Исем өчен җиңү бирмиләр: Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионнары ачыкланды

Көч кенә җитми. Милли спорт төрендә егетләрнең таланты янына тренерларның тәҗрибәсен һәм районнарның игътибарын бергә кушсаң гына, уңышка ирешеп була. Командалар арасында беренче өч урынны алган Лаеш, Әлмәт һәм Чаллыда моны яхшы аңлыйлар.

«Егетләр бик әзерләнеп килгән»

Безнең халык келәмдәге һәр алымга карата үз фикерен белдерергә гадәтләнсә дә, соңгы еллардагы иң тыныч ярышларның берсе булды бу. Кем белә, бәлки, соңгы вакыттагы мәгълүм вакыйгалар да бер-беребезның кадерен ныграк белергә, хөрмәт итәргә өйрәтәдер. «Бу бәйге бик ошады, зур бәхәсләргә дә урын юк. Егетләр бик әзерләнеп килгән. Безнең татар көрәшеннән дә матур спорт төре юк, дип утырдым, – диде, ярыш тәмамлангач, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың Көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов. – Алга таба эшлисе эшләребез дә бар. Россия чемпионатын отарга кирәк. Республиканы татар көрәшенең үзәге дип әйтәбез икән, анысына шигем юк. Төп бурычыбыз – катнашучыларның санын арттыру. Кызганыч, яшьләр авылдан китә. Шуңа күрә игътибарны күбрәк район үзәкләренә, шәһәрләргә бирәсе иде. Көрәш республикабызда тигез җәелсен иде».

Марат Әхмәтов, көрәшне үстерү юллары турында сөйләгәндә, Лаешны аерым телгә алды. Анда җыелган егетләр медаль һәм исем артыннан гына йөрмичә, үзләре дә булачак батырлар белән шөгыльләнә, яңа җиңүләргә нигез сала. Марат Әхмәтов фикеренчә, бу тәҗрибәне республиканың бик күп районнарына кертергә кирәк.

Канга сеңгән көрәш

Әнә шул сүзләрне хуплагандай, 60 килолы егетләр финалына Лаештан Алексей Абрамов белән Шамил Чәвик чыктылар. Беренчесе – тумышы белән Алексеевск районыннан, икенчесе – Казаннан. Икесе дә Лаеш районында тренерлык белән шөгыльләнә. Уйлары, теләкләре бер. Хәтта алышка чыккач эчкән сулары да икесенә бер шешә иде. Әмма җиңүче бер генә. 1 яшькә кечерәк булса да, Алексейның тәҗрибәсе зуррак һәм чемпионатның иң җиңел категориясендә батыр исемен яулады. Сүз уңаеннан, узган ел да Абрамов – беренче, ә Чәвик икенче булган иде. 65 килолы көрәшчеләр ярышын да Лаеш егете отты. Илназ Димиев чемпион булды, ә аның адашы, былтыргы чемпион Илназ Миңнемуллин (Балтач) бу юлы икенче урын белән канәгатьләнде.

Ярышларны игътибар белән күзәтеп баручылар узган ел 70 килолы егетләр финалында Ислам Фәлахов (Алабуга) белән Рафаэль Билдановның (Әлмәт) бил алышып, Ислам хаҗиның отканын хәтерли булыр. Бу юлы 19 яшьлек Рафаэль тәҗрибәле көндәшеннән өстен чыга алды. 75 килода исә халыкара класслы спорт остасы Динар Кәримуллин, Чаллыдан Ринат Мингалиевны чистага салып, Лаеш командасы өчен җан атучыларны өченче алтын медаль белән сөендерде. Алга китеп булса да әйтик, бу әле соңгысы түгел иде.

Сүз уңаеннан, Динар – тумышы белән Теләче егете. Берничә көчле көрәшчесе Лаеш якларына юл алса да, кечкенә генә бу районда милли спорт төренең тамыры нык булып кала. 80 килолы егетләр ярышын Теләчедән Алмаз Сәетов отты. Финалда Балтачтан Айзат Гәрәевны җиңгән батыр Татарстан чемпионатында өченче мәртәбә генә чыгыш ясый. «Бездә яңа батырлар булачак әле. Беренчедән, районда көрәшкә игътибар бирәләр, икенчедән, халык та ярата. Безнең канда инде ул. Шуңа күрә яшьләрнең дә олылар кебек чемпион буласы килә», – диде районның «Форпост» үзәге җитәкчесе Алмаз Сәетов. Кыскасы, иминлек – батыр кулларда.

Өйләнү – түгел сөйләнү

Бу категориядә узган ел чемпион исемен яулаган Ренас Кәлимуллин исә быел бераз авырраклар арасында чыгыш ясады, әмма призерлар арасына да эләкмәде. Җиңелмәс егетләр юк бүгенге көрәштә. Авырлыгы 85 килодан артмаган көрәшчеләр арасындагы финалда әлеге дә баягы Теләчедән Лаешка күченгән Ранис Галимуллин, Арчада туып, хәзер Теләче районы өчен бил алышучы Фаяз Зариповны 6:1 исәбе белән отты.

90 килолы егетләр арасындагы төп алыш та шундый ук исәп белән тәмамланды. Былтыргы җиңүче Илмир Төхвәтуллин (Казанның Яңа Савин районы) узган ел 85леләр арасындагы чемпион Раил Сәлахетдиновка (Лаеш) бер мөмкинлек тә калдырмады. Илмир – татар көрәшендәге иң тыныч һәм тыйнак егетләрнең берсе. 23 яшьлек Раил хисле көрәшче буларак танылырга өлгерде. Бу юлы хисләнү генә ярдәм итмәде. 31 яшьлек Илмирнең 8 мәртәбә Татарстан чемпионы исемен яулавы күп нәрсә сөйли. «Тренер шулай өйрәтте, үзем дә –  тыныч малай. Келәмгә чыкканда артыгын дулкынланмаска тырышам, – ди Илмир. – Яшьләр белән чагыштырганда, ветеран дип атасалар, мин алар сафына әле кермәдем. Әйе, яшьләр үсә, алар көчле. Чыгам да атам дип хыялланырлык түгел. Һәрберсенә аерым алым табарга һәм шөгыльләнергә кирәк».

100 килолы егетләр финалында келәмгә көрәш «йолдыз»лары чыкты: Чаллыдан Эльдар Хәмитов һәм Яңа Савин районы өчен бил алышучы Булат Мусин. Җиңү узган ел өченче булган Эльдарга елмайды. Булатка өйләнү мәшәкатьләре комачау иткәнме әллә? «Юк. Барысы да кешенең үзеннән тора. Хатын-кыз иренә терәк булырга тиеш. Минеке дә шулай. Өйләнгәч, җаваплылык кына арта, – ди Булат. – Быел сентябрь аенда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Мин әзерлек графигын әнә шул ярышка көйләгән идем. Киләсе елда Татарстан чемпионаты яз көне була, диләр. Сабан туйлары алдыннан көч була инде ул».

Энекәшкә көч кирәк

Авырлыгы 130 килодан артмаган көрәшчеләр турнирында исемнәр тагын да танылганрак. Финалда Теләчедән Раил Нургалиев белән Лаештан Радик Сәлахетдинов очрашты. Келәм почмагында исә, Радикның вәкиле булып, Муса Галләмов утыра! Ахырга кадәр бил алыштылар, әмма Нургалиев Сәлахетдиновка каршы тора алмады. «Ходайга мең шөкер», – диде Татарстан чемпионатында сигезенче җиңүен яулаган Радик. Кызык, аның җанатарлары кайда күбрәк икән: туган ягы Зәйдәме, озак еллар бил алышкан Әлмәттәме, эшләп йөргән урыны Чаллыдамы, әллә хәзерге районы Лаештамы? Төгәл генә әйтә алмады батыр егет, әмма 80 килолылар арасында бил алышып, өченче урында калган энесе Рөстәм өчен җан атуның бик авыр икәнен яшермәде: «Үзем чыгып көрәшкәндә дә ул кадәр көч бетми».

Иң авыр көрәшчеләр ярышында бу юлы Чаллыдан Ранис Гыйлаҗетдинов җиңде. Әмма узган ел командалар беренчелеген откан Чаллы егетләренә бу юлы өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Әлмәт – икенчегә, Лаеш исә икенчедән беренчегә күтәрелде. Бу командаларга 200, 150 һәм 100 мең сум күләмендә премия тапшырдылар. 100әр мең сум акчаны тагын өч район алды. Ел нәтиҗәләре буена иң зур үсеш күрсәткән Мөслим, Ютазы һәм Яңа Савин районының икенче командасы бүләкләнде. Быелгы ярышта Ютазы 41 команда арасында 36 нчы урынны алды. Мөслим исә Татарстан чемпионатында катнашучылар арасында бөтенләй юк.

Татарстан Чемпионаты җиңүчеләре
60 кило 1 Алексей Абрамов Лаеш
2 Шамил Чәвик Лаеш
3 Рубин Рәҗәбов Әлмәт
3 Илсур Гыймадетдинов Кукмара
65 кило 1 Илназ Димиев Лаеш
2 Илназ Миңмуллин Балтач
3 Илназ Хәмидуллин Әлки
3 Илһам Гайфетдинов Мамадыш
70 кило 1 Рафаэль Бильданов Әлмәт
2 Ислам Фәлахов Алабуга
3 Айназ Тимеров Чаллы
3 Илсаф Сәйфуллин Түбән Кама
75 кило 1 Динар Кәримуллин Лаеш
2 Ринат Мингалиев Чаллы
3 Инсаф Кәримуллин Арча
3 Рафаэль Кәлимуллин Әлмәт
80 кило 1 Алмаз Сәетов Теләче
2 Айзат Гәрәев Балтач
3 Рөстәм Сәлахов Чаллы
3 Эмиль Мәүлин Баулы
85 кило 1 Ранис Галимуллин Лаеш
2 Фаяз Зарипов Теләче
3 Азат Габдерәшитов Чаллы
3 Инсаф Хәйруллин Кукмара
90 кило 1 Илмир Төхвәтуллин Яңа Савин
2 Раил Сәлахетдинов Лаеш
3 Айрат Сәмигуллин Әлмәт
3 Илсур Сафин Лаеш
100 кило 1 Эльдар Хәмитов Чаллы
2 Булат Мусин Яңа Савин
3 Рәсүл Гыйззәтуллин Б.Бистәсе
3 Вадим Демидов Түбән Кама
130 кило 1 Радик Сәлахов Лаеш
2 Раил Нургалиев Теләче
3 Азат Яруллин Питрәч
3 Айдар Алтынбаев Әлмәт
130+ кило 1 Ранис Гыйләҗединов Чаллы
2 Рөстәм Бәдретдинов Чаллы
3 Константин Морозов Түбән Кама
3 Фәрхәт Фәйзуллин Теләче

 

 

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: Айдар Шәймарданов

 


Фикер өстәү