Таксига утырып киткән җирдән юкка чыккан туганы турында Зәринә: «Ул сөйгәне белән очрашуга киткән иде»

Таксига утырып чыгып киткән җирдән юкка чыккан хатын-кыз турында туганы социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.   Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Мәрхүмә хатынның туганы Зәринәнең сүзләренчә, 15 ноябрьдә төнлә Гөлназ өеннән чыккан һәм таксига утырып киткән. Гөлназның туганы аның сөйгәне белән очрашуга китүен, аннары  элемтәгә чыкмый башлавын раслаган.

Өч көннән соң аны Киров районындагы бер фатирда үле килеш тапканнар.

–  Аны ул бик ышанган кешесе үтергән. Аның начар кеше булуын беркем дә белми иде. Ирнең үткәнен беркем дә тикшермәде, чөнки бу уйда да юк иде. Гөлназның кызы өчен ул барысын да эшләде, — дип яза социаль челтәрләрдә Зәринә.

Башкортстанның Тикшерү комитетында әлегә үлем факты буенча тикшерү алып барылуын хәбәр иттеләр, дип яза басма.

Исегезгә төшерәбез, Гөлназ 15 ноябрьдә төн уртасында билгесез юнәлештә чыгып киткән. Өч көннән соң Киров районындагы фатирларның берсендә аның мәете табыла.


Фикер өстәү