Гәүдәгез төзлеккә омтылсын: ГТОда нинди яңалыклар бар?

Шагыйрь әйтмешли, ГТО ул – үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер кеше аны яңарта. Өлкәннәргә дә, хәзерге яшьләргә дә таныш булган өч хәрефле бу сүзнең әһәмияте турында Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев белән сөйләштек. Саннар гына әйтеп калмады, киңәшләр дә бирде ул.

– Бүген әлеге системаның яңалыгы нидән гыйбарәт?

– Бүгенге шартларда ГТОның әһәмияте тагын да артты. Тәрҗемә итсәк, хезмәткә һәм оборонага әзерлек дигәнне аңлата. Әлеге система кешенең физик әзерлеген ачыклауны максат итеп куя. ГТОның илкүләм комплексында Татарстаннан 860 меңгә якын кеше теркәлде. Шулардан 553 меңнән артыгы ГТО сынавын тапшыруда катнашты.

– Аларның күбесе укучылар һәм студентлар икәнне чамалау кыен түгел…

– Республика шәһәр һәм районнарында тест уздыру буенча 55 үзәк эшли, 385 тест узу урыны бар. Аларны спорт җиһазлары белән тәэмин итү эше бара. «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте тәкъдиме белән Казандагы «Динамо» үзәгендә яңа тест узу үзәге ачылды. Казанда хәтта ГТО балалар бакчасы да бар.
Чыннан да, сынау узучыларның күбесе – мәктәп укучылары, стдентлар һәм өлкән яшьтәгеләр. Хәзер урта яшьләрдәге, эшли торган кешеләрне җәлеп итү эше алып барыла. Үрнәк күрсәтүчеләр дә бар. Дәүләт оешмалары арасында Татарстан Президенты Аппараты, Министрлар Кабинеты, кайбер министрлыкларның хезмәткәрләре актив. Районнар арасында Азнакай, Саба, Балтач алда. Анда район башлыклары, башка җитәкчеләр үзләре үрнәк күрсәтә. Азнакайда, әйтик, мобиль бригадалар авылларга йөри һәм тест уздыра. Башта кызыксындырырга, аннары шартлар булдырырга кирәк.

– ГТОны мәҗбүри эш итеп кабул итүчеләр дә бар.

– Беркемне дә мәҗбүр итүче юк. «ГТО нәрсә бирә?» – дип сорыйлар. Хәлеңне белү генә түгел, сәламәтлегеңне тикшерү дә ул. Шуңа күрә сынауга әзерлексез барып керергә киңәш итмәс идем. Чөнки гади генә нормативлар түгел. Әзерләнергә һәм шөгыльләнергә кирәк.
Билгеле булганча, ГТО сынавын узучыларга вузга укырга кергәндә баллар өстәлә. Күпме икәнен һәр уку йорты үзе хәл итә. Әмма кайчак бер баллның да әһәмияте зур булырга мөмкин. Зуррак стипендия алу мөмкинлеге дә бар. Оешма-предприятиеләр ял көне яки премия белән сөендерергә мөмкин. Иң мөһиме – кеше сәламәт икән, ул эшен калдырмаячак, нәтиҗәсе яхшырак булачак, димәк, күбрәк файда китерәчәк. Предприятиеләрнең эшче һәм хезмәткәрләрен кызыксындыру буенча төрле ният һәм тәкъдимнәре бар. Әмма иң элек кеше үзе кызыксынырга тиеш.

– ГТОга карата мөнәсәбәт үзгәрәме?

– Үзгәрә. Беренче елларда барысы да моны гади генә сынау дип уйлый иде. Аннары таләпләре генә түгел, мөнәсәбәт белән сыйфат та үзгәрде. Сынау узарга теләк белдерүчеләр күп, әмма яшермим, без теләгән дәрәҗәдә үк түгел. Ә кызыксыну бар. Без үзебез дә аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Әйтик, «Тимерман», «Казан марафоны» кебек кеше күп катнаша торган ярышларга ГТО сынауларында да исәпкә алырга мөмкин булган дистанцияләр кертелә. Шуннан кызыксынып китеп, ГТО үтәргә баручылар бар. Җыеп кына әйткәндә, бу эш халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен дә башкарыла.
ГТО буенча төбәк операторы халыкны кызыксындыру өчен төрле чаралар, бәйгеләр уздыра. Җәйге һәм кышкы фестивальләр оештыралар, ГТО уеннары, Гаилә фестивале узды. Система эшли. Теләгән һәркем, сынау узып, үзенә яңа максатлар куя ала.

– Таләпләре авыр булып, кешенең күңелен кайтармыймы?

– Төрле кеше була. Кемдер, булдыра алмаса, киресенчә, үҗәтләнә башлый бит. Көмеш һәм бронза белән генә канәгатьләнмичә, алтын өчен тырышучылар бар. Әйтик, элеккеге яшь категориясендә алтын билге алган идем. Хәзергесендә исә нәтиҗәләр – алтын белән көмеш арасында. Димәк, омтылыш өчен сәбәп бар.

– Сезнең эштә спорт белән даими шөгыльләнмичә булмый. Ә менә физик культурадан ерак булганнар нормативларны үти аламы?

– Даими шөгыльләнми икән, авыр булачак. Мин волейбол уйныйм. Хәтта кайбер спортчыларга да авыр була. Кемдер көчле, әмма аңа йөгерү кыен булырга мөмкин. Әйтәм бит, бардың да тапшырдың түгел. Норматив тапшыру өчен табиб белешмәсе дә кирәк. Димәк, спорт белән даими рәвештә шөгыльләнмичә булмый. Моның өчен шартлар бар. Нәтиҗәсе – сәламәтлек һәрберебезгә кирәк.

Татарстанда 553804 кеше ГТО сынавында катнашкан, 283239ы аны уңышлы тапшырган.
«Алтын» билге алучылар – 77436
«Көмеш» билге алучылар – 101755
«Бронза» билге алучылар – 104048


Фикер өстәү