Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары сәүдә үзәгендәге күңел ачу паркына бушлай керә ала

 Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары сәүдә үзәкләренең берсендә бушлай күңел ачу паркына йөри ала. Моның өчен килер алдыннан бер көн кала, администраторга шалтыратып язылырга һәм килгәч вакытында «Батыр» картасын күрсәтергә кирәк. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Tiki Vikiда балалар ял көннәрендә вакыт ягыннан чикләүләрсез уйный алачак. Петербург ур., 9 адресы буенча урнашкан күңел ачу паркы 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшли. Түбәндәге телефоннар буенча язылырга була: +7(843)202-20-55, +7(843)212-04-64.

Көн саен 30 бала кабул ителәчәк. Шул ук вакытта озатучылар саны чикләнмәгән. Алар шулай ук паркка бушлай керә алачаклар.

 


Фикер өстәү