Санап кына артмый. Артык акчаны кая куярга?

Акчаның артык булган чагы юк инде, диярсез. Анысы билгеле. Тик кулланышта булмаган, маяга калдырган кадәрен (ирекле акча дип атыйк) ишәйтү мөмкинлеге булса, аннан файдаланмый калу да дөрес үк түгел. Пассив керем һәрвакыт кызыктыра.

Хәзерге шартларда артык акчаны кая куярга? Берне биреп, бишне алу өчен нинди ысуллар кулланырга? Бу хакта финанс белгече Ләйсән Халикова белән сөйләштек.

Инфляцияне исәпкә ал

Россия банкы фаразы буенча, 2022 елда инфляция күләме 12–13 процентны тәшкил итәчәк. Алга таба бу күрсәткеч кимергә дә мөмкин. Вазгыять көн саен үзгәреп тора бит. Гомумән, акча мәсьәләсендә ниндидер гарантия дә бирерлек түгел. Шуңа да игътибар итәргә кирәк: финанс ягыннан белемнәре сайрак булган кешеләр рәсми инфляциягә генә карап, шуңа ышанып кына нидер хәл итә. Әле бит «реаль инфляция» дигән төшенчә, ягъни чынбарлыктагы саннар да бар. Рәсми күрсәткеч 10–12 булса, чынбарлыктагысы 18–20 процентны тәшкил итә дигән сүз. Без моны үзебездә үк тоябыз. Әйтик, «кулланучы кәрҗине» дигән төшенчә бар бит. Аңа кергән товарларның бәясе артуында чагыла ул. 1500 сумга бер төрле продукция сатып ала торган булсак, ярты елдан соң бу акчага бөтенләй башка күләмдә, азрак товар сатып алырга мөмкинбез. Инфляцияне кесәбезгә карап билгелибез.

Банк кертемнәре

Февраль аенда Россия банкы төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрде, июньдә исә 9,5 процентка төшерде. Төп ставкага ияреп, кыска вакытлы банк кертемнәренең ставкалары да үзгәреш кичерде.

Хәзерге көндә – 5–6, иң күбе 8 процентка кадәр куелган банк депозитлары бар. Банклар үзләрен дә иминиятләштерә. Әйтик, бер елга түгел, өч-алты айга дигән шарт куялар.

Әгәр ил-көндәге вазгыять һаман да хәзерге кебек дәвам итсә, ставкалар үзгәрмәсә, 7–9 чигендә торса, депозит инфляцияне капламаячак. Әйтик, 100 мең сум акча керттек, ди. Ничәдер сум керем алдык, ди. Ә бит әле «кулланучы кәрҗине» бар. Инфляция без өметләнгән керемнән зуррак булачак, кыскасы. Ставкалар рефинанслауга да бәйле. Ул арта икән, депозит та арта, кими икән, шулай ук кими. Кредитлар белән дә – шул ук хәл. Ставка кимесә, кулай шартларда кредит бирелә. Арта икән, кредитның хакы да арта.

Акчаны депозитка куярга куркасыз икән, зур сумма һәм озак вакытка салмагыз. Шунысы да бар: кеше акчасын банкка биргәндә аңласын иде – бу аның артык акчасымы (ирекле акча), әллә инде бар җыелган мөлкәтеме (запас акча)? Беренче чиратта, «финанс мендәре»н булдыруны кайгыртырга кирәк.

Акчаны ничек итеп сакласак та, тормыш-көнкүрешебезнең нинди борылыш алуын белмибез. Ул акчаны теләсә-кайсы мизгелдә кулга алырлык итеп сакларга кирәк. Әйтик, банкка 3–6 айга салырга, теләсә кайсы мизгелдә алырлык кертем шартын сайларга.

Акция, облигация белән нишләргә?

Кайбер компанияләр облигацияләреннән керем, чыннан да, инфляция күрсәткечен узып китәргә мөмкин. Әмма вазгыять тискәре борылыш алса,  компанияләрнең банкротка чыгу куркынычы бар. Димәк, салган акчагыздан колак кагарга да мөмкинсез дигән сүз.

Дәүләт облигацияләре бу уңайдан ышанычлырак булып санала. Әмма аның кереме бик аз булырга мөмкин. Дефолт булган очракта гына керем алу мөмкин түгел.

Акциягә килгәндә, аның белән эш итүчеләр өчен югалту куркынычы зуррак. Акция алганда берәү дә беркемгә дә 100 процент гарантия бирә алмый. Әгәр дә гарантия бирәләр икән, ул чакта андый белгечләрдән котылу ягын карарга кирәк. Теләсә кайсы мизгелдә үсеш тә, түбән тәгәрәү дә булырга мөмкин.

Тотрыксыз чорда, киресенчә, кайберәүләр инвестицияләргә акча сала. Үз чиратымда шундый киңәш бирә алам: бу өлкәдә яңа кеше булсагыз, ашыгып эш итәргә кирәкми. Инвестицияләр белән шөгыльләнергә телисез икән, башта белгечләр белән эшләргә кирәк. Сукыр тычкан сыман, «әйдә, ярый» дип, булган акчаны инвестициягә салырга киңәш ителми.

Инвестиция, акция өлкәсенә кереп китәсез икән, шуны аңлагыз: сез бу акчаны югалтырга да әзер булырга тиеш. Теләсә кайсы мизгелдә. Югалтуны җиңелрәк кичерү өчен, бу акчаның  бернинди мәгънәгә ия булмавы кирәктер инде. Әмма берәүнең дә артык акчасы юктыр.

Җирме, фатирмы?

Бер яктан караганда, «первичка», ягъни яңа төзелешләр бар. Акчаны хәзер үк түлисең, ә фатиры берничә елдан гына төзелеп бетә. Әмма файда янында югалту куркынычы да бар. Төзелеш компаниясе ышанычлы һәм йортны вакытында кулланышка тапшыра икән, керем аласың. Төзи башлаганда фатирлар очсызрак була. Әмма икенче ягы – хәзер киеренке чор. Бар яктан да: төзелеш материаллары, өлешчә мобилизация шаукымы… Фатирларны вакытында төзеп бетерә алырлармы?

Икенчел торак базарын карасак, алар очсызрак. Чит илгә күченеп китеп, монда йортларын калдырган кешеләр дә бар бит. Кешегә арендага биреп торучылар да күп. Бу өйләрне яхшы шартларда сатып алырга мөмкинлек туа.

Әмма киләчәкне фаразлау кыен. Әгәр дә акчаны милек сатып алуга тотарга теләсәгез, берничә кат уйларга тәкъдим итәр идем. Бу акча сезгә кайчан файда-табыш китерәчәк? Ул сезгә кайсы вакытка кирәк? Кемнеңдер, әйтик, балалары бер-ике елдан шәһәргә укырга керә. Алар өчен фатир алып куючылар бар. Кешеләрнең тагын бер категориясе – яшәр өчен урыны булмаучылар. Андыйларга хәзер фатир алырга вакыттыр.

Киләчәкне уйлап

Катлаулы икътисади хәлдә үз ихтыяҗларыңны кайгырту турында да онытмаска кирәк. 5–10 еллык максатларны барларга була. «Акчаны кая куярга?» – дип уйласагыз, үзегезгә, балаларыгызга белем алу мөмкинлеген тудырыгыз. Бик файдалы инвестиция бу. Хәзер бу җәһәттән мөмкинлекләр бик күп. Үзегезгә кереме яхшы булыр. Ничек кенә булса да, акчагыз югалмаячак. Чөнки белемегез сезгә акча китерә алачак.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү