14 яшьтән эшкә урнашу укуга комачуламасмы? Яңалыкның уңай һәм тискәре якларын барладык

Дәүләт Думасына үсмерләрне эшкә урнаштыру тәртибен гадиләштерүне күздә тоткан закон проекты кертелгән. Әгәр аны хупласалар, алар 14 яшьтән үк рәсми эшли башларга мөмкин.

Кәгазь эше кими

Узган ел бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыруда  югары сыйныф укучыларының 91 проценты җәйге каникул вакытында эшләргә теләк белдергән. Россиядә ел саен 18 яшькә кадәрге  520 мең үсмер  эшли. Һәр бишенче үсмер дигән сүз бу. Хәзерге вакытта алар күбрәк курьер, промоутер, җыештыручы, менеджер, официант кебек хезмәтләрне башкара.

«Бездә яшьләр актив. Алар үсәргә, тәҗрибә тупларга тели, әмма моның нәтиҗәле механизмнары юк. Төрле кыенлыклар очрау сәбәпле, рәсми рәвештә эшкә урнаша алмыйлар. Тикшерүләр, бюрократия… Бу эш бирүчеләргә файдага түгел. Безнең закон проекты вазгыятьне яхшы якка үзгәртергә ярдәм итәчәк», – ди инициатива авторларының берсе, Дәүләт Думасының Яшьләр сәясәте комитеты рәисе Артем Метелев.

Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты яшүсмерләрне эшкә урнаштыру тәртибен гадиләштерү, бу өлкәдәге киртәләрне бетерүне күздә тота. Бу очракта аларның хокукларын якларга да җиңелрәк булачак. Балаларга 14 яшьтән эшләргә мөмкинлек бирү хәзерге вазгыятьтә гаиләнең матди ягын  җиңеләйтергә дә ярдәм итәчәк, дип саный депутатлар. Шулай ук балаларда  җаваплылык хисе дә артачак, диләр. Закон проекты хупланса, үсмерләр эшне  җиңелрәк табачак, хезмәт килешүе төзү өчен опека һәм попечительлек органнарының ризалыгы кирәк булмаячак. Моның өчен әти-әнинең яки законлы вәкилнең  рөхсәте дә җитә.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, быел соңгы ун айда республикада 12537 үсмер эшкә урнаштырылган.

– 14 яшьлек үсмергә,  эшкә урнашу өчен, әти-әниләренең берсенең һәм опека органнарының язмача ризалыгы кирәк. Аларны сәламәтлеккә зыян китерә торган авыр эшләргә тарту тыела. Бу исемлектә төнге клублар, уен бизнеслары да бар. Әгәр мәктәптә укый икән, дәрестән соң гына эшләргә ярый. Кече яшьтәге балалар кино, театр, цирк тамашалары, концертларда чыгыш ясый ала. 14–15 яшьлек үсмерләргә җәен 4–5 сәгатьтән  артык  эшләргә ярамый. Уку чорында – 2,5 сәгать, – дип аңлаттылар матбугат үзәгендә.

Өстәмә мәшәкать

Казандагы төзелеш фирмасының берсенә шалтыратып, яшьләрне эшкә урнаштыру тәртибе турында кызыксындык.

– Бездә бер үсмер дә эшләми. Яшерен-батырын түгел, җитәкчеләрнең күбесе аларны кабул итәргә атлыгып тормый. Ни өчен дигәндә, һәрберсенә имин шартлар тудырырга, җавап бирергә кирәк. Өстәмә мәшәкать кемгә кирәк? Шуңа күрә бу темадан читкә китәләр, – диде компаниянең  кадрлар буенча белгече Ленар Чумарин. – Җәй көне килсәләр, каршы түгел. Алар бит җыештыра, урам себерә ала. Клининг компанияләрендә дә җыештыручыларга кытлык. Әлбәттә, башка белгечлекләргә квалификациясез алып булмый. Опека органнарыннан рөхсәт сорауны бетерсәләр, яхшы булыр. Бу өстәмә кәгазь эшен киметәчәк. Бу очракта җаваплылык әти-әниләргә төшә. Мин үзем беренче хезмәт хакымны 12 яшьтә үк алдым. Аклы-каралы фотолардан календарь ясап, мәктәптә сата идем.

Балык Бистәсе районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гүзәлия Керженцева белдергәнчә, балалар җәй көне акча эшләргә тели, әти-әниләре дә каршы түгел. Укыганда эшләргә вакытлары калмый. «Бездә  14 яшьтән эшләүчеләр дә бар. Аларга кыскартылган эш сәгате каралган, имин шартлар тудырылган. Аерым остаз билгелибез. Шушы тәртипләр сакланганда, барлык әти-әниләр дә риза. Картага акча күчкәч, балалар бик сөенә. Стажлары да бара», – диде ул.

 «Акча кадерен беләм»

Балтач районының Арбаш авылында яшәүче Айнур Ибәтуллин җәй көннәрендә көтү көтә. 7–8 яшьтә абыйсына ияреп чыкса, 13–14 яшьтә инде тәҗрибәле көтүчегә әйләнгән.

– Беренче хезмәт хакым көнгә 500 сум иде, – ди 11 нче сыйныфта укучы Айнур. – Балаларны 14 яшьтән эшләтү әйбәт. Мин моны авыл баласы буларак әйтәм. Авылда кечкенәдән кул арасына керәбез бит. Балалар акча кадерен белеп үсәргә тиеш. Әти-әниләр вак-төяк чыгымнар өчен биргәндә, ул моны аңламый, кирәкмәгән нәрсәгә тотарга мөмкин. Үзең  тапканның тиенә кадәр кадерле. Мин, мәсәлән, телефон, сәгать, башка кирәкле әйберләр сатып алдым.

Татарстан Әтиләр берлеге әгъзасы Әмир Мамин да эшкә яшьтән өйрәтүне хуплый. Андыйлар үзенең дә, башкаларның да хезмәтен бәяли беләчәк, дигән фикердә ул. Тик эш бирүчеләр иминлек мәсьәләсен контрольдә тотарга тиеш.

Мәгарифтән башларга

Укытучылар исә, баланың төп эше – уку, дигән фикердә. Эшләгән очракта укуга зыян килмәскә тиеш. Акча эшләү мөмкинлекләре күбрәк булса, үсмерләр, укып торуның кирәге юк, дип уйлый башларга мөмкин. Укытучыларны мәсьәләнең шул ягы борчый. Алай да, эшкә өйрәнеп  үссен, диючеләре аз түгел.

– Илдәге вазгыятьне алсак, балалар хәзер олы абыйларын, әтиләрен алыштыруга әзер торырга тиеш. Эш мәсьәләсенә килгәндә, оешма җитәкчеләре бу балаларны эшкә алырмы, эш тәртибе яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып көйләнерме, хезмәт хокуклары сакланырмы? Монысын да уйларга кирәк. Бу бит – 9 нчы сыйныфны тәмамлаган бала дигән сүз. Аларга моңарчы мәктәпләрдә идән дә юдырмадылар, такта да сөрттермәделәр, җәйге практикада эшләтүне әйтмим дә инде. Бераз өзеклек килеп чыга шул монда. Башта мәгарифтән башларгадыр. «Әрәмтамаклар»ны күпме тәрбияләп була? Мин эшләтү яклы, әмма баланы бүгеннән моңа әзерли башларга кирәк, – ди Балтач районы мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рәҗәп Бәдретдинов.

Фикер

Рәшит Фәтхрахманов, «ВТ» журналисты:

– Балаларның эшләве фактта бар бит инде ул. Без үзебез – 12–13 яшьтән басуда бәрәңге чүпләп һәм башка эшләр эшләп үскән буын. Безнең балаларга да эләкте әле ул. Шуңа күрә, беренче карашка, моның бер куркынычы да юк кебек. Закон кабул ителү чикләүгә китерергә дә мөмкин. Әйтик, бала эшли икән, аның хезмәте санитар нормалар кысасыннан чыгып китмәскә тиеш. Федераль Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы 1997 елда ук кабул иткән унсигез яшьтән яшьрәкләр өчен авыр йөк күтәрү нормалары бар. Эш сменасы дәвамында 16–17 яшьлек кызларга 3 килограммнан артык йөк күтәрергә ярамый. Ә малайларга чик норма – 4 килограмм. Эш бирүчеләр менә шул нормалар кысасында эш белән тәэмин итәләр һәм хезмәт хакы түлиләр икән, бу начар түгел. Нормалар үтәлмәсә, без яшьтән үк эче төшкән, бөере эштән чыккан, аяк тамырлары киңәйгән һәм башка чирләрдән интегүчеләр армиясе тәрбияләячәкбез. Закон менә шуларны контрольдә тотуны максат итеп эшләнә икән, рәхим итсеннәр.

Белгеч фикере

Марсель Сультеев, психолог:

– Авылда балаларның күбесе 6 яшьтән үк эшли башлый. Сыер сава, печән җыюда катнаша, өй җыештыра, кар көри… Әмма моның өчен әти-әни бер тиен акча да түләми. Балалар болай да эшли. Әгәр яшьли тир түгә башлый икән, аларның балачагы  булмаячак, дигән фикер дөрес түгел.  Шәһәр баласы да авылга кайтып, теләсә-теләмәсә дә, әби-бабасына бәрәңге алырга, җәен чүп утарга булыша. Хикмәт балаларга рәсми рәвештә эшләргә рөхсәт итү-итмәүдә түгел. Аның тормыш кыйммәтләрен аңлавы мөһим. Ак белән караны аерган баланы акча беркайчан да бозмый. Ул беркайчан да, начар билге алгач, моңа эш гаепле дип сәбәп эзләмәячәк. Бер эш тә баланы бозмый. Кайбер әти-әниләр балалары каршында, җитәкчеләренә шалтыратып, авырыйм дип алдалый. Ә үзләре башка эш белән шөгыльләнә. Бала бит моны күреп үсә. Җитәкчеләр, эш турында  бөтенләй  начар сүз әйтмәгез. Яраткан, яратмаган эш булса да, ул бит яшәү, ашау, коммуналь түләүләр түләү өчен  акча китерә. Шуңа күрә балага гаилә кыйммәтләре турында сөйләгез. Аны дөрес тәрбияләгәндә, эш укуга комачауламаячак.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү