Фәрит Мөхәммәтшин «Яшь гвардия» республика бүлеге вәкилләре белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» республика бүлеге активистлары белән очрашты. Очрашуда яшьләр алдында торган бурычлар турында фикер алыштылар.

«Көндәлек хезмәтегез, конкрет эшләрегез белән ватанпәрвәрлекне, тормышта актив позициядә торуыгызны күрсәтәсез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүгенге шартларда, бигрәк тә нык үсешле, күпмилләтле республикабызда мондый сыйфатлар аеруча кирәк».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бүген партиянең республика оешмасында 129 меңнән артык кеше бар. Татарстанда иң җаваплы, иң җитди сәяси көч ул. «Язмышыгызны «Бердәм Россия»гә бәйләп, үзегезне зур партия эшенә һәм иҗтимагый эшчәнлеккә әзерлисез, – диде партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы секретаре. – Партиябезнең киләчәге яшь алмашка, яшь көчләрнең килүенә бәйле. «Яшьләр парламенты», «Яшьләр Хөкүмәте», «Талантлар университеты», «ПолитЗавод» кебек республика һәм партия проектлары сәяси активлыкны үстерүгә юнәлдерелгән».

Фәрит Мөхәммәтшин Донбасстан мәҗбүри күченүчеләргә, шулай ук азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүне «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» эшендә төп юнәлеш буларак атап үтте. «Мондый эшегез өчен барыгызга да рәхмәт, – диде ул. – Сез, гуманитар йөкләрне аралап, азык-төлек, беренче чиратта кирәкле әйберләрне кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларына таратып, беренче ярдәм күрсәтеп, балалар белән эшләп, югалган кешеләрне табарга ярдәм итеп, иң мөһим сыйфатларыгызны күрсәтеп киләсез. «Без бергә» гуманитар штабы көче белән 142,3 тоннадан артыграк гуманитар йөк төяп озатылды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәкле әйберләр җыеп озату, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә булышу дәвам итә».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бүгенге шартларда партия һәм аның яшьләр «канаты»ның көчен берләштерергә кирәк. «Илебез авыр чор кичерә. Без бергә, бердәм булырга тиеш», – диде ул.


Фикер өстәү