Шәһәрдән авылга кайткан Рәсим Саттаров: «Банкирлыкка түгел,  «балкүр»леккә омтылам»

Әлки районы Мулланур авылы егете Рәсим Саттаров Казанда банк хезмәткәрләре мәктәбен тәмамлаган. Белгечлек алганнан соң, үзен республиканың әйдәп баручы банкына үтә дә җаваплы эшкә чакыралар.

Рухланып-канатланып эшләп йөргән чагын хәтерлим. Авыл тормышының әчесен-төчесен татып үскән ир-егеткә банктагы эше бик ошый кебек тоелган иде. Һәрхәлдә, аена ике тапкыр уч тутырып акчасын ала. Әкренләп тагын да дәрәҗәлерәк үрләргә ирешергә мөмкинлек  бар.

Шулай булды да бугай. Соңгы тапкыр күрешүемдә Рәсим инде үз-үзенә нык ышанган, аягында нык басып торучы белгеч иде. Тормышы да түгәрәкләнеп килә. Кайбыч районы Борындык авылының Ләйсән исемле кызы белән гаилә корып җибәргәннәр. Бөтен уңайлыклары булган фатирлары бар. Яңарак кына машиналы да булганнар. Иң сокландырганы: бер-бер артлы ике балалары – Сәлим белән Ясминә туган. Кыскасы, рәхәтләнеп яшәргә генә.

Бәлки шуңадыр, көннәрнең берендә аны ТНВ каналындагы «Таяну ноктасы»нда  катнашучылар арасында күргәч, аптырап калдым. Баксаң, берничә ел элек Рәсим Саттаров, банктагы дәрәҗәле урынын калдырып, туган авылына кайткан, эш ачып, үзмәшгуль булып теркәлгән.

– Минем әби-бабайлар, әти-әниләр, туганнарым – Ходайның барлыгына, берлегенә чын күңелдән ышанган кешеләр. Әниемнең әтисе Әсәдулла бабай – авылыбызның  мәзине, әти ягыннан Сәетгәрәй бабай да дин юлында була. Гомерләре хәләл хезмәттә узган. Нәселебезнең төп үзенчәлеге – умартачылык – буыннан-буынга дәвам иткән. Бала чагымнан ук күңелемә кереп калган бу изге эш мине дә гел үзенә тартып торды, – диде ул, тормышындагы кискен борылышның сәбәбен аңлатып.

Әтисе Рәфыйк Саттаров та гомере буе колхозда умартачы булып эшли. Рәсим, бала чагыннан ук аңа ияреп, урманнан кайтып кермәгән. Бәлки шуңадыр, тормышта  башка юлдан  китүе,  банкир буларак, гөнаһлы керем исәбенә яшәве күңеленә тынгылык бирмәгәндер. Балачактан ук дин юлында булып, биш вакыт намазны калдырмаган ир-егеткә банкир булу килешми торган эш сыман тоелгандыр шул инде.

Өстәвенә, бүген дә умартачы булып эшләүче әтисе, егылып, җилкә сөяген сындыргач, авылга кайтырга  сәбәп тә табыла.  Умарталарның  эш-мәшәкатен санап бетерерлек тә түгел бит. Кыймылдый алмый азапланып ятсаң  да, бар эшне вакытында башкарырга кирәк. Андый чакта тыныч күңел белән банкта эшләп йөреп буламыни? «Менә шулай, өч ел элек банкирдан «балкүр»гә әйләнеп  киттем», – дип елмая Рәсим.

Хәер, банкта эшләгән тәҗрибәсе, компьютер, интернет мөмкинлекләрен яхшы белүе  монда да ярап куя. Хәзер  аның  эше умарта карау гына түгел. Бал җитештереп сату да әллә ни зур керем бирми, ди.  Ә менә умарталар өчен төрле җиһазлар, әйтик, кәрәз рамнары, умарта мендәрләре һәрчак кирәк. Моның өчен зур производство булдыру зарур түгел. Кечкенә генә остаханә дә җитә. Шунда ук  балдан ясалган төрле тәмләткечләр дә җитештереп була.

Әнисенең  бертуганы Нурсинә  Чувашиянең  эшмәкәрлек белән дан алган Урмай авылында яши. Шул апасы белән киңәшләшеп, бал һәм умарта продукцияләреннән «Эколафта – тәмле бал» дип аталучы үз брендларын булдырганнар. Кулланучылар аларны шул марка аша эзләп таба. Ике-өч ел эчендә егермегә якын төрдә «Эколафта, ягъни тәмле бал» әйберләре җитештерәләр. Бу эштә ярдәм итүләре өчен  Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  республика умартачыларының җәмәгать оешмасы, аерым алганда оешма җитәкчесе, тәҗрибәле умартачы Шәүкәт ага Хәйруллинга рәхмәтле ул.

Әлки якларының  бай табигатен, Мулланур авылыннан ерак түгел урнашкан умарталык янәшәсендәге урманның  гүзәллеген сөйләп аңлату да кыен, ди Рәсим. Шул матурлыкка үзләреннән өлеш кертергә дә өлгергәннәр. Яз-көз көннәрендә  әти-әнисе, хатыны һәм балалары белән бергәләп, умарталык тирәсенә төрледән-төрле  җиләк-җимеш агачлары  утырту гаилә традициясенә әйләнеп бара.

– Бездә үсә торган дару үләннәре, чәчәк балы һәм кәрәз калдыкларыннан ясалган файдалы катнашмаларны  Казан халкы аеруча үз итә. Сәламәтлегенә  игътибарлы кешеләр алдан ук заказ биреп куя. Казанда да үз кулланучыларыбыз арта. Сер түгел, төрле катнашмалар кушып  сатучылар да очраштыргалый бит. Шуңа күрә халык балны инде бер сыналган умартачыдан алырга тырыша. «Элеккеге елларда балны кая куярга белми идек, хәзер җиткереп булмый», – ди үзмәшгуль Рәсим Саттаров.

Камил Сәгъдәтшин

 


Фикер өстәү