Ил төкерсә, күл була. Әлеге сүзләрнең нинди тирән мәгънәгә ия булуын бөтен күңелебез белән аңлаган көннәребез. Татарстан халкы хәрбиләргә, кем ничек булдыра, шулай ярдәм кулы суза. Көн саен кул һәм йөрәк җылысын кушып әзерләнгән йөкләр Украина чикләренә таба кузгала.
Яңа Кенәр авылы җирлегеннән барысы 20 кеше махсус хәрби операциягә җибәрелгән. Аларның икесе – хәзерге вакытта «Казан Экспо»да. Авыл советы башлыгы Әгъзам Гайфуллин сүзләренчә, шушы көннәрдә ун авыл халкы бер булып, хәрбиләргә гуманитар ярдәм озаткан. Аны Яңа Кенәр халкы аерым җыйган, калган тугыз авыл халкыныкын Арчадагы җыю пунктына илтеп тапшырганнар.
– Кукмара районыннан да кушылып, ике машинага кием-салым, азык-төлек төяп җибәрдек. Солдатларга илтеп тапшырган егетләребез кайтыр юлга чыкты инде. Авылыбыздан киткән егетләрнең күпчелеге белән очрашып, әйберләрне кулларына тапшырдылар. Ярдәм кемгә барып ирешсә дә, без канәгать, әлбәттә. Ә инде үз авылдашларыбызга барып ирешкәч, тагын да яхшырак, дип сөенәбез. Украинадагы бер егетнең әнисе елый-елый рәхмәт әйтеп шалтыратты, – диде ул.
Әгъзам Гайфуллин әйтүенчә, яу кырына мичләр ясап озатканнар. Шулай ук кием-салым, дарулар, ризыклар һәм башка кирәкле әйберләр.
– Халыкның бердәмлегенә тагын бер кат сокландым. Бик күп әйбер җыелды бездә. Акчалата ярдәм бирүчеләр дә күп. Биш көн эчендә 100 мең сумга якын акча җыелды. Моннан тыш, хәйрия концерты куелды. Анда җыелган акча шулай ук хәрбиләргә ярдәмгә тотылачак, – диде ул.
Азнакай районының Мәнәвез авылында яшәүче Тәнзилә Галимова каз маен махсус контейнерларга урнаштырып, аларны мобилизацияләнгән солдатларга җибәрергә булган. 160 данә шундый контейнер әзерләгән. Тәнзилә ханымга кызы Лена Фәсхиева да ярдәм иткән.
– Интернетта бер ханымның каз мае сорап язуына игътибар иттем. «Аңа нәрсәгә кирәк икән ул?» – дип кызыксынып, шалтыратырга булдым. Ул кеше улын хәрби операциягә озатырга җыенучы әни булып чыкты. Солдатларга каз мае биреп җибәрмәкче икән. Аңа әзерләп бирдем, башкаларга да шундый ук контейнерлар хәстәрләргә булдым. Бу каз маен солдатларыбыз битләренә, кулларына сөртеп, салкын җилләрдән сакланачак. Моннан тыш, өс-башларына су үтмәсен өчен, күн итекләренә, киемнәренә дә сөртергә мөмкин. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, солдатларыбыз моңа мохтаҗ. Контейнерларны исә авылыбыз депутаты Эльнар Исламов алып кайтып бирде, – диде Тәнзилә Галимова.
Балтач районының Арбор авылында яшәүчеләр солдатларга маскировка өчен челтәрләр тегә.
– Берничә көн тоташ эшләп, аларны район үзәгендәге җыю пунктына юлладык. Менә хәзер тюль пәрдәләрдән ясый башладык. Ялсыз эшлибез, үзем төн йокламыйча йөрим. Бүген солдатларга азык-төлек җыярга керештек, – диде шушы эшләрне башлап йөрүче Дилә Гарипова.
Гап-гади авыл апасы әйтүенчә, халыкның күңеле киң.
– Минем улым да, киявем дә шунда. Шуңа күрә үзем дә ут эчендә янам. Авылдашларыма, Балтач халкына бик зур рәхмәт. Бер сүзем җитте: халык дәррәү ярдәмгә купты. Бик күп кеше китерде. Без хәзер егетләребезгә бары тик шулай гына ярдәм итә алабыз. Берни дә кызганыч түгел, – дип, күз яшьләрен тыеп кала алмады рәхмәтле ана.
Халыктан җыелган гуманитар ярдәмне хәрби операция урынына илтеп тапшыручылар белән сөйләшә алдык. Яңа Чишмә районы эшмәкәрләре (билгеле сәбәпләр аркасында, исем-фамилияләрен күрсәтмәүне сорадылар) берләшеп, гуманитар ярдәмне Украина чигенә кадәр үзләре илтеп тапшыра. Шушы көннәрдә алар кием-салым, азык-төлек, гигиена әйберләре һәм башка кирәк-яраклар төялгән машина белән өченче тапкыр барып кайткан. Безнең белән аралашкан һәм бу эшне башлап җибәргән эшмәкәрләрнең берсе күпчелек мәгълүматны әйтүне кирәксенмәде.
– Безгә игътибар болай да артты, үзем өчен түгел, егетләребез өчен куркам. Миңа мактау, дан-шөһрәт кирәкми, ә менә минем аркада хәрбиләр белән ул-бу була калса, үземне кичермәячәкмен, – дип аңлатты ул безгә үзенең карарын.
Аның сүзләренчә, авылда һәм район хакимияте бинасында урнашкан җыю пунктында кыска вакыт эчендә хәрбиләр өчен 3 тоннадан артык әйбер җыелган. Ике машинага җылы киемнәр, термо-эчке киемнәр, азык-төлек, техникага запас частьлар, дарулар, йон оекбашлар һәм башка әйберләрне төягәннәр. Эшмәкәрләр алга таба да хәрбиләр янына гуманитар йөк белән барырга планлаштыра.
– Шуны гына әйтәм: андагы егетләрнең барысы да – безнең өчен Герой. Һәм безнең ярдәмгә бик нык мохтаҗлар. Ач солдат җылы кием һәм тамак турында гына уйлый ала. Шуңа күрә бүген аларга бигрәк тә җылы киемнәр (кофталар, аяк киемнәре, йон оекбашлар, бияләйләр, эчке киемнәр) һәм азык-төлек кирәк. Яшермим, яу кырында тәм-том да бик тансык. Шунысы яхшы: ярдәмне без хәрбиләрнең кулына илтеп тапшыра алабыз, – диде ул.
Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, хәрбиләр кешеләргә бик рәхмәтле.
– Беләсезме, мине нәрсә таң калдырды? Халыкның шулкадәрле киң күңелле, ярдәмчел, эчкерсез һәм авыр вакытта берләшергә сәләтле булуы. Яшермим, мин моны һич кенә дә көтмәгән идем, – диде хәрбиләр тормышын үз күзләре белән күреп кайткан әңгәмәдәшебез. – Үзебезнең районнан, күрше-тирә шәһәрләрдән бик күп кеше мөрәҗәгать итә. Кем ничек булдыра – шулай ярдәм итә. Хәрбиләр халыкка шулкадәр рәхмәтле, кайберләренең хисләре хәтта күз яшьләре булып бәреп чыга. Әйе, җылы кием, азык-төлек бик кирәк, ләкин тагын да зуррак ярдәм ул – җылы сүз. Хәрбиләрдән күп тапкырлар бер җөмлә ишетергә туры килә: «Безне онытмасыннар иде».
Әлеге төркемдәге тагын бер эшмәкәрнең хатыны белән сөйләштек.
– Минем ирем – бик көчле патриот. Хәрби операциягә китәргә дә уйлаган иде, киемнәр дә алды, тик аның туганын мобилизацияләделәр. Ирем үзенә дип алган киемнәрне аңа бирде. Ә үзе әлегә хәрбиләргә кирәкле әйберләр ташый. Халык арасында төрле фикердәге кешеләр бар, ләкин күпчелеге ярдәм итәргә ашкынып тора. Әледән-әле сорашып, акчалата да, әйберләр белән дә ярдәм итәләр, – диде ул.
Яңа ел тамашаларын оештырган вакытта, хәрби операциядә катнашучыларның балалары игътибар үзәгендә булырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.
Хәрби операция кысасында бурычларын үтәгән мобилизацияләнгән гражданнарның һәм үз теләкләре белән китүчеләрнең балалары алдагы көннәрдә узачак Яңа ел тамашаларында аерым игътибарга алынырга тиеш. Аларны республика дәрәҗәсендә уза торган чараларга чакыру турында карар кабул ителде: 5–11 нче сыйныф укучыларын – «Татнефть-Арена»дагы республика Яңа ел чыршысына, 1–4 сыйныфтагыларны Казан Кремлендәге Яңа ел тамашасына.
Шулай ук Президент кышкы каникулда балаларның ялын оештырырга, спорт һәм мәдәни чаралар әзерләргә кушты.
Зөһрә Садыйкова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat