Ут белән массаж ясаучы: «Мондый төр массаж аураны чистарта, тынычландыра, начар уйлардан арындыра һәм дәвалый»

Ут белән массаж ясау турында ишеткәнегез бармы икән? Азия илләрендә бигрәк тә популяр ул. Хәзер инде Россиядә дә тарала башлаган. Утлы массажны башкача «императорлар массажы» дип тә атыйлар. Кызыксынуны алга сөреп, аның үзенчәлекләре, организмга файдасы һәм зыяны турында әлеге төр массажны ясаучы Елена Дрождевадан сорадык.

– Озак вакыт җитәкче булып бер компаниядә эшләдем. Эш графигым шактый тыгыз иде. Әлбәттә, ару-талу да булды. Мондый эшнең минеке түгел икәнен аңлый идем. Тормышта үз урынымны табасы килә бит. Акча өчен генә түгел, күңел канәгатьлеге өчен дә эшләү, кешеләргә файдалы буласы килү теләге зур иде. Кешеләрне сихәтләндерәсе, рәхмәт ишетәсе килде, – дип сөйли бу шөгыленә алыну тарихын Елена. – Берничә ел Таиландта яшәп алдым, шул вакытта утлы массажга өйрәндем. Махсус укулар үттем. Иң элек бу төр массажны якыннарыма, дусларга ясап карадым. Алардан бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем. Алар күзгә күренерлек үзгәрде, тормышка кире кайттылар, дисәм дә була. Шуннан соң массажны башкаларга да ясый башладым. Хәзер инде үзем дә өйрәтәм. Укучыларым Казан һәм Татарстан белән генә чикләнми. Хәтта Россиянең башка шәһәрләреннән махсус минем янга килеп тә, онлайн рәвештә дә укыйлар. Чит илләрдән дә мөрәҗәгать итүчеләр бар.

Ут сүзе үзе үк шүрләтә. Утлы массаж дигәне тагын да куркынычрак… Бу массажны ничек ясыйлар соң? Кешене тереләй утка ташлау түгелдер бит инде бу, Елена?

– Әйтүемчә, утлы массаж – Кытай традицион медицинасының үзенчәлекле бер ысулы. Аны бары тик дәүләт белән идарә итүче династия вәкилләренә генә ясаганнар. Аның әле киң кулланышка кереп китүенә дә күп вакыт үтмәде. Утлы массажны организмны сихәтләндерү, хәл алу, ябыгу, терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын дәвалау өчен кулланалар. Кытай медицинасында утның чирләрнең төп сәбәбенә йогынты ясавына ышаналар. Ут энергиянең организм буенча циркуляциясенә булыша, торгынлыкны юк итә.

Утлы массаж – куркыныч процедура түгел. Тәндә ут эзләре дә калмаячак, пешү дә булмаячак. Башта кешенең тәнен, эфир майлары ярдәмендә, массаж хәрәкәтләрен кулланып, йомшартабыз. Аннан тәнне җәймә һәм ике юеш сөлге белән каплыйбыз. Сөлгеләргә массажчы спирт сала. Аның да үз схемасы бар. Шул сөлгеләргә ут төртәбез һәм тагын бер юеш сөлге белән каплыйбыз. Шул рәвешле, ут сүнә, ә аның җылысы тәнгә тарала. Шунысын да әйтергә кирәк: ялкын җылысы сөякләргә кадәр үтеп керә ала. Шулай итеп берничә тапкыр кабатлыйбыз. Тәнгә бик рәхәт җылы йөгерә. Мондый төр массаждан соң, гадәттә, кешегә өйдә калып, озак итеп йокларга киңәш ителә. Мин массаж ясаганда җырлый торган касәләр дә кулланам әле. Алар кешене процедурага әзерләргә, тынычланырга булыша.

Шунысын да әйтә алам: төрле кешедә ут төрлечә яна. Исе, төсе белән дә аерыла. Бу кешенең тәнендәге энергиягә бәйле. Ул безнең организмның ягулыгы бит инде. Энергия аз икән, ут янмый дисәң дә була.

Хәзер менталь, рухи сәламәтлек турында да күп сөйлибез. Утлы массаж бу җәһәттән дә файдалы. Тискәре энергияне юк итә, аураны чистарта. Массаждан соң кеше тынычлана, начар уйларыннан арына.

Утлы массаж кемнәргә аеруча файдалы, ә кемнәр бу процедурадан читтәрәк торырга тиеш?

– Күрем көннәрендә, йөкле хатын-кызларга утлы массаж тыела. Шулай ук йөрәк авырулары, югары кан басымыннан интегүчеләргә дә андый массаж ярамый. Онкология, шикәр диабеты, тире авырулары (экзема, псориаз), салкын тию билгеләре булган кешеләргә дә утлы массаж ясамыйбыз. Хәмер белән дус булучыларга да тыела бу.

Массаж кемнәргә ярый соң? Остеохондроз, ревматизм, варикозның башлангыч стадиясен кичерүчеләргә ясарга ярый. Буын авыртуларыннан интегүчеләргә дә мөмкин. Утлы массаж баш авыртуларын киметә, ярсуны баса, нерв системасын тынычландыра. Гомумән, бу массаждан соң эчке органнарның эшчәнлеге яхшыра. Кәефне күтәрү, хәлне яхшырту өчен генә дә массажга килергә була.

P.S. Зыяны булырга мөмкин. Алдан табиб белән киңәшләшү сорала. Язма массажны күренеш буларак тасвирлау максатыннан язылды.

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү