Бүген иртәнге дүрттә Төркиянең Мәрмәр диңгезе тирәсендә 5,9 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта Төркия гадәттән тыш хәлләр департаментына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, табигый бәла-каза нәтиҗәсендә 35 кеше зыян күргән, аларның күбесе Дюдже провинциясендә җәрәхәтләнгән.
Җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар турында әлегә мәгълүмат юк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat