Журналист Альберт Шакиров: «Барыбызның да хәлләре бер тирә»

Без әле кая барабыз? Дөньяда ниләр бар? Бу сорауларга җавапны журналист, блогер Альберт Шакиров белән эзлибез.

Альберт, махсус хәрби операция әле дә телдән төшми. Соңгы арада сөйләшү, һәрхәлдә, шуңа омтылу турындагы сүзләр синдә дә өмет уятамы?

Андый сүзләр Россия ягыннан инде яздан бирле әйтелә. Сөйләшү теләге бар, ишекләр бөтенләй ябылмаган. Ләкин моның өчен каршы якның да селкенүе кирәк. Шул ук вакытта бу вакыйгаларда Көнбатышның да мәнфәгатьләре барлыгын оныта алмыйбыз. Кайчан булыр бу сөйләшү дигәннән, шәхсән мин кыш айларына өметләнәм. Ник дигәндә, кыш – актив хәрби хәрәкәт өчен авыррак чор. Икенчедән, теге яктан да тоткыннар белән алмашуны башлау турында сүзләр ишетелә. Шуңа күрә озакка сузылмас дип уйлыйм. Дөрес, Россияның тышкы эшләр министры Сергей Лавров фикеренчә, Украина Президенты Зеленский куйган шартлар арасында бөтенләй чынга ашырып булмастайлары да бар. Менә алары буенча сатулашу күпмегә барыр бит – анысы да мөһим мәсьәлә. Миңа калса, хәзер яклар бер-берсенең нигезен капшый, тел төбен чамаларга тырыша. Бик күп белгечләр кыш айларына өметләнә. Башкача була да алмый. Ике якка да, һич югы көч туплау, ниндидер нәтиҗә ясау өчен булса да, тынлык режимы кирәк булачак. Күпме генә каршы килү, бер-береңнең позицияләре белән бөтенләй килешмәү булса да, чынбарлык, тормыш барыбер үзенекен итә. Бөтен каршылыклар, сугышлар сөйләшү белән тәмамлана.

Сөйләшү, килешү димәктән, ноябрьдә Татарстан Президенты катнашында узган ике очрашуга игътибар итми мөмкин түгел. Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйндә Рим папасы Франциск белән күреште, ә Казанда Төркия Президентының улы Билал Әрдоганны кабул итте. Боларның безнең өчен нинди әһәмияте бар?

– Дөньяда нинди генә хәлләр булмасын, һәр дәүләт башкаларның йогынтысыннан мөмкин кадәр азат булырга тели. Һәрберсенең үз мәнфәгате бар. Европаның мөстәкыйль сәясәт алып бару омтылышында Төркиянең роле бик зур. Чөнки бүген Төркия Европага ресурслар кертү өчен иң кирәкле каналларның берсе булып тора. Монысы бер. Икенчедән, бу ил, каршылыклар булса да, башкалар белән араларны бөтенләй өзеп бетермәде. Төркия Президентының улы Казанга килгән икән, бу – бик зур күрсәткеч. Бер яктан, төрки халыклар, икенче яктан, Россиядәге мөселманнар исеменнән Рөстәм Миңнехановның чыгуы, бу юнәлештә аның фикере өстенлек итүе – бик мөһим әйбер. Рим папасы белән очрашуга килгәндә, беренчедән, Россиядәге мөселманнарның хәлен, икенчедән, гомумән, Россиянең рухи позициясен җиткерүнең шулай ук әһәмияте зур. Бу очрашуның православлар Казан Изге Ана иконасы бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә узуы тагын бер мәгънәгә ия. Бу иконаны католиклар да олылый.

Бу ике вакыйга Татарстанның да, Рөстәм Миңнехановның да дәрәҗәсен раслый. Хәрби, дәүләт дипломатиясе мәсьәләләре буенча сөйләшү – бер хәл, икътисади һәм рухи элемтәләр дә һәрвакыт булырга тиеш. Алар әһәмияте ягыннан башкалардан  бер дә калышмый. Ни генә булса да, мөнәсәбәтләрне барыбер яңартырга туры киләчәк. Бу очракта исә безнең милләтнең «татарга тылмач кирәкми» дигән статусы тагын бер мәртәбә раслана. Татар мөселманнарының хәзерге Россиядә дә арадашчы буларак танылуын, милли республикаларның киләчәге ягыннан караганда, уңай сигнал дип кабул итәм.

Өлешчә мобилизация халыкны, җәмгыятьне берләштерде, дигән фикер бар. Әмма таркату куркынычы барлыгын да танымый мөмкин түгел. Анысына ничек каршы торырга?

– Җәмгыять таркалмасын өчен, дөрес идеология кирәк. Бездә дәүләтнең рәсми идеологиясе юк. Булырга да тиеш түгел кебек. Ләкин төрле булсак та, рухи яктан бердәмлекне тоярлык кыйммәтләр кирәк. Бүгенге вазгыять барыбызга да йогынты ясый: милләткә дә, яшькә дә, җенескә дә карамый. Бу – безнең уртак сынау. Идеологияне яхшы мәгънәдә әйтсәк, дәүләт, ил, Ватан төшенчәләре калкып чыгарга тиеш. Ватанпәрвәрлек дигәндә, бу төшенчәгә тискәре мәгънә салучылар, «безнең белән түгел икән, димәк, син каршы якта, андыйларны илдән куарга, төрмәгә утыртырга» кебегрәк кискен сүзләр әйтүчеләр да бар. Бердәм дәүләт икәнлегебезне аңларга кирәк. Әйтик, Европага чыга башлыйсың икән, син барыбер Россия кешесе инде. Кайсы авылдан, шәҗәрәң буенча кемнәргә барып тоташуыңны сорап тормаячаклар. Барыбызның да хәлләре бер тирә. Димәк, бердәмлек кирәк.

Әйтик, авылда минеке, синеке дигән әйбер юк. Күрше урам егете китсә дә, бөтен халык аны үзенеке итеп озатып кала. Андыйларга ярдәм җыйганда кемдер оештырганны көтеп ятмадылар. Авыл үз кануннары буенча яши. Әлбәттә, анда да борчылалар. Әмма бердәмлек, хәбәрләшеп тору авылны көчлерәк итә.

Яңа елга 40 көн чамасы вакыт калып бара. Ничек уйлыйсың, кешедә бәйрәм кәефе булырмы?

– Кәеф җайлап килер инде ул. Гел киеренке хәлдә яшәп булмый. Бертуктамый борчылып берни үзгәрми. Ахыры депрессия белән тәмамланачак. Һәр кеше үз өлкәсендә эшләргә, куаныч табарга, бәйрәм итә белергә дә тиеш. Яңа елны бит без һәрвакыт өмет белән каршы алабыз. Киләсе ел монысыннан яхшырак булсын, дип телибез. Бераздан шәһәрләрне бизи башларлар, балалар шигырь ятларга тотыныр. Аз булса да киеренкелектән коткарачак бу бизәкләр. Бер атна булса да, башка мәшәкатьләр белән янып алу, башка нәрсәләр турында сөйләшү бик кирәк безгә хәзер. Дәүләт, милләт сәламәт яшәсен өчен, өмет, яхшы кәеф тә кирәк.


Фикер өстәү