Илмира Нәгыймованың булачак ире Закир Яруллин? «Пугачева белән Галкин дип сөйләрсез»

Илмира Нәгыймова тирәсендә кияү, кәләш темасы бөтерелә. Җырчыны яшь башкаручы Марат Яруллинга да димлиләр. Илмира исә бу сорауга ачык кына җавап бирми иде, ә кичә аның социаль челтәрендә кызыклы гына  фото чыкты.

Илмира Нәгыймова кечкенә егет белән фотога төшкән. Язуы да бар: «Сүз менә кайсы Яруллин турында иде. Киявем үсә. Менә монда инде тынычлап Пугачева белән Галкин дип сөйди аласыз» дип язган ул.

Әлеге егетнең кем икәнен дә ачыкладык — Марат Яруллинның абыйсы Ринатның улы — Закир.


Фикер өстәү