“Болгар радидосы”ның Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына санаулы көннәр калып бара: быел ниләр көтелә?

“Болгар радиосы”ның Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы тамашачылар белән 10 декабрьдә ­­18.00  сәгатьтә  “ПИРАМИДА” концертлар залында узачак.

Тантананың сценарий авторы күпләргә таныш булган Альберт Шакиров, режиссеры Алмаз Акберов, хореографы Ирина Алешина. Быел Милли музыкаль премиягә 30 якын җырчы лаек булачак. Һәркем өчен әлеге премия – еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

“Әлеге премиягә ия булу һәр җырчы өчен зур дәрәҗә”

“Болгар радиосы”ның Милли музыкаль премиясен алырга без барыбыз да хыялланабыз. “Мине исемлеккә керттеләрме икән?” дип уйлап, хыялланып яшибез инде. Исемлектә булуыбызны ишеткәч, нинди күлмәк кияргә дип уйлана башлыйбыз, стилист, визажистлар белән сөйләшеп куябыз. “Мин яхшырак булырга тиеш!”дип образларны әзерлибез. Әлеге тантана шулкадәр гадел, чөнки анда төрле буын җырчылары катнаша. Миңа шундый игътибар бирүләренә мин бик рәхмәтле, әлеге премиягә ия булу һәр җырчы өчен олы дәрәҗә”, — ди Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева.

Тантана сценарие нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Монда “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе турында сүз бара. “Болгар” дип әйтәбез икән  — быелгы төп вакыйга Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгын да исәптә тотабыз. Әлеге вакыйга Татарстанда гына түгел, Россиядә дә зурлап  бәйрәм ителде. Без “Болгар радиосы” дип аталабыз икән, быелгы Милли музыкаль премия тапшыру тантанасында да тамашачылар “Болгар” белән Болгар кисешүен һәм шушы зур датага карата үзебезнең уй-фикерләрне җиткерү дә булачак”, — ди сценарий авторы Альберт Шакиров.

“Болгар радиосы” концертлары җанлылыгы, җылылыгы белән аерылып тора

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова: “Милли премиядә команда белән бергә чыгыш ясаячакбыз. “Мәктәп бакчасының шомыртлары” җырын башкарам. Махсус шушы җырга, Милли премиягә туры китереп костюм әзерлибез. Моңа кадәр ике ел дәвамында концерт тамашачыларсыз узды, бераз кыенрак иде. Тамашачыларның күзләрен күрмәгәч, контакт юк… чыгыш ясарга да авыррак. Менә быел бик рәхәт була Алла бирса. “Болгар радиосы” концертлары җанлылыгы, җылылыгы белән аерылып тора. Милли премия минем өчен җан азыгы. Бик рәхәт тамаша.” – ди.

«Болгар радиосы»ның юбилей Х Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының хатын-кыз алып баручысы кем булуы тамашачылар өчен соңгы мизгелгә кадәр сер булып калачак, шулай ук «Татар эстрадасы легендасы» номинациясенә кем ия булуы да сер булып саклана. Узган елны әлеге номинациягә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев ия булган иде.

Быел “Болгар радиосы” X Милли музыкаль премиясендә 30 якын номинация көтелә. Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән,  яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.

“Болгар радиосы”ның Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы  10 декабрьдә ­­18.00  сәгатьтә  “ПИРАМИДА” концертлар залында узачак. Билетлар kassir.ru сайтында һәм ПИРАМИДА кассасында.  6+

 

 


Фикер өстәү