Бизнес берләштерә: Татарстанга эшмәкәрләр җыела

20-22 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге эре татар эшмәкәрләре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумын һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышын оештыра.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров журналистлар белән очрашуда әйткәнчә, чарада Россиянең 48 төбәгеннән һәм чит илләрдән 300ләп тирәсе татар эшмәкәре катнашачак.
– “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы быел унбишенче тапкыр уздырыла. Биредә катнашучыларның барысы да эре бизнес вәкилләре. Без аларны өч катламга бүләчәкбез. Аның беренчесе – үзмәшгуль буларак эш алып баручылар. Икенче катлам – урта бизнес вәкилләре һәм өченчесе – эре бизнес вәкилләре, – диде ул.

Беренче көнне эшмәкәрләр Яшел Үзән районындагы икътисади зонага барачак. Чараны оештыручылар аңлатуынча, эшмәкәрләр әлеге очрашуларда татар оешмаларына керү мөмкинлеген карый алачак. Моннан тыш, үзләре җитештергән продукцияне маркетплейс системасы аша төбәкләргә һәм чит илләргә сату мөмкинчелеген дә күрсәтәчәкләр. Шул ук вакытта бу чараның максаты – республикада гына бирелә торган шартлар нигезендә эшмәкәрләргә үз оешмасын теркәргә ярдәм итү.

– Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныннан аермалы буларак, “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының бурычы – теге яки бу җирлекнең эшмәкәрен Татарстанга җәлеп итү һәм аларның эшчәнлеген безнең җирлектә киңәйтү, диде Данис Шакиров.

Пленар утырышның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узуы да юкка түгел. Бу эшмәкәрләргә үзләренең проектларын ачып, аны интернет киңлекләрендә җәелдерү, ИТ-сигмент һәм Ит-продукциягә әйләндерү һәм резидент буларак урнаштыру мөмкинчелеген оештыру өчен эшләнә.

– Илебезнең теләсә кайсы почмагында яшәүләренә карамастан, һәр татар эшмәкәренә шартлар тудырылган. Кече бизнес вәкилләре, үзмәшгульләрне дә без резидент буларак ИТ-паркта күрәбез. Бүген республика грантлары, субсидияләре татарстанлылар өчен генә бирелә. Ә безнең максат – әлеге мөмкинчелекләрне үзебезнең эшмәкәрләргә җәелдерү, – дип аңлатты Башкарма комитеты җитәкчесе.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисенең бизнес эшләре буенча киңәшчесе Айдар Айдар Абдрахманов быелгы форумның эшмәкәрләр өчен икътисади яктан бик зур һәм көтеп алынган вакыйга икәнен ассызыклады.

– Бүгенге көндә татар эшмәкәрләренә ярдәм итү йөзеннән күп төрле чаралар уза. Форум вакытында без еллык эшчәнлегебезгә йомгак ясыйбыз, эшмәкәрләр белән танышабыз, хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашабыз һәм төрле бурычларны чишәргә омтылабыз, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү