Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен Россия Федерациясе Салым хезмәткәрләре көне уңаеннан котлады. “Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия Федерациясе Салым хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйм, – диелә котлауда.

Икътисади һәм социаль бурычларны гамәлгә ашыру, халыкның тормышын яхшырту, уңайлы эшлекле мохит булдыру өчен барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларны вакытында тулыландырып тору башлыча сезнең тырышлыкка бәйле.
Агымдагы ел Татарстанда Цифрлаштыру елы буларак игълан ителде. Ә салым хезмәте – илнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдәге мөһим роленнән тыш, яңа мәгълүмати технологияләрдән файдаланып, салым түләүчеләргә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртып, оешмаларга, эшмәкәрләр, гади халыкка югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтеп килүче инновацион ведомство да булып тора.

Үз бурычларыгызга карата намуслы мөнәсәбәтегез өчен, республика икътисады һәм социаль өлкәсе яшәешен тәэмин итүгә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Саулык-сәламәтлек, алга таба да дәүләт бурычларын хәл кылуда ныклык телим! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык, барлык эшләрегездә уңышлар насыйп булсын!”


Фикер өстәү