Татар «дальнобое» Илдар Хәкимҗанов: «Артка чигенсәң, юл уңмый»

Балтач районының Пүскән авылында яшәүче Илдар Хәкимҗанов ике елдан артык Россия шәһәрләре буйлап товар ташый. Өенә ике атна кайтып кермәгән чаклары да була аның. 38 яшьлек гаилә башлыгын ерак юлга чыгарга нәрсә мәҗбүр иткән?

Мәскәү, Мурманск, Төмән, Санкт-Петербург, Ярославль кебек төрле шәһәрләрне үтәргә туры килә аңа. Казан белән Яңа Уренгой арасы үзе генә – 3 мең чакрым. Кайбер көнне 1200әр чакрым ара үтә. Тик көн-төн рульдә булса да, юл йөрү мәшәкатьләреннән зарланмый. «Колхозда тракторда миннән күбрәк эшлиләр бит әле», – ди, сер бирми.

Эш ил буйлап йөртә

Пүскән авылы зур түгел: анда 63 йорт бар, 200дән артык кеше яши. Яшьләр читкә китеп эшләсә дә, авылны ташламый. Ике бала үстерүче Хәкимҗановларның да шәһәргә китү теләге юк. Илдар башта Балтачтагы бер оешмада эшләгән. Аннан, акчалырак эш эзләп, Казанда зур кибетләрнең берсенә сак хезмәтенә  урнашкан.

– Таныш-белешләр үткәндә, яшермим, эшемнән ояла идем. Аңа кадәр күптән «дальнобой» булырга кызыгып йөрдем, тик тәвәккәллегем җитмәде. Менә шул каравылчы булып басып торганда батырчылык иттем дә инде. Игълан таптым да, эштән сорап, шунда киттем. «Мәскәүгә барганың бармы?» – диләр. Минәйтәм, бар, тик поездда гына. «Әйдә, үзең генә бер рейс ясап кайт, ошамаса, китәрсең», – диделәр. Ризалаштым, – дип сөйли «Газон Некст»та йөрүче Илдар.

Гаиләсе башта аның сүзенә ышанмаган, шаярта дип уйлаган. Тик соңыннан килешергә туры килгән. Беренче сәфәре уңышлы үткән. Шулай итеп, хыялы тормышка аша Илдарның. Тик ерак юлларга йөрергә ияләшкәч кенә, әнисе үлеп китә. Гаиләсенә булышырга дип, ул кабат авылга кайтырга мәҗбүр була. Ярты елдан соң янә юлга чыга.

Нинди йөк табалар, шуны ташый Илдар. Әйтик, бер ай элек Мәскәүдән Краснодарга укроп, петрушка кебек яшел тәмләткечләр алып барган. Анда үскән әйберне ник башка җирдән ташырга? Воронежга Казаннан тавык илткән. Кирәкмәгән товар ташыйм, ахры, дип аптыраган чаклары да була егетнең. Бервакыт товарны алып килгән, әмма бик озак бушатмый йөдәткәннәр. Дүрт көн түзеп торган да, бишенчесендә үзе үк сата башлаган. Кайчак сикертмәле юлларда төягән продукциясе дә чәчелгәли икән. Күптән түгел машинадагы помидор әрҗәләре ауган. Шуны үлчәп, кабат тартмаларга тутырганчы ярты төн узып үткән.

Юлда кул күтәреп торучыларны утырту гадәте юк аның. Кечкенәдән, игелекле бул, дип өйрәтсәләр дә, монда ул кагыйдәләрне икенче урынга куярга туры килә. Үзеңне саклау өчен кирәк бу. «Юлчыларга ышанып булмый, башка адреска алып барып, товарны урлаулары бар», – ди Илдар.

– Юлыңда татарлар очрыймы соң? – дип сорадык аңардан.

– Мин бит алай авылларда туктап йөрмим. Оренбург өлкәсендә бер кафеда ашап утырганда, бер ир керде дә рәхәтләнеп татарча сөйләшә башлады. Шуннан соң пешекчегә: «Сез татармыни? Мин тагын сезнең белән вата-җимерә русча сөйләшәм», – дидем. Татарча ишеткәч, җанга рәхәт булып китә, – ди ул.

Йозаклы колонкалар

Юлында аның өчен кызык тоелган нәрсәләр дә очрый егеткә. Краснодар краенда кукуруз чәкәнен җыеп, сабагын урып тормыйча сукалаулары да гаҗәпкә калдырган авыл малаен. Ник яшел массаны әрәм итәләр инде, ә? Чәкәнен исә кафеларда саталар. Андагы бистәләрдә яшәүчеләр зур теплицалар тота. Бөтен әйберне үзләре үстерә, чит илнеке кирәк тә түгел.

Ульян, Киров өлкәләрендә халык суны һаман да урамдагы колонкадан ала икән. «Кайбер җирләрдә, чит кеше кагылмасын дип, йозак элеп куйганнар. Бервакыт мин дә сусап туктаган идем. Су алырга өлгердем, аннан бер бабай тизрәк бикләп куйды», – ди юлчы. Авыл егете булгач, чит төбәкләрдә көтүләрнең чыгу-чыкмавы да кызык аңа. Анда да мал-туар саны бездәге кебек кими бара икән.

Кара мәчегә ышанмыйм

«Ырым-шырымнарга ышанасыңмы, кара мәче юлыңны киссә, нишлисең?» –  дип тә сорадык. Бисмилла әйтмичә, беркайчан да юлга чыкмый Илдар. Кирегә барсаң, эш уңмый, дигәнгә ышана. Шуңа күрә гел алга барырга, чигенмәскә тырыша. Әгәр кире борылсаң, берәр күңелсез хәл чыгасын көт тә тор: йә машина ватыла, йә йөк төягәнне озак көтәсе була. Юлда фаҗигаләр, чардуганнар күрсә дә, күңеленә шик керә. Андый чакларда Аллаһтан, ярдәмеңнән ташлама, дип сорый. Аның өчен мөһиме – ватылмыйча, исән-сау әйләнеп кайту.

– Беркөнне зур суммага товар илтәм, ә ябыштырган язуы, ягъни наклейкасы юк. Үч иткәндәй, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. Моның өчен миннән акча сорый башладылар. «Бер мең сум гына акчам бар, калганын картагызга күчерә алам», – дим. Тегеләр алай алырга шүрли. «Әнә тегендә биш чакрым ераклыкта банкомат бар, шуннан акчаңны ал», – диләр. «Юк, – дим, – артка бармыйм». Машинама кердем дә яттым. Калганын сөйләп тормыйм инде, – дип уртаклашты ул юлдагы маҗаралары белән.

Ник килдең?

Бүген бөтен дөньяның игътибар үзәгендә булган якларга да барырга насыйп булган аңа.

– Мелитопольдә (Запорожье өлкәсе) товар төядем шулай. Сәгать унга кадәр чик буена барып өлгерергә кирәк. Комендант сәгате башлана. Дошман бу вакытта хәрәкәт иткән теләсә кайсы техникага атарга мөмкин. Чыкканда, кинологлар техниканы этләр белән кат-кат тикшерде. Аннан мине сорау алырга чакырдылар. Чират озын, йөзләгән кеше бар. Үзем машинадагы мүк җиләге бозылмагае дип борчылам. Аны билгеле бер температурада тотарга кирәк. Кайбер шоферларның телефоннарын алып калганнар. Юлда барганда төшергән видеоларның барысын да тиз генә бетердем. Шөкер, исән сау чыгып китә алдым, – ди Илдар Хәкимҗанов.

Урал таулары, Мурманск табигате, Санкт-Петербург… Юлда йөргәндә, татар «дальнобое» матур шәһәрләргә, табигатькә сокланырга да өлгерә. Авылда яшәп, мондый үзенчәлекле җирләрне кайчан күрер иде әле?! Матурлык белән генә күңелне алдап булмый шул. «Чит җирләр туган якны, гаиләмне алыштыра алмый. Беренче көннән үк барысы да сагындыра башлый. Еракта туган якның да, гаиләнең дә кадере яхшырак беленә», – ди ул.

Сәрия Мифтахова

Фото: И. Хакимҗанов


Татар «дальнобое» Илдар Хәкимҗанов: «Артка чигенсәң, юл уңмый»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү