НАТОның бер иле дипломаты Украинаны ачыктан-ачык ялган сөйләүдә гаепләгән

НАТОга керүче бер илнең дипломаты белдергәнчә, Украинаның Польшага ракеталар төшүгә карата фикере – көлке, чөнки ил ачыктан-ачык ялганлый. Ул Financial Times хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән, дип яза Лента.ру.

“Украинаны беркем дә гаепләми, ә ул ачыктан-ачык ялганлый. Ракетага караганда да куркынычрак, җимергечрәк бу”, – дигән дипломат.

Исегезгә төшерәбез: 15 ноябрьдә Польшаның массакүләм мәгълүмат чаралары Польша территориясенә ике ракетаның төшүе, ике кешенең һәлак булуы турында хәбәр итте. Балида G20 саммитында катнашучылар Польшадагы гадәттән тыш хәл буенча ашыгыч очрашу үткәрде. АКШ президенты Джо Байден, ракета Россия ягыннан җибәрелмәгән булса кирәк, дип белдерде. Соңрак НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг, башлангыч мәгълүматларга караганда, ракета Украинаның һава һөҗүменнән саклану системасына карый, диде.


Фикер өстәү