, кайберләре мин 3-4 ел элек кергән идем дип әйтә. Кайберләре 30 ел элек керттеләр, диләр. Яман кешеләр безне чакырып китереп кемгәдер ризык аша, кемнеңдер капка төбенә әйберләр чәчеп безне кертәләр, диләр алар. Мин җеннәргә дә тәүбәгә килергә кушам. Аллаһы Тәгаләдән гафу сорагыз, Мәккәгә барыгыз, дип киңәш бирәм. Күп кешегә җеннәрне әллә ничә тапкыр кертәләр. Кайберәүләр капкадан ук елап керә башлый. Җеннәрен чыгаргач, тынычланып китәләр һәм минем белән тыныч кына үзләренең тавышы белән сөйләшәләр.

Сания апага сиңа килик әле дип шалтыратсалар, ул аларга кайбер сораулар бирә икән.
– Иң элек ул аларның кәефен сорыйм. Күбесе күңелемә тынычлык таба алмыйм, төнлә йоклаганда бастырылам, курку хисем бар, хәлем юк, кояш баюга аракы эчәсе килә, намазымны укый алмыйм, якын кешләремне үтерергә кушалар дип тә сөйләп бирәләр. Шундук та аларда җен утырганын аңлыйм. Монда килгәч, иң элек иман калимәсен китертереп, алардан сорау алам. Сөйләшә торганнары барысын да әйтеп бирә, – ди Сания апа. – Кешеләргә җеннәрне әллә кемнәр кертми. Күбесенчә якыннарының эше. Миңа килеп, савыгып китүчеләр бик күп. Еллар буе бәби алып кайтмаучыларның балалары туа, ир белән хатын арасы җайлана. Гаиләләрдә тынычлык урнаша, кешеләр чирләреннән котыла. Мин исә, көнгә әллә ничә рәхмәт сүзе ишетәм. Моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Киләчәктә дә кешеләргә булышып яшәргә язсын!

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


4 фикер

Җавап Отменить ответ