Түшәмең матур, кемнәр куйган? Тарттырылган түшәм сайлау буенча КИҢӘШЛӘР

Арзан, тиз әзер була, матур  һәм чыдам. Бүген сүзебез популярлык казанган, хәйраннан кулланылышка керсә дә, әле модадан чыгарга җыенмаган тарттырылган түшәмнәр турында барачак. Аны сайлау серләрен безгә Рөстәм Гафаров чиште.

Мондый түшәмнәр тонык (матовый), ялтыравык (глянец), тукыма, пленка, бер тондагы һәм рәсем төшерелгән була. Фантазияңне эшкә җиксәң, әллә ниләр уйлап табарга була. Тик түшәм сайлаганда, артык акча чыгармас һәм сайлаганнан соң кәефең кырылмасын өчен, кайбер нәрсәләрне истә тотарга кирәк.

Тукыма яки поливинилхлоридтан ясалган юка һәм нык җәймәне тарттырып ясалган түшәм. Ул алдан алынган үлчәм буенча киселгән җәймәне каркасларга тарттырып куюдан гыйбарәт. Мондый түшәм бик тигез һәм тиз эшләнә.

Өстенлекләре

  1. Эшләү өчен бик аз вакыт таләп ителә. Тигез түшәм өчен тарттыру өчен 2–3 сәгать, берничә төрле дәрәҗәдәге биеклектәгеләрен эшләү өчен 5–6 сәгать вакыт үтәргә мөмкин.
  2. Түшәмне куйганда юеш әйберләр кулланмаганлыктан аны ремонт ясаганчы гына түгел, ә ремонт ясап бетергәч яки өйдә бераз үзгәрешләр кертергә уйлап яңартканда да кулланырга була.
  3. Аны кую өчен түшәмне махсус тигезләргә яки әзерләргә кирәк түгел .Ул, киресенчә, өслектәге кимчелекләрне каплаячак.
  4. Ут кабельләрен, су торбаларын яшерү өчен дә менә дигән.
  5. Сәламәтлек өчен зыянсыз.
  6. Бик озак хезмәт итә.
  7. Чистарту һәм карап торуның бер мәшәкате дә юк.

Кимчелекләре

Мондый түшәмнең шулай ук үз кимчелекләре бар. Бердән, бәясе бөтенләй үк арзан дип әйтеп булмый. Чөнки түшәмгә обой ябыштыру арзангарак чыгарга мөмкин. Икенче кимчелеге – бүлмәнең биеклеген киметә, чөнки ул 5–10 см түбәнрәк төшереп ясала.

Кайсын сайларга?

Тарттырылган түшәм тукыма һәм поливинилхлорид (ПВХ) була. Алар икесе дә үзенчә яхшы, тукымадан ясалганының бәясе кыйммәтрәк.

ПВХ түшәмне икенче төрле пленкасыман дип йөртәләр. Алар тукымага караганда популяррак. Ул арзанрак булудан тыш, судан «курыкмавы» белән дә алдыра. Шунлыктан аны аш һәм юыну бүлмәләрендә кулланырга була. Шулай ук өстәге күршеләрегез су агызган очракта да ул коткарып калачак. Чөнки пленка суны тота. Ә су белән асылынып төшкән пленканы түшәм куючылар бик тиз генә элеккеге рәвешенә кайтара алачак. ПВХ түшәм тонык, ялтырап торган һәм сатин була. Төслене сайлаганда исә аңа буяу тукыма түшәмгә караганда яхшырак ятачак,  төсе җетерәк булачак. Сыйфатлысын сайлаганда, пленка түшәмнең сәламәтлек өчен бер зыяны да, исе дә юк. Озак вакыттан соң түшәм бераз асылынып тора башласа, аны бик җиңел генә элеккеге хәленә кайтарып була.

Мондый түшәмнәрнең киңлеге 5 метрга кадәр була, шунлыктан җөйләрсез дә түшәм ясау мөмкинлеге бирә. Чистартуга килгәндә, җылы суда чылатылган чүпрәк белән сөртеп алырга киңәш ителә. Составында спирт булган чистарткычлар кулланырга ярамый. ПВХ түшәмнәрне җылы пушка ярдәмендә куялар, ә тукыма түшәм ясаганда салкын ысул кулланыла.

Тукыма түшәмгә килгәндә, аның сәламәтлек өчен зыяны юк, һаваны бик яхшы үткәрә. Аның киңлеге 5 метрдан да артык булырга мөмкин. Шунлыктан зур мәйданлы түшәмнәрне җөйсез эшләү мөмкинлеге бирә. Аның ярдәмендә катлаулы түшәмнәр ясап була. Тукыма түшәмнәрне буярга мөмкин. Теләсә нинди төстәге акрил буяу белән түшәмне буяп, интерьерны бик тиз генә үзгәртергә була. ПВХдан аермалы буларак ул  салкын температурадан курыкмый, шунлыктан җылытылмый торган биналарга да куярга мөмкин.

Тик тукыма түшәмне чистарту ПВХга караганда кыенрак. Шунлыктан аш бүлмәсенә аны куймавыгыз хәерле. Авыр булганлыктан бераз вакыттан соң бераз асылынып төшәргә мөмкин. Тукыма түшәмне буяганда аңа буяу пленканыкы төсле җете булып ятмый. Ә бәясенә килгәндә ул кыйммәтрәк, әмма бик затлы күренә.


Фикер өстәү