Америка газетасы Украина хәрбиләренең әсирлеккә төшкән Россия солдатларын атып үтерүдә гаебен раслаган

Американың The New York Times газетасы Украина хәрбиләренең әсирлеккә төшкән Россия солдатларын атып үтерүдә гаебен раслаган. Язмада билгеләп үтелгәнчә, интернет челтәрендә пәйда булган ролик Украина сугышчыларының хәрби җинаять кылуын дәлилли.

“Табиблар – кеше хокуклары өчен” оешмасының медицина киңәшчесе доктор Рохини Хаар белдергәнчә, солдатлар әсилеккә төшкәннән соң, сафтан чыгарылган, яки комбатант түгел, дип санала. Әмма украиналылар коралсыз хәрбиләргә аткан һәм, роликтан күренгәнчә, аларны, бернинди ярдәм күрсәтмичә, шунда калдырып киткән булса кирәк, дигән доктор.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Оборона министрлыгы Украина хәрбиләренең әсирлеккә төшкән Россия солдатларын атып үтерүләре турында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү