Үзгәрәбез түгелме? Мәктәпләрдә укучылар бердәм формадан йөри башларга мөмкин

Россия мәктәпләрендә укучылар бердәм формадан йөри башларга мөмкин. Дәүләт Думасына әнә шундый закон проекты кертелгән. Әлеге тәкъдимне Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов та хуплаган. Тик замана балалары барысын да бер калыпка кертүләрен теләрме соң?

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштырудан күренгәнчә, әти-әниләрнең 80 проценты мәктәп формасын кире кайтару яклы. Хәзерге вакытта киенү кагыйдәләрен төбәкләр үзләре билгели. Бездә бу яктан проблема юк анысы.

– Татарстан мәктәпләрендә бердәм форма күптән кертелде. Һәр мәктәпнең үзенеке бар. Россиядә барлык төбәкләрдә дә андый нәрсә юк. Хәзер Россия Мәгърифәт министрлыгы бердәм кагыйдәләр кертә. Мәктәпкә ертык джинсыдан яки чуар күлмәктән йөрү бетә дигән сүз. Дөрес, бердәм дигәч, ул без укыгандагы кебек, кызлар мәктәпкә көрән күлмәктән, ак яки кара алъяпкычтан киләчәк дигән сүз түгел. Малайлар да зәңгәр костюмнан гына йөрмәячәк. Һәр мәктәпнеке үзенчә булачак. Бездә форманың төсен, фасонын мәктәпләр үзләре сайлый. Салкын вакытта балаларга җете төстә булмаган җылы кофталар кияргә рөхсәт ителә, – диде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкче Алсу Мөхәммәтова.

Бу уңайдан Татарстан Иҗтимагый Палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе әгъзасы Ирек Закировның да фикерен сораштык. Аның әйтүенчә, җәмгыятьнең үз кануннары бар, шуларны үтәргә кирәк. Башбаштакланырга кирәкми.

– Бала мәктәпкә теләсә нинди киемнән барып булмавын, кечкенәдән киенү кагыйдәләрен белеп үсәргә тиеш. Ул форманы һәрвакыт чиста тотарга кирәк. Бердәм киемнең тәрбияви ягы да бар. Әлбәттә, ул балаларга ошарга тиеш, – ди Ирек Закиров.

Ул, үзенең мәктәп елларын да искә төшереп: «Сугышның яңа гына беткән чагы… Без укыганда, форманы каеш буып кияләр иде. Ирләр арасында хәрбиләрнекенә охшаган кием кию бик популяр иде. Фуражкасы да бар. Аннан аны бетерделәр. Аерым мәктәп формасы кирәк, әлбәттә», – диде.

«Барысы да бер инкубатордан чыккан сыман булмасмы соң?» – дигәнгә: «Дөньяда гел бала-чага фикерен тыңлап кына яшәп булмый бит. Кайбер мәсьәләләрдә болай да артык ирек бирәбез. Һәр баланың кыяфәтеннән аерым шәхес икәнлеге күренеп тора. Әгәр күлмәге ап-ак, үтүкләнгән булса, әти-әнисе бик пөхтә дип уйлыйсың. Үтүкләнмәсә, ботинкасын чиста тотмаса, кире фикер туа. Инкубатор баласы булып йөрергә теләмиләр, дип, ялкау кеше генә әйтә», – дип җавап бирде Ирек Мөнир улы.

Казандагы 149 нчы лицейның башлангыч сыйныф укытучысы Гөлүсә Садыйкова бердәм форманың социаль аерманы тигезләвен әйтә.

– Берәүләр көн саен яңа өс-баш кияргә, икенчеләрнең моның өчен акчасы булмаска мөмкин. Бердәм булганда, баймы ул, ярлымы – аерма күренми. Барысы да – укучылар, – ди Гөлүсә Садыйкова. – Бездә берәүнең дә туйдык, киясе килми, дигәне юк. Минем сыйныфта сарафан, юбка, киң чалбар киючеләр дә бар. Икенче параллель сыйныфта барысы да сарафаннан, шикәрдәй ак блузкадан йөриләр. Тукымадан ясаган значок, галстук тагалар. Кызларның чәчләре үрелгән. Үземнең укучылар белән чагыштырганда, алар ялт иткән. Бердәм кием – үзе бер матурлык.

Яңа Чишмә районының Зирекле авылы мәктәбендә 53 бала укый. Монда укучылар ретро формадан йөри. Дөрес, кайберләренең заманчарак та киенәсе килә икән. Директор Айрат Хәммәтвәлиев белдергәнчә, андыйлар сирәк. Бердәм форма дәүләт югарылыгында бердәмлекне дә күрсәтә, бу – тәртип билгесе.

Яшьләр арасында бердәм форманы үз итүчеләр дә, бик үк өнәп бетермәүчеләр дә бар.

– Мәктәп формасы – иң җайсыз нәрсә ул. Килешәм, тәртип ягыннан бертөрлелек кирәктер. Әмма укыганда аны салып атасы килгән чаклар да аз булмады. Беренчедән, кара төстә, ямьсез. Икенчедән, кызуда тәнне кычыттыра. Эчне пошыргач, ничек тыныч күңел белән укып булсын, ди? Үзеңне уңайлы хис иткән киемнән йөргәндә, уку да җиңелрәк дип уйлыйм. Бердәм форма булдырганчы, хет балаларны зәвык белән киенергә өйрәтсеннәр иде. Минемчә, эшлекле стиль кертү күпкә отышлырак, – ди 23 яшьлек менеджер Алинә Сабирова.

Бу уңайдан Илсөя Бәдретдинова төркемендә чыгыш ясаучы Айысхаананың да фикерен сорадык.

– Бердәм форманы бетерделәрмени аны? – дип гаҗәпләнде ул башта. Аннан сүзен бик оптимистик рухта дәвам иттереп: «Мин мәктәпне алты ел элек тәмамладым. Якутия авылында бу. Без ак күлмәк, юбкадан йөрдек. Бик горурланып кия идем. Мәктәпләрдә киенү тәртибе бер-берсеннән күпмедер дәрәҗәдә аерыла. Бу очракта синең кайсы уку йортының укучысы икәнлегең күренеп тора. Син көзге кебек. Бердәм форма кирәк, әлбәттә», – диде ул.

Яңа уку елы башланганнан бирле, мәктәпләрдә дәүләт әләмнәрен күтәрәләр. «Мөһим сөйләшү» дәресләре кертелде. Тәрбияне дә искә төшерделәр. Хәзер бердәм форма кертмәкчеләр. Үзгәрәбез түгелме? Әллә үткәннәргә кайтып барышмы? Хәерлегә булсын!

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү