100 тонна ярдәм: Казаннан Лисичанск шәһәренә тагын биш йөк машинасы юл алды 

Татарстан башкаласыннан Луганск Халык Республикасындагы Лисичанск шәһәренә чираттагы 100 тонна гуманитар ярдәм озатылды. Казанның 200ләп предприятиесе, шул исәптән фармацевтика һәм сәүдә оешмалары, мәктәпләр, идарәче компанияләр, шулай ук 600ләп битараф булмаган кеше ярдәме белән барлыгы биш йөк машинасын азык-төлек продуктлары һәм башка кирәк-яраклар белән тутыра алганнар.

Гуманитар ярдәм төялгән йөк машиналарын Казан Ратушасы яныннан озатуда шәһәр мэры Илсур Метшин да катнашты.

– Без Лисичанскида яшәүчеләр белән элемтәдә торабыз һәм, аларның ихтыяҗларыннан чыгып, беренче чиратта, иң кирәкле әйберләрне җибәрәбез, – диде ул.

Әйтик, бу юлы Лисичанск халкы үтенече белән генераторлар һәм буржуйка-мичләр сатып алып җибәргәннәр. Шулай ук җылы кием-салым, көнкүреш химиясе, тәм-томнар, төзелеш материаллары һәм башкалар тупланган. Гомумән алганда, җәмгысы 30 тонна азык-төлек һәм 70 тонна башка кирәк-ярак җибәрелгән. Кирәк-яракларны «Игелекле Казан» фондының складына җыйганнар.

Илсур Метшин гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде.

– Нәкъ менә сезнең битараф булмавыгыз безгә ярдәм җыюда кыенлыклар тудырмый. Ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр көннән-көн арта, без моңа бик шат, – диде ул.

«Игелекле Казан» фондының гуманитар ярдәм җыю пунктлары Казанның төрле районнарында урнашкан. Хәзерге вакытта шундый 18 пункт эшли. Теләге булган һәркем бу игелекле эшкә көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр кушыла ала.

Сүз уңаеннан, гуманитар ярдәмнең беренче партиясе Казаннан 10 ноябрьдә озатылган иде. Аны Лисичанск шәһәренә алып барып җиткергәннәр. Шәһәр администрациясе Казаннан килгән гуманитар ярдәмнең шәһәрне азат иткәннән бирле күләме буенча иң зуры булуын билгеләп үткән.

ВСТАВКА

Лисичанскида яшәүчеләр, үзләренә ярдәм иткән Казан халкына рәхмәтләрен белдереп, видео яздырган. Әлеге видеоязманы Казан мэриясенең «Телеграм»дагы каналына урнаштырганнар.

– Кадерле казанлылар, Лисичанск шәһәренә күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт! Сезнең ярдәм белән без шәһәрне торгызырга тырышабыз, – дигән видеоязмада Татарстанның Лисичанск шәһәренә ярдәм күрсәтү эше өчен җаваплы вице-премьеры Евгений Варакин.

Шул шәһәрдән бер ханым да Казан халкына видеоязма аша рәхмәтен белдергән.

– Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр исеменнән сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Безгә хәзер бик кыен, сезнең ярдәмнән башка булдыра алмыйбыз, – дигән ул.

Фото: https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/foto/608279/


Фикер өстәү